news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Коры җәй генә күрмәгәнне күрсәтмәсен!» - Татарстанда чәчү тәмам

Басу хезмәтчәннәренә халык аерым ихтирам белән карый. Хезмәт кешеләре һәрвакытта да хөрмәткә лаек булдылар һәм шулай булып калачак та. Чәчү һәм урып-җыю вакытлары – авыл тормышында иң зур вакыйга. Юлай Низаев, гадәттәгечә, Татарстан аграрийлары белән аралашып алды һәм күзәтү тәкъдим итә.

news_top
«Коры җәй генә күрмәгәнне күрсәтмәсен!» - Татарстанда чәчү тәмам
Фото: «Интертат», Ильяс Хаҗиев

Татарстан чәчү кампаниясе төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел чәчүлек мәйданнары 2 миллион 580 мең гектардан артык мәйданны тәшкил итте, шуның 1 миллион 660 мең гектарын язгы культуралар алып тора. Чәчүлек мәйданнары структурасында (гектарларда):

Бөртеклеләр – 1 миллион 190 мең;

Майлы культуралар – 670 мең;

Азык культуралары – 616 мең;

Шикәр чөгендере – 53 мең.

Бүгенге көнгә 30 муниципаль район терлек азыгы хәзерләүгә керешкән. Хәзерге вакытта 3,4 мең тонна печән һәм 94,2 мең тонна сенаж әзерләнгән. Быел республикада якынча 3,2 миллион тонна сенаж, 3,7 миллион тонна силос һәм 320 мең тонна печән әзерләү планлаштырыла.

Сенаж әзерләү буенча түбәндәге районнар алда бара:

Минзәлә – 12,6 мең тонна;

Мөслим – 8,9 мең тонна;

Азнакай – 8,7 мең тонна.

Ә хәзер авыл хуҗалыгы эшчәннәре фикерләрен җиткерәбез.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

«Чәчү эшләре тәмамланып беттеме – уракка әзерләнергә тотынабыз»

Иң башта Саба якларындагы «Игенче» хуҗалыгы рәисе белән сөйләшеп алдык. Хуҗалык тирә-яктагы 8 авыл халкын эш белән тәэмин итә. Аның яланнары-кырлары, фермалары Саба районының Эзмә һәм Шекше авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан. «Игенче» хуҗалыгы белән, 2016 елдан – хуҗалык оешкан вакыттан Алмаз Зарипов җитәкчелек итә. Биредә игенчелек белән дә, терлекчелек белән дә бертигез шөгыльләнәләр.

Чәчү эшләре тәмамланып беттеме – уракка әзерләнергә тотынабыз. Малларны кышлатуга җитәрлек терлек азыгы әзерләү бурычы алдыбызда. Бүгенге көндә чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләргә каршы гербицидлар белән эшкәртүгә керештек. Быел безнең бөртекле культуралар барлыгы 2 мең гектар мәйданда чәчелде. Арпа, бодай һәм солы чәчтек. Мал азыгы яки техник культураларны карасак: кукуруз – 600, берьеллык үләннәр – 300 гектарда чәчелгән. Шулай ук 20 гектар көнбагыш чәчеп куйдык.

Бу ел аграрийларны сынамады. Хафаланырга урын юк, җирдәге дым да яхшы булды. Яңгыры да вакытында ишеп яуды. Хезмәт кадрлары мәсьәләсендә дә үзгәрешләр күзәтелә, яшьләр хуҗалыкка килә. Әле бигрәк тыгыз вакытлар, район Сабан туена әзерләнәбез. Елдагыча бизәлгән ике пар ат чыгарабыз, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе.

Җитәкче сүзләренчә, терлекчелек тармагында борчыган мәсьәләләр бар.

Сөт бәясе бөтенләй төшеп бетте. Ит бәясе әйбәт. Тере авырлык белән бер кило итнең бәясе – 285 сум. Сөт бәясенә күз салсак, нык аяныч – литры өчен нибары 29-30 сум… Тәүлегенә уртача 39 тонна сөт савыла бездә, – диде җитәкче.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

«Бөртеклеләр мәйданын киметтек»

Актаныш районындагы «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдинов белән дә элемтәгә кердем. «Әнәк» агрофирмасының чәчүлек мәйданнары шактый зур, җирне эшкәртеп бетер генә! Актаныш, Минзәлә районында агрофирманың җирләре бар. Тукай районында аерым филиаллары да бар. Алар быел бөртекле культуралар мәйданын киметкән.

Актаныш һәм Минзәлә районнарындагы басуларыбызда барысы 9554 гектар җирдә бөртеклеләрне чәчтек. Былтыргыга караганда 2568 гектарга киметтек. Уҗым культуралары 3643 гектарны били, ә сабан культуралары – 5911 гектар. Терлекчелек тармагын үстерү буенча да максатчан эш алып баргач, техник һәм терлек азыгы культураларын да күпләп үстерергә тырышабыз. «Ә» дигәнче кышы җитә дә, кышлату чорында малларны әйбәт итеп тукландырырга кирәк. Техник культуралар – 10950, азыкныкылар – 5169 гектар.

