Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бушап калган Карабах: «Куркыныч. Өрәк шәһәр. Буш урамнар, буш йортлар»

news_top_970_100
Бушап калган Карабах: «Куркыныч. Өрәк шәһәр. Буш урамнар, буш йортлар»

Таулы Карабах видеолары челтәрдә таралды. Биредә яшәгән бөтен әрмән халкы – 100 меңләп кеше – Әрмәнстанга күченеп киткән. Социаль челтәрләрдә, Карабахның элекке башкаласы Степанакерт (азәрбайҗанча атамасы – Ханкенди) Чернобыльне хәтерләтә, дип язалар. «Куркыныч. Өрәк шәһәр. Буш урамнар, буш йортлар», – дип язалар социаль челтәрләрдә.

Степанакертның үзәк мәйданында – бала бишекләре, мөгаен, аларны шәһәрдән чыгып киткәндә үзләре белән ала алмаганнардыр. Һәм бик күп урындыклар – эвакуацияне көткәндә, урамга алып чыкканнардыр. Буш шәһәрдә җил чүпләрне генә куып йөри.

1990 еллар башында Әрмәнстан белән Азәрбайҗан сугышында әрмәннәр җиңгәч, Карабахтагы азәрбайҗаннар бу җирләрне ташлап киткән иде. 2020 елда җиңгәннән соң, азәрбайҗаннар Карабахны өлешчә үзләренә кайтара алды. Быел 19 сентябрьдәге сугыштан соң Карабах тулысынча Азәрбайҗан составына керде һәм танылмаган бу республика «юкка чыккан» дип табылды. Карабахның элекке кайбер җитәкчеләре кулга алынды, алар терроризмда гаепләнә.

Карабахта яшәүче әрмәннәргә Азәрбайҗан гражданнары булып яшәү тәкъдим ителсә дә, алар Әрмәнстанга күченеп киттеләр.

Күченеп китүче әрмәннәр үзләрен берәү дә кумаганын, үз теләкләре белән киткәнен әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100