Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык синоптикларын җылы яз ник куркыта: «Май аенда кырау төшүе яки буран булуы ихтимал»

Кар март аенда ук эреп бетте, апрель башыннан бирле бер тамчы да яңгыр төшкәне юк әле, бер басуда чәчүгә әзерләнсәләр, бер басуда, тузан туздырып, көнбагыш уңышын җыялар. Инде чәчәкләр дә күренә. Язның бу кыланмышларыннан нәрсә көтәргә? «Интертат» галим һәм халык синоптикларының фаразларын белештек.

news_top_970_100
Халык синоптикларын җылы яз ник куркыта: «Май аенда кырау төшүе яки буран булуы ихтимал»
Михаил Захаров

Язын сулар да урамнар буйлап челтерәп агарга өлгермәде, җиргә сеңеп барган иде. Кар эрегеннән соң әле яңгырның булганы юк диярлек, 10 көнләп бөтенләй явым-төшемсез һава торышы тора. Туфракта күпмегә җитәрлек дым тупланды икән соң? 

Быел язгы дым запаслары әйбәт, әмма коры һава торышы... Мартта явым-төшемнәр әз булды. Апрельның беренче декадасы бер тамчы яңгырсыз үтте, бу – май ае коры килергә мөмкин булуының бер билгесе. Язгы дым җирдән бик тиз парга әйләнеп бетә ала. Шуның өчен бик әйбәт әйбер көтмим. Мондый иртә язны 1975 елда гына хәтерлим, 1 майда чәчү тәмамланган иде. Быел ничек булыр, – дип сөйләде авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, галим Олег Шайтанов.

«Җәй коры килү куркынычы бар»

Галим киләсе җәйнең коры килү куркынычы булуын әйтте.

Бу җәй уртача, артык эссе түгел, явым-төшемле булыр, дип көткән идем. Яз барысын бутап куйды. Хәзер ул фаразлар туры килмәс кебек. Без алып барган статистика буенча, иртә килгән яз коры җәйне китерә. Быелгы җәй коры булыр, дип куркам. Синоптиклар да май аенда һәм июньдә эссе булыр дип көтми. Артык эссе булмаса да, явым-төшемнәр аз булыр. Андый елларда гадәттә уңыш аз була, – ди ул.

Фото: © Михаил Захаров

Корылыклы 2010 елның башкачарак булганын әйтте галим. Ул чагында язын яңгырлар булган иде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта бөтен өмет салкын төннәргә. Төн салкын булгач, туфракта дым тора.

Төннәр дә җылы булса, дым тагын да күбрәк югала. Уңыш әйбәт булуга өмет булмас иде. Апрель азагына кадәр төннәр салкын, көн температурасы уртача торса, дымны күп югалтмыйбыз, ул очракта июнь ае коры булу алай ук куркыныч булмый. 

Мондый һава торышы булганда чәчү белән соңармаска киңәш итәбез. Җирне тизрәк тырмаларга кирәк. Тырмалаган җирдә парга әйләнү 4-5 тапкыр әкренрәк була. Иртәрәк чыгарга кирәк, җирнең өске катламы кибеп беткәнне көтәргә кирәкми. Җилле һава торышы башланса, җир бик тиз кибә. 5-6 сантиметр кипсә, тирән чәчәргә туры килә, – ди Олег Львович.

Галим дымны экономия белән куллана торган культураларга игътибар итәргә киңәш итә. Җирдән дымны алу күрсәткече – транспирация коэффициенты бар. Дымга талымсыз яки яки нык дым яратучы культураларны шул күрсәткеч буенча билгеләп була. Бөртеклеләрдән арпа – экономияле культура. Бодай дымны ярата. 

Бакчачыларга килгәндә, Шайтанов барысын да үз вакытында эшләргә киңәш итә. Җылыта дип, үсентеләрне урамга чыгарып утыртырга кирәкми. 

