Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карабах юкка чыга, элекке премьеры кулга алынды (аның Чаллыда да бизнесы бар иде)

news_top_970_100
Карабах юкка чыга, элекке премьеры кулга алынды (аның Чаллыда да бизнесы бар иде)

Бүген Карабах җитәкчелеге бу танылмаган республиканың юкка чыгуын игълан итте. Президент Самвел Шахраманян шул хакта указ кабул иткән. «2024 елның 1 гыйнварына Таулы Карабах – «Арцах» республикасы юкка чыга», – диелә указда. Анда яшәүчеләр исә Азәрбайҗан республикасында яшәү шартлары белән танышырга тиеш була. Карабахтан Әрмәнстанга 66 меңнән артык кеше күченеп килгән, анда барлыгы 120 мең кеше яши, дип исәпләнә. Әрмәнстан премьер-министры әйтүенчә, озакламый Карабахта әрмәннәр калмаячак, мондагы 140 мең кеше барысы да Әрмәнстанга күченер, дип фаразлана. Карабахтагы балаларның стеналарга хушлашу сүзләре язган фотолары да чыкты. Азәрбайҗан Карабах әрмәннәрен китмәскә чакырып мөрәҗәгать ясады. Әмма сугышта, террорга катнашы булган кешеләр җаваплылыкка тартылачак, ди Баку.

Таулы Карабах премьер-министры, эшмәкәр Рубен Варданянны Азәрбайҗан хәрбиләре кулга алды. Куллары богауланган Варданянны Бакуга алып килгән видеоны Азәрбайҗан чик буе хезмәте күрсәтте. Ул терроризмны финанслауда гаепләнә. Варданян былтыр гына Россия гражданлыгыннан үзе теләп баш тартты – шуңа бизнесменны Россия дә якламаячак, дигән сүз.

Азәрбайҗан 19 сентябрьдә Таулы Карабахта террорга каршы махсус операция игълан итте. Бер тәүлек дигәндә, танылмаган Таулы Карабах республикасы җиңелүен таныды, коралларын тапшырды. Бу җирдә яшәүче әрмәннәр Әрмәнстанга кайтып китә башладылар.

Азәрбайҗан сугыш хәрәкәтләренә катышы булучыларны җавапка тартачагын белдерде. Кулга алынган беренче кеше – Рубен Варданян. Ул – элекке Россия эшмәкәре, миллиардер. Ул башка качаклар белән бергә Карабахтан китеп барганда кулга алынган.

Рубен Варданян 1986 елда Ереванда туган. Ул – «Тройка диалог» инвестицион компания хуҗасы, ул аны Сбербанкка 1,4 миллиард долларга сата. Аннары тагын бер инвестицион компания төзи, бай кешеләрнең активлары белән идарә итә. «Сколково» идарә мәктәбен җитәкли. 2011 елда Россиянең иң бай кешеләренең берсе була. 2021 елда 1 миллиард долларлык байлыгы бар, дип санала.

Аның Татарстанда да бизнесы бар. Мәсәлән, «КамАЗ»дагы «Кама» акционерлык җәмгыяте электрокарлар ясарга тиеш иде. Ул бу бизнеска 1 миллион доллар керткән.

2020 елда икенче Карабах сугышы башлангач, Варданян Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыга. 2022 елда ул Россия гражданлыгыннан баш тартып, Карабахка күченеп китә, танылмаган республиканың премьер-министры була. Моны ул Карабахка булышырга теләве белән аңлата, әмма ул Россия махсус операция башлау сәбәпле, байлыгын саклап калу, санкцияләргә эләгергә теләмәве белән эшләгән, дип аңлатучылар да бар.

2023 елның февралендә Азәрбайҗан Рубен Варданянны эшеннән җибәрүне таләп итә, һәм ул вазифасыннан азат ителә дә.

Азәрбайҗан хәрбие Таулы Карабахта.

Танылмаган Таулы Карабах коралларын Азәрбайҗанга тапшыра.

Степанакерттагы әрмән балалары шәһәрне ташлап китәр алдыннан язу калдыралар.

Карабах әрмәннәре Әрмәнстанга күченә. Икенче автомобиль Башкортстан номерлары белән.

Спутник фотоларда юлларда тоташ автомобиль бөкеләре икәне күренә – әрмәннәр Әрмәнстанга күченә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100