Тукай ягындагы чәчүлек җирләрендә бөртеклеләр бермә-бер аз, елдагыча. Анда аның бәрабәренә – 1020 гектар шикәр чөгендере үстерәбез, – дип сөйләде агрофирма җитәкчесе.

Тулаем алганда, агрофирма бодай, арпа, карабодай, кукуруз, рапс, көнбагыш, күпьеллык һәм берьеллык үләннәр, соя кебек культуралар үстерә. Югары технологияләрне беренчеләрдән булып Актанышның авыл хуҗалыгы тармагына кертүче «Әнәк» агрофирмасында заманча метеостанция һәм Иске Айман бүлекчәсендә 15 мең тонна сыйдырышлы элеваторы да бар Әлеге элеватор Татарстанның атказанган агрономы Милес Мәүлиев исемен йөртә.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Хуҗалыкның бөртекле культуралар мәйданын киметү табигый да, чөнки бу күренеш бөтен республикага хас. Чәчү башланганда ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров майлы культураларның потенциалы зуррак булуны әйткән иде.

«Бөртеклеләргә бәяләр төшү аларның мәйданнары кимүгә китерде. Ул мәйданнар көнбагыш, кукуруз, соя, җитен кебек маржалы культуралар файдасына кулланылды. Бу культуралар яхшы потенциал күрсәтте, һәм бәя ягыннан алар күпкә кызыклырак», – дип аңлаткан иде Марат Җаббаров.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

«Аллаһка шөкер, яңгырлар ява башлады»

Татарстан Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемеров ассызыклап үтүенчә, төбәктә 2500дән артык фермер бар. Аларның күпчелеге игенчелек белән дә, терлекчелек белән дә көн күрә. Бу күренеш, мал асраучы фермерларга терлек азыгы да кирәклеге белән аңлатыла. Һичшиксез, кырчылык белән терлекчелек янәшә бара, проблемалары да бер-берсенә бәйле. Ашлыкка бәяләр, сөткә хаклар һәм башкасы көн кадагында кала бирә…

Сабага терәлеп торган Теләче районындагы игенчелек белән шөгыльләнүче фермерларның хәлләрен белешеп алырга булдым. Мәсәлән, Тәбрис Галимбәков – Иске Җөри авылыннан. Ул әтисе Гафур абый белән бергәләп фермерлык эше белән көн күрә. 2018нче елда «Гаилә фермасы» программасы буенча грант отканнар икән. Дөресен әйткәндә, Тәбрис бәләкәй чактан ук инде авыл тормышын үз иткән ир-егет. Дәү әтисе гомере буе колхозда ат җигеп, хуҗалык эшләрендә алдынгылар сафында була. Дәү әнисе, әнкәсе озак еллар дәвамында фермада сыер савучы булып эшлиләр. Әтисе Гафур абый – «ДТ-75» дизельле тракторның шофёры була.

Безнең игенчелек тармагы – күбрәк терлекчелек өчен. Арпаны 60 гектар итеп чәчәбез. Күпьеллык үләннәр 30 һәм берьеллык үләннәр 20 гектар күләмендә чәчәбез. Савым сыерларыбыз 50 башны тәшкил итә. Сөтне Теләчедәге «Нәүрүз» кооперативы җыя, аларга тапшырабыз. Бәясе бик аз булу һәр мал асраучы фермерны борчуга сала, бездә 29 сум 80 тиеннән җыялар... Хуҗалыкта төп эшне үзебез башкарабыз. Бер сыер савучыбыз һәм сезон чорында механизаторыбыз бар, – дип сөйли фермер.

Фермер һава торышы быел игенчеләргә берникадәр юмарт булуын да әйтте:

Чәчү барышында, чәчүгә төшкәннән бирле һава торышы шартлары бик кызу торды. Әле инде, Аллаһка шөкер, яңгырлар ява башлады. Чәчүне 20 майларга тәмамладык. Терлек азыгы – «яшел масса»сы төрле басуда төрлечә. Бик аз булган кырлар да бар. Бәлки, хәзер яңгырлардан соң әйбәтләнер, шулай да бик яхшы күренгән җирләр дә бар. Һава торышы гына сынамасын, җыеп алырлык көннәр булсын! Техникаларыбыз үзебезнеке: «МТЗ» тракторы белән чәчәбез, үзебез урабыз. Кышка запас белән мал азыгын әзерләргә телибез, чөнки киләсе елның нинди булачагын белмибез. Былтыргыга караганда, быел табигать шартлары бик коры иде. Хәзер бераз күңел тынычланды, яңгырлар китте. Ничек кенә булмасын, авылда тудык, үстек, мондадыр язмыш та! Сынауларга бирешмәскә иде!