Яз иртә килгән елларда да соңга калган кыраулар төшә. Үсентеләрне ачыклыкка 25 майдан иртәрәк чыгарырга кирәкми, – диде ул.

«Умартачылар сөенеп торсын»

Безнең табигатьнең һәр үзгәрешен, анда булган һәр сәер вә кызыклы күренешләрне җентекләп күзәтеп баручы халык синоптикларыбыз да бар әле. Бу язда тереклек дөньясында булган үзгәрешләр, аларның нәрсәгә ишарә була алуы турында сөйләштек. 

Арча районы Ашытбаш авылыннан Рәис Шәкүров яз иртә килүнең билгеләрен күзәткән. 

Февраль аенда ат – ябагасын, сарык йонын коя башлады. Сарыкның йонын ташлаганы юк иде. Йонының 95 проценты коелды, бу катып үлмәсме, дигән идем. Көн җылынды бит! Шуның билгесе булгандыр, – ди ул.

Фото: © Владимир Васильев

Халык синоптигы май-июнь айлары коры булмас, дип фаразлады.

1962 елда яз иртә килгән булган. 1 майга чәчүне бетерделәр, дип әйтә иде әти. Ул елны уңыш та күп булган.

Хәзер яңгырның кирәге дә юк әле. Ташу акмады, бөтен су җиргә сеңеп бетте. Апрель аеның болай торуы бик әйбәт әле. Быел май, июнь айлары яңгырлы, салкынча булыр, калган 2 ае рәхәтләнеп су коена торган булачак. Июль, август, кышка карап килсә, корылык булырга мөмкин. Уңыш узган елгы кадәр булмас, әмма начар булмаска тиеш.

Бал уңышы әйбәт булачак. Умартачылар сөенеп торсын. Юкә чәчәк атканда аяз көннәр була, юкә балы булыр, умартачылар өчен искиткеч күңелле ел булачак, – диде ул.

Фото: © Владимир Васильев

Халык синоптигы Ашытбаш авылында тагын бер сәер күренеш күзәткән әле: каргалар юкка чыккан.

Былтыр кара каргалар 23 февральдә килде, күкәй салды. Аннан соң салкыннар булды да, күкәйләре өшеде. Бала булмагач, оядан чыктылар да агач башына менеп утырдылар. 20-30 көннән соң бөтенләй юкка чыктылар. Август ахырында күренделәр дә өерләре белән китеп бардылар һәм кире кайтмадылар. 10лап карга йөри авылда. Авылда карга тавышы да калмады, ә без алардан туеп бетә идек. Карга да күренмәгәч, авыл бигрәк ямьсезләнеп калды. Башка җирдә бармы икән ул сәер хәл? Мин моңа бик сәерсенеп карыйм инде, – дип аптырый ул. 

Карга булмагач, басудагы трактор артыннан кара өер дә йөрмидер инде, басудагы кортларны кем җыяр икән соң? 

«Сыерчык бураны да, карга бураны да булмады»

Балтач районы Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев сыерчык һәм карга бураннары булмавын әйтте. Шуларның берәрсе май аенда булырга мөмкин, ди ул. 

– Ике буран булмады. Ким дигәндә берсе майда булыр инде. Икесе дә булмаса, май ахырында кырау төшә, дигән сүз. Май аенда берара бер дә яңгыр булмас. Ул әле куркыныч түгел, чөнки көздән дым күп калды. Июньнең дә икенче ягында яңгыр булмас.

Җәй начар булмас, ләкин урак соңгарак калыр. «Крещение» суыклары булмады, июль аенда башак тула торган вакытта эссе булмый, шуңа соңга калуы мөмкин, – ди ул.

Әмир Шәрәфиев сыерчыклар белән сәер хәл күзәткән. «Сыерчыклар иртә килде һәм алар бик күп булды. Көтү-көтү килделәр», – дип. Моны ул нәрсә белән аңлатырга һәм нәрсәгә ишарәләргә икәнен белми. 

Нәтиҗә: галим дә, халык синоптиклары да җәй коры булыр, дип тора. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100