«Быелгы җәй безне алдалады»: кайчан яңгыр, кырау һәм суыклар көтәргә?
Халык сииноптиклары да, галим дә җәйне, коры булыр, дип фаразлаган иде. Хәзер инде алар «Интертат»ка җәй көне алып барган күзәтүләре турында сөйләде, киләсе көз, кышка карата да уй-фикерләре белән уртаклаштылар.
Арча районы Ашытбаш авылыннан Рәис Шәкүров «июль, август айлары коры булыр» дип фаразлаган иде. Май, июньдә ул әйткән яңгырлар да булып алды.
Халык синоптигы «көз иртә килер» дип фаразлады.
Сентябрь аенда куркыныч җил-давыллар булмас, яңгыры явачак инде аның, гадәти көз ае була. Сентябрь урталарында кырау була инде. Кырау булгач, бәрәңгенең сабагына кара төшкәч, аны алырга да була. Без әле сентябрь ахырында гына алабыз. Җир суынгач, бәрәңге тәмлеләнә.
Сентябрь-октябрь айларында матур көннәр булачак әле. Әбиләр чуагы сентябрь ахыры-октябрь башында булыр. Ноябрь ае салкын була. Анда яңгырлы, карлы көн генә көтәсе. Ноябрь аенда инде кар күрсәтергә мөмкин, мул итеп явар, кыш килде дип уйларбыз, тик ул әле эреп бетәчәк. Чын, ышанычлы кар ноябрь ахыры – декабрь башында гына ята. Чаналарны шул вакытка әзерләргә, – дип сөйләде ул.
Кышка килгәндә, артык суык булмаган, күп карлы кыш булыр, дип фаразлады. Җәй буе яумаган яңгырлар җиргә кышкы кар булып төшәр кебек.
Җәйгә фаразларда Рәис абый, умартачыларга бәйрәм – бал әйбәт була, дигән иде. Бу бөтен җирдә дә алай булмаган, үзләренә дә юкә балы уңышы тәтемәгән.
Безнең якта бал начар булды, яхшы булган җирләр бар. Без төньякта бит. Юкә чәчәген салкын алды, аннан соң көйдерде. Кортлар балны юкәдән ала алмады. Юкә балы безгә эләкмәде. Җәй эссе булгач, бик яхшы бал булыр, дип уйлаган идем, тик мактанырлык булмады. Люцернадан алдылар. Гомумән алганда, начар булмады, сатарлык та булды. Балны урнаштырып була, – диде ул.
Рәис абыйга бик күп фермерлар: «Нәрсә чәчик икән?» – дип тә шалтырата икән. Кайсы бөртеклене чәчү уңышлырак булыр, дип киңәш сорыйлар. Нинди киңәш биргән?
Былтыр да: «Арыш чәчикме икән?» – дип сораганнар иде. «Арыш чәчегез, яхшы уңыш булачак», – дидем. Быел да сорыйлар. Миләшкә карагыз, авылда миләш күп булса, чәчегез. Көздән миләш уңышы яхшы булса, арыш уңышы әйбәт була. Әле сентябрьнең 10ына кадәр арыш чәчәргә була. Миләш шаулап, сыгылып тора бездә. Яз көне үк: «Солы уңмас», – дигән идем. Коры елны арпа әйбәт була барыбер, ә солы начар була инде. Начар булды бит, – диде ул.
Рәис абый киләсе җәйгә дә фаразларын әйтеп куйды инде: яңгырлы, артык эссе булмаган бик бай ел булачак.
«Декабрь аенда һава температурасы югарырак булыр»
Балтач районы Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев табигатьтә булырга тиешле кайбер күренешләрнең кыш һәм көздән булмавын искә алды. Шуңа әле дә кайбер мәсьәләгә ачыклык кертүе авыр.
Бу чын җәй булды. Әле сентябрь аенда да җылылар булачак. Быел кырауны әйтүе кыен, ул, октябрь җитмичә, төшмәс тә кебек тоела.
Җәй эссе булса да, 20 август тирәсендә суыта, дип торган идем, чыннан да шулай булды ул. Кыш быел салкынча булырга охшаган. Кышның икенче яртысы суык булыр кебек. Шулай дип фаразлап торам. Ноябрь аенда бик әйбәт суык булырга тиеш, ай азагында 3-4 көн суык булыр. Декабрь аенда һава температурасы югарырак булыр, дип көтәм. Ноябрь ахырына кар ятар, дип торам, тик декабрьдә җылы булыр. Яңа елга кар ятар инде, – диде ул.
«Көз бик озын булмас, кыш иртәрәк килер»
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, галим Олег Шайтанов яздан ук җәй коры килү куркынычын әйткән иде. Кыш иртә килер, дип фаразлады
Быелгы җәй безне алдалады, хәзер безнең фаразларны яңадан анализларга, яңадан карарга кирәк. Җәйге явым-төшемнәр нормага якын булыр, дип көткән идем, ә нәтиҗәдә нормадан 2 тапкыр диярлек кимрәк булды. Татарстанның кайбер районнарында бигрәк тә сизелде. Һава температурасы да без көткәннән эссерәк булды. Уртача температуралар көткән идек.
Көз бик озын булмас, дип уйлыйм. Кыш иртәрәк килер. Һәм ул салкын булыр, мөгаен. Сентябрь коры һәм җылы булыр әле, ә октябрь салкын һәм дымлы булыр, ноябрь аенда кар ятарга да мөмкин. Кырау әле сентябрьнең икенче яртысында яки азагында гына күренер, – дип сөйләде ул.
Галим, күрше төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстандагы һава торышында булган үзгәрешләр турында сөйләде.
2000 елдан җәйнең коры булуы сизелә. 50 елдан артык вакыт дәвамында еллык явым-төшем күләме күрсәткече бер тирәдә тора. Димәк, кышкы явым-төшем компенсацияли. Кыш көне булган явым-төшемнәр арта. Без, вегетация периоды озыная, дибез, тик шул ук вакытта җәйге явым-төшем күләме кими бара, – дип аңлатты ул.
«Әбиләр чуагы»н без сентябрьнең икенче ункөнлегеннән дә иртәрәк көтмибез»
Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев «әбиләр чуагы»ның кайчан булачагын әйткән иде.
Көз башында көзге һава торышының 1-2 атнасыннан соң җылы көннәр килгән чорны еш кына «әбиләр чуагы» дип атыйлар. Көз башында Атлантик океан өстендә циркуляцияле Азор антициклоны көчәя. Аның җылытылган һава массалары континент эченә җылы алып килә, шул исәптән Татарстанга да. Җәйге җылы әле артка чигенмәде. Сентябрьнең беренче декадасында һава торышы климат нормасына якын дип фаразлана. Шулай итеп, «әбиләр чуагы»н без сентябрьнең икенче ункөнлегеннән дә иртәрәк көтмибез, – ди галим.
Нәтиҗә: синоптиклар сүзләренчә, сентябрь ае әле җылы көннәре белән сөендерер, кырау сентябрь азакларына көтелә. Октябрь аенда да җылы көннәр күренәчәк, ә ноябрь инде кышны китерергә тырышыр, суык булыр, дип көтәбез. Җәй буе яумаган явым-төшемнәрне кышкы кар буларак күрербез.