Фото: © «Интертат» өчен Тәбрис Галимбәков тәкъдим итте

Шулай ук Теләче районының Урта Мишә авылын фермеры Илдар Сәфиуллин белән дә сөйләшеп алдык. Ул шушында туган-үскән, буй җитеп Армия сафларында хезмәт итеп кайткан. Әле хәрби хезмәткә киткәнче үк

Мин фермерлык белән 2012 елдан шөгыльләнә башладым. Аңа кадәр дә җир эшкәрттем, иген үстердем. Без күпчелек бодай белән арпа чәчәбез, шулай ук люцерна орлыгы җитештерәбез. Хуҗалыклар сатып инде. Бодай белән арпаны бертигез итеп – 150шәр гектар итеп чәчтек. Ә люцерна 100 гектар чамасы. Тулаем алганда 400 гектарга якын мәйдан чәчүлек җиребез бар.

Быел Яз һәм хезмәт бәйрәме көнне үк, 1 майда чәчүгә керешкән идек. Минем кайбер басуларым авылдан читтәрәк тә урнашкан, яңгырлар бик булмады. Хәтта люцерналар да саргайды. Май аенда 30 градуслы эсселек нык тәэсир итте, әле дә тишелеп чыгалмыйча яткан икмәкләр бар. Бүген дә яңгыр «исем өчен генә» явып китте. Узган ел «Август-Агро» агрохолдингыннан кыска сабаклы булып үсә торган бодай орлыгы алдым. Элек мин аны үстереп караган идем инде: аның бер әйбәт ягы бар – аумый. Ә менә үткән ел бер басуым 52 центнер уңыш бирде, ләкин башаклар авып бетте, ә безгә салам кирәкми… Без икмәк өчен үстерәбез, – ди тырыш фермер.

Игенне үстерү генә түгел, ә аны сату мәшәкате дә бар бит.

Суктырып алынган икмәкләрнең бөртеген дә әрәм итмичә элеваторларга тапшырабыз. Былтыр Арча элеваторына илттем. Алдагы елларда Балык Бистәсенә ташый идем. Бездән һәр элеваторга кадәр шул 50ләп чакрым. Мамадыш элеваторына гына алып барган юк. Ләкин турыга барсаң, шул ук чыгадыр ераклыгы, – ди ул.

Илдар абыйга крестьян-фермер хуҗалыгында Аграр университетта белем алучы улы һәм хәләл җефете дә ярдәм итә икән. Хатыны чәчү һәм урак вакытында басудагы эшчеләргә тәмле ашлар да пешереп тора.

«Җәйнең коры булуы ихтимал»

Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында Россия Федерациясенең атказанган агрономы, республикада эш башлаган беренче фермерларның берсе Илшат Гомәров бар. Ул 1979 елдан ук агроном булып эшли башлаган булган, ул чорда районның «Родина» колхозында хезмәт куйган. Фермерлык белән 1991 елдан ук шөгыльләнә.

Фото: «Интертат» өчен Илшат Гомәров тәкъдим итте

Авыл хуҗалыгында хәзергесе көндә проблемалар бик күп! Ләкин вазгыятькә төрле яктан карарга һәм хәл итү юлларын күзалларга кирәк. Быел чәчүлек мәйданнарын киметергә туры килде, чөнки игенчелек отышлы түгел. Быел менә 414 гектар чәчтек. Бөртеклеләрне генә чәчергә булдык, чөнки техник культуралардан рапсны гына үстерә идек, хәзер бик отышлы түгел. Техник культураларга корткычлар нык һөҗүм итүчән хәзер, шуңа күрә чәчмибез. Ә улым быел инде өчәр гектар кәбестә һәм бәрәңге утыртты. Аның терлекләре дә бар. Без инде эшне бергә алып барабыз диярлек. Инде оныклар да ярдәм итә.

Без чәчүне агрономик яктан оптималь вакытларда, апрель азагында башладык та 1 майларга чәчеп беттек. Кыш та карлы булды, бу көннәрдә яңгырлар яуды. Климат үзенчәлекләренә килгәндә, үземнең күзәтүләргә дә тукталсам – җәйнең коры булуы ихтимал. Коры җәй генә күрмәгәнне күрсәтмәсен!

Иң зур, төп проблеманы да әйтәсем килә: 2022 елдан бирле ашлыкка бәяләр бер дәрәҗәдә тора… Ә солярка, ашламаларга, техникаларга хаклар артты. Мин яшь фермерларны нык кызганам, алар финанс яктан зыянга китеп, кайберәүләре бер тиен акчасыз утырып калды. Безнең, өлкәнрәк фермерларның әле бераз булса да «финансовая подушка» бар, әмма ул да резина түгел! Берничә ел тагын да шундый хәлләр барса, фермерлыкның мәртәбәсе бетәр, – дип борчылуын белдерде фермер.

Тырышлык муллык белән аклансын

Авыл хуҗалыгында эш иткән һәркемнең өметләре аклансын иде дә, Тукаебыз язганча, «… Җил дә вакытында иссен, яңгыры да вакытында явып торсын» иде. Ә тырыш кешеләребез үзләреннән торганны, һичшиксез, тулысынча үз вакытында башкарыр, иман камил.

Авыл хезмәтчәннәренең тырышлыклары бушка китмәсен, яңа хезмәт җиңүләре яулансын, көзен амбарлары тулы булсын, дип телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар