Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы театры башкалага килә: «Хөрмәтле Казан халкы, бәлешләрегезне пешерә торыгыз»

Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры 35нче юбилей сезонын Казанда башлый. Кайсы спектакльләрне алып киләләр? Ничек сайлаганнар? Чаллы театрын ничек каршы алырга кирәк? Матбугат очрашуында барлык сорауларга җавап булды.

news_top_970_100
Чаллы театры башкалага килә: «Хөрмәтле Казан халкы, бәлешләрегезне пешерә торыгыз»
Фото: Рузилә Мөхәммәтова

Чаллыдан кайнар сәлам, – дип сүзен башлады театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. – Театр быел юбилей сезонына әзерләнә. Яңа бинада эшләвебезгә дә 5 ел була. Беренче елларда, әлбәттә, җиңелләрдән булмады. Совет заманында «пятилетка за три года» дип сөйлиләр иде бит. Шул кыска гына вакыт эчендә репертуар да киңәйде. Курыкмыйча татар классик әсәрләрен дә сәхнәләштерәбез. Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ен куйдык. Узган сезонда Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектаклен куйдык.

5 елда саннар саннар ягыннан да үзгәрешләр бар. Мәсәлән, төрле проектларга безнең театрга элек 35 мең кеше килсә, хәзер – 50 мең. Бюджеттан тыш өлкә дә артты, элек 6 млн булса, хәзер – 20. Әле саннар гына түгел, сыйфат та бар. Спектакльләр сыйфатлы итеп, зәвык белән эшләнә. Узган сезонда 6 спектакль чыкты, бу – безнең казаныш. «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Сихерче», «Ак калфак»…

Безнең «Хәл бу ки...» проекты бар. Бу – татар әдәби шәхесләре турында спектакльләр. Чулпан Әскарова, Энҗе Шиһапова, Айгөл Әхмәтгалиева ярдәме белән Муса Җәлил турында чыкты. Быел инде планда – язучылар гына түгел, рәссамнар, композиторлар турында да сөйләү. Алинә Хәбибуллина Салих Сәйдәшев турында пьеса язган, аның белән эш итәрбез.

Киләсе ел Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Шуңа күрә аны безнең төп тема дип алдык. Бу теманы ачу өчен, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары» әсәрендә тукталдык.

35нче сезонны Казанга сәфәр белән башларга җыенабыз, 15-17 сентябрьдә Камал театрына гастрольләр белән киләбез. Шулай ук Мәскәүгә гастрольләрне планлаштырабыз. Белгәнемчә, без Казанга килгәндә, «Камаллар» Мәскәүгә китә, ә алар кайткач, без дә тиз генә әйләнеп кайтырбыз. 35нче сезон – безнең өчен зур җаваплылык, – диде ул.

«Былтыргы гастрольләрдән тамашачылар да, үзебез дә канәгать булып кайткан идек»

Театрның әдәби бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева аңлатканча, Казанда 3 спектакль күрсәтеләчәк. 15 сентябрьдә Илгиз Зәйниевнең «Бөке» комедиясе, 16 сентябрьдә – Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак», 17 сентябрьдә Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Сихерче» спектакле тәкъдим ителәчәк.

Былтыргы гастрольләрдән тамашачылар да, үзебез дә канәгать булып кайткан идек. Тулы заллар белән каршы алдылар. «Ак калфак»ка килгәндә, татар әдәбиятының, драматургиянең йөзек кашы, дибез. Быел Хәмдияне яңа яктан ачып, башка Хәмдияне тәкъдим итәбез. Илгиз Зәйниевкә килгәндә, ул – бүгенге көндә татар драматургиясендә әйдәп баручы драматург. «Бөке» беренче әсәрләреннән булса да, ул кызыклы. Сәхнә бизәлешендә үк үзенчәлекле «бөке» барлыкка килде. Сез анда Казан юлларында булган машиналарны күрмәссез. Без, бөтен кеше, каядыр барабыз, ахырзаманга түгелме, дигән фәлсәфи сораулар күтәрелә. Музыка турында әйтеп тә торасы юк, андагы җыр, бәлки, хитка әйләнеп китәр. Нәбирә Гыйматдинова үзенең иҗаты белән бик күп укучыларны җәлеп итә. «Сихерче» – театрның иң югары кимәлдә эшләнгән, магнит кебек үзенә тартып торган спектакле, дияр идем. Барыгызны да көтеп калабыз, – диде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһаншин Чаллы театрына рәхмәт сүзләрен әйтте.

Без ел саен, Яңа ел ялларыннан соң, Чаллыга гастрольләр белән барабыз, ике дистә елга якын бара бу гадәт. Чаллы халкы дә ияләнеп бетте. Быел бөтенләй рекорд булды. Чаллыда «Көзге кайтаваз» спектакленә зал 2 көн рәттән шыгрым тулы иде. Аларны да, үзебездә шундый заллар белән каршы алырбыз, дип ышандырган булдык. Ел саен тамашачы арта, 2 бинада аншлаг белән спектакльләр уза, димәк, Чаллыда театраль халык яши. Театраль халык күктән төшми бит ул, аны тәрбияләргә кирәк.

Без очрашуларга йөрибез, алар Чаллыда шундый театр булу белән горурлана. Бу безгә дә мактау булып килеп ирешә, чөнки Олег – безнең сәнгать җитәкчебез Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев укучысы. Олегны мин тәпи киткән чагыннан ук беләм. 4-5 ел буе, артист булам дип, укытучыларның башын катырып йөрде дә режиссер булып китте. Хәзер тамашачыларның башын катыра, ләкин бу – файдага булсын иде. Мин Чаллы театрына иҗади уңыш һәм тамашачы мәхәббәте телим, – диде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

«Мин әле кызларны гына уйнап йөри идем, 100 яшьлек әбине биреп куйдылар»

«Сихерче» спектаклендә Убыр ролен Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әскәрова башкара.

Җәмәгать, җәй көне Олег Мадиярович миңа: «Чулпан, Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче»сен укып чык әле», – дип язган. Укып чыктым. Монда 14 яшьлек кыз һәм 100 яшьлек әби бар. Калганнары – вак рольләр. Миңа шул вак роль калыр инде, дим. 14 яшьлекне уйный алмыйм, 100 яшьлеккә мин яшь, дигән булам инде. Ишек янында очраштык та: «Мин кемне караштыргалыйм, кайсы рольне карыйм?» – дим. «Убыр», – ди. Әнекәем, мин әле кызларны гына уйнап йөри идем, әле хатын-кызлар, әниләрне дә уйнамадым, 100 яшьлек әбине биреп куйдылар инде. Бик күп сүзле роль булып чыкты, шуңа башта курыктым. «Син чүпрәк түгел», – дидем дә әсәрне ятлый башладым. Кирәген дә, кирәкмәгәнен дә ятладым. Аннары инде «иң тәмлесен» генә калдырдык. Миңа калса, Олег Мадиярович бу әсәрне минем юбилейга дип сайлады, миңа да быел 50 тула, – диде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

Яшь кызны яшь актриса Алсу Сәгыйдуллина башкара.

Беренче эш көнемдә үк, Олег Мадиярович шушы китапны миңа тоттырды. Мин нинди әсәр икәнен белә идем, тик бик зур күләмдә икәнен белгәч, каушадым. Ничек уйнап чыгармын, ничек ятлармын, дип борчылган идем. Аллаһка шөкер, репетицияләр бик җиңел барды, сүзләр дә ятланды, труппабыз бик яхшы, – диде ул.

«Почтага ничәмә пьеса килә, тик аларны куеп та, укып та булмый»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Рузилә Мөхәммәтова:

Олег, яңа сезондагы 2 генә спектакльне әйттең, сез гадәттә 5-6 спектакль чыгара идегез, башкалары юкмы әле?

Башкаларын әле планлаштырабыз гына. Киләсе юбилей сезонына классик әсәр эзлибез. Аяз Гыйләҗевнең берәр әсәрен алырбыз. Укыйбыз да укыйбыз әле. Бүген билгеле бер дәрәҗәгә җиттек. Алга адым ясар өчен сыйфатлы әсәр кирәк, шуның белән башлар кайный инде, – диде Олег Кинҗәгулов.

«Шәһри Казан» газетасы журналисты Йолдыз Шәрапова:

Чаллы тамашачысының үзенчәлеге нәрсәдә? Репертуарны нәрсәгә карап сайлыйсыз?

Аяз Гыйләҗев исеме безгә зур маяк булып тора, бу турыда күп сөйләдем. Ул үзе – күп фикерле, тирән уйлый торган язучы, шуңа күрә без репертуарны да бер юлга салмыйбыз. Без актуальлеккә күз салабыз. Мәсәлән, репертуарга «Сихерче» кебек әсәр кирәк иде. Табигатькә якынаю темасы күңелемә керде. Без барыбыз да табигать балалары булуыбызны искә төшерү иде. Һәр әсәрнең әдәби стиле бар. «Сихерче»нең теле матур, һәр җөмлә, сүз агыла. Шулай ук – сыйфат. Кайвакыт почта шартларга җитә. Ничәмә пьеса килә, тик аларны куеп та, укып та булмый. Дөрес, театр халыкка якын булырга тиеш, ләкин театр әйдәп барырга тиеш.

Чаллы тамашачысы бик ачык күңелле. Беренче елларда татар театрына карата үз карашлары бар иде. Без үзебезнең эшкә ышандык һәм театрның күпкырлы булуын исбатладык. Башта күп темаларны кабул итмиләр иде. Без спектакльдән соң әңгәмәләр кордык. Хәзер тамашачы ачыла, безнең белән бер сулышта, – диде Олег Кинҗәгулов.

Фото: © Солтан Исхаков

«Идел» журналы журналисты Мөршидә Кыямова:

Көйләр һәм җырлар матур, үзенчәлекле була, дип кызыктырдыгыз. Текстны һәм көйне кем язды?

– Җыр текстлары Илгизнең үз әсәрендә бар иде, шуңа аның сүзләре дип бара. Көйне музыкаль бизәүчебез Рөстәм Айнетдинов язды, – диде Айгөл Әхмәтгалиева.

Икенче соравым Чулпанга. Убыр – шактый кызыклы образ. Бу образны тормышка ашырганда чын «убыр»лар белән, шундый кешеләр белән очрашмадыңмы?

Безнең театрда Гөлфия Фәйзрахманова әз генә ул әйберләр белән шөгыльләнә, ул киңәшләрен бирде. Өйгә кайткач, 1-2 фильм карыйммы икән, укыйммы икән дип уйлап куйдым, тик андый әйбергә кереп китәргә курыктым, үземне тыйдым. Текстны ничек эчемнән тойдым, шулай итеп алып бардым, бернинди прототип булмады, – диде актриса.

«Безнең театрга йөрүче рус тамашачысы артты»

Рузилә Мөхәммәтова:

Мин, яңа спектакль итеп, Олег «Зәңгәр шәл»не әйтмәсме, дип көткән идем. Бәлки, үзе уйнар, дигән уем бар иде. Татарстан театрларында үзләре уйнаучы җитәкчеләр бар. Син алар исәбенә керергә җыенмыйсыңмы?

Юк. Берәр спектакльне куйганда, «эх, мин моны шулайрак уйнар идем» дигән фикерләр туа кайвакыт, ләкин бу – җиңелләрдән түгел. Нәрсәгә сәләтең бар – шуның белән шөгыльлән, бу бит инде артист эше, шулай язган инде. Мин хыялымны чынга ашырдым. Рөстәм Яхин романсын сәхнәдән башкарган идем. Анда да аяклар калтырады, сүзләр онытылды.

Чаллыда «Мастеровые» театры да бар, һәм аларның репертуарында халыкчан, җиңелрәк әйберләр күп. Андый театр белән конкуренция бармы? Сез җитди әйберләргә дә алынасыз. Алар белән бер шәһәрдә эшләве авыр түгелме?

«Мастеровые» театрының үз фәлсәфәсе бар, безнең – үзебезнеке. Без аерым, монда конкуренция дип әйтмәс идем, ләкин безнең театрга йөрүче рус тамашачысы артты. Элек анда йөри торган тамашачы безгә килә башлады. Спектакльләр җанлы, матур, җылылык белән эшләнелгән, диләр. бу сорауны «Мастеровые»га юнәлтә аласыз.

Фото: © Солтан Исхаков

«Сөембикә» журналыннан Чулпан Галиәхмәтова:

«Сихерче» спектакле Түбән Камада да барды. Бу – күрше шәһәр генә. Шулай ук конкуренциядән курыкмадыгызмы? Гомумән, нигә күрше шәһәрләрдә спектакльләр кабатлана?

Алар бу спектакльне күптән уйнамый дип беләм. Икенчедән, Чаллы – яшьләр шәһәре. Без «караңгы» темаларга, эчкә үк кермәдек. Аерма шунда. Беренче планга чиста күңелне чыгардым. Нәбирә апа сүзеннән читкә тайпылмыйча, әсәр буенча бардым, ул үзе килде, карады, җылы сүзләр әйтте.

Театрлар нигә бер әсәргә алына? Һәр режиссер үзенә якын темаларны күрә һәм шуны ачарга тырыша. «Гамлет»ны нинди генә театр куймады! Андагы һәр теманы ача башласаң, театрлар җитмәс иде, – диде Олег Кинҗәгулов.

Рузилә Мөхәммәтова:

Чаллыга баргач, Фәнисне бәлештән – бәлешкә, мунчадан мунчага йөрткәннәрен беләм. Фәнис, аудиторияңә әйтеп куйчы, Чаллы театрлары Казанга килгәч, шул гадәт дәвам итсен иде.

Хөрмәтле казанлылар, бәлешләрегезне пешерә торыгыз. Яңа бәрәңге, суганнар белән, зинһар өчен, мичләргә куегыз, – диде Фәнис Җиһанша.

Чаллы театрын Казанда көтеп калабыз!

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100