news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы Сабан туе баш батырына 3 миллионлык Кытай автомобиле бүләк иттеләр

news_top
Чаллы Сабан туе баш батырына 3 миллионлык Кытай автомобиле бүләк иттеләр
Актаныш-информ

Ял Чаллыда узган 2025 елгы Сабан туеның баш батыры булып, көрәшче Азат Габдрәшитов танылды. Аңа традицион бүләк – тәкә һәм «комфорт» комплектациясендәге 7 урынлы «Soueast S07» кроссоверы тапшырдылар.

https://soueast.ru/

Интернеттагы мәгълүматларга буенча, батырга бирелгән Кытай автомобиленең бәясе якынча 3 миллион сум, мондый автомобиль Чаллы Сабантуе тарихында беренче тапкыр тәкъдим ителгән. Моңа кадәр бүләккә Россиядә эшләнгән машиналар куела иде.

«Актаныш-информ»

  • Азат Габдрәшитов тумышы белән Актаныш районыннан, Дөнья һәм Россия чемпионы, БРИКС илләре уеннары җиңүчесе, көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 июнь 2025
    Исемсез
    Казан сабантуенда мерседес алса ярар иде дип теләсәм, ничек булыр микән? Киңәшләр көтәм.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар