Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда биш катлы йортта шартлау булган, берничә фатир җимерелгән

Шаһитлар сүзләренчә, 4 яки 5 каттагы фатир шартлаган.

news_top_970_100
Чаллыда биш катлы йортта шартлау булган, берничә фатир җимерелгән

Бүген Чаллыда биш катлы йортта шартлау булган. Йортның түбәсе һәм берничә каты ишелгән, дип язалар социаль челтәрләрдә.

«Чаллыдагы 48/20 биш катлы йортта шартлау булды. Шаһитлар сүзләренчә, 4 яки 5 каттагы фатир шартлаган. Панельле йорт. 4 һәм 5 катта берьюлы берничә фатир ишелгән», дип язалар ВТатарстане поймут төркемендә.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, шартлау 48/20 йортта кичке бишләр тирәсендә була. Якынча версия буенча, биредә көнкүреш газы шартлый. Бинаның бер өлеше ишелеп төшә. Йортның бишенче һәм дүртенче катындагы фатирларга зыян килә.

РИА Новости агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Чаллыдагы йортта газ шартлаганнан соң 32 кешене эвакуацияләгәннәр, дүрт кеше зыян күргән.

Урында экстрен хезмәтләр эшли.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100