Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әрмән качаклары Карабахтан Әрмәнстанга эвакуацияләнә

news_top_970_100
Әрмән качаклары Карабахтан Әрмәнстанга эвакуацияләнә

Әрмән качаклары Россия хәрбиләре сагында Карабахтан Әрмәнстанга эвакуацияләнә.

Таулы Карабах танылмаган республика җитәкчелеге сугыш вакытында каза күрүчеләрне Әрмәнстанга күчерә. «Сугыш вакытында йортсыз калучылар һәм республикадан китәргә теләүчеләр Әрмәнстанга күченә ала», – дип хәбәр иткән Карабахның танылмаган хөкүмәте.

Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян качакларны Әрмәнстанда кабул итәргә әзер булуын әйтте.

2023 елның 19 сентябрендә Азәрбайҗан Карабахта «террорга каршы чаралар» күрелүен хәбәр итте. Сугыш хәрәкәтләре башланды. Карабах 1 көн дигәндә җиңелүен таныды, хәрбиләр коралларын тапшырды.

Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян әйтүенчә, хәзер илгә ике юлның берсен сайларга кирәк – яки илнең бәйсезлеге, яки буйсынып почмакта яшәү. «Әрмәнстан – демократик, ирекле, суверен ил булырга тиеш», – ди ул. Шул ук вакытта ул Карабахта яшәүче, Азәрбайҗан кулына китәчәк территориядә яшәүче әрмәннәрнең тормышы өчен куркуын белдерде, аларның гомерләре өчен Азәрбайҗан җаваплы, диде.

Сугыш башланганчы ук, Пашинян Карабахның Азәрбайҗан җирләре булуын таныган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100