Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Быелгы су басу – соңгысы дип ышанасы килә»: Татар Танае авылы быел да «йөзә»

news_top_970_100
«Быелгы су басу – соңгысы дип ышанасы килә»: Татар Танае авылы быел да «йөзә»
Гөлүзә Ибраһимова

Былтыр апрель урталарында Яшел Үзән районы Татар Танае авылына су басу проблемасын яктырту өчен барган идек. Рәшит абый Габдерәхимовның ишегалды, бакчасы, идән аслары су белән тулган иде. Төнлә суга батып үлгән тавыкның җәсәде суда тирбәлеп торганы әле дә истә. 

Быел көннәр иртәрәк җылытты, Рәшит абыйның ишегалдына су тулган инде. Авылны су басмасын өчен дамба төзергә кирәк, бу эш быел башланып килә. Шуның өчен йорт хуҗасы, быелгы су басу – соңгысы булсын инде, ди. 

Әлегә хәлләр елдагыча. Шимбә көнне төнлә су керә башлады. Иртән күршеләр белән бергә умарталарны күтәреп куйдык. Су арта, идән асларына да төште. Идәнгә җитәргә тагын 20 сантиметр калды әле, мунча ләүкәсенә дә менеп җитмәгән. Ишегалды тулы су инде, – дип хәбәр җибәрде Рәшит абый.

Алар быел да бозауларын күршеләргә кертеп куйган, сарайда тавыклар гына калган, быел югалтуларсыз булган, бер тавык та судан зыян күрмәгән.

Дамбаны быел эшли башлыйлар. Ул тирәдән агачларны кисеп куйганнар иде инде. Хәзер шул агачларны ташыйлар. Быелгы су басу – соңгысы, дип ышанасы килә, – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100