Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы театрында низаг дәвам итә: актриса журналистка тәнкыйть белдерде

Татарстанның атказанган артисты Нурия Сәлахова үтенече буенча, «Олег Кинҗәгулов җөрьәт итте: Чаллы театры пенсиядәге артистлар урынын яшьләргә бүлеп бирә» дигән язмабызга кайбер төгәлләштерүләр кертәбез.

news_top_970_100
Чаллы театрында низаг дәвам итә: актриса журналистка тәнкыйть белдерде
Фото: chelnyteatr.tatar

Бүген редакция белән Чаллы театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Нурия Сәлахова элемтәгә керде. Ул «Олег Кинҗәгулов җөрьәт итте: Чаллы театры пенсиядәге артистлар урынын яшьләргә бүлеп бирә» дип аталган язмага кайбер төгәлләштерүләр кертүне сорый.

«Чаллы театрының нигезендә торган, аның үсешендә ачысын да, төчесен дә татыган артистлар алар. Театрга нигез салган, аның баш режиссеры булган Фаил Ибраһимов белән кулга-кул тотынышып, җилкәгә-җилкә терәп эшләгәннәр. Хәзер дә аларны театрдан куу турында сүз бармый», – дип язган идек.

Мәкаләдә ярты ставкада калу тәкъдим ителгән алты артистның фамилиясе санап үтелгән иде. Аларның өчесе лаеклы ялда булып пенсия акчасын индексацияләү өчен эштән китеп, кабат әйләнеп кайткан хөрмәтле артистлар булса, өчесе – әле пенсия яшенә җитмәгән ханымнар.

Нурия Сәлаховага ярты ставкада калырга тәкъдим ителгән. Ләкин ул ризалашмаган.

Ул пенсиясен арттыру буенча гариза язган кешеләр исемлегенә керми – актрисаның үтенече буенча, бу мәгълүматны да ассызыклыйбыз.

«Сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловтан зарланып шикаять язылган булган икән. Тикшерүләр бетеп, закон ягыннан барысы да тәртиптә булуы ачыкланганнан соң, икенче этап башланган – каршылык җәмәгатьчелек хөкеменә тәкъдим ителгән.

Чаллы театрының элеккеге директоры Рашат Фәйзрахманов чорында шикаять язган артистлар арасында Нурия Сәлахова үзенең булмавын әйтте, үзенең беркайчан да, бернинди шикаятьләргә дә кул куймавын билгеләп узды. Чыннан да, аның имзасы булуы турында мәгълүмат юк.

Редакция Олег Кинҗәгулов белән элемтәгә керде. «Әйе, әлеге кешеләргә ярты ставка тәкъдим ителгән иде. Һәр очрак буенча аерым сөйләшәбез. Сезне хәбәрдә тотарбыз», – диде ул.

Иртәгә театр труппасы җәйге ялдан соң эшкә чыга – труппа җыелышы булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100