Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Ибраһим: «Бу дөньяда саналмавың түгел, сансыз калу, сансызлану яман»

news_top_970_100
Булат Ибраһим: «Бу дөньяда саналмавың түгел, сансыз калу, сансызлану яман»
https://vk.com/akbulatt

Булат Ибраһим җанисәп нәтиҗәләренә багышланган шигырь язган.  Росстат 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләрен Яңа ел алдыннан игълан иткән иде. Алар буенча ике җанисәп арасында Россиядә татарлар 596 980 кешегә кимегән.

Кими, имеш, татар балалары,

Санау гүя шуның өчен генә.

Ә Рейхстагка байрак кадарга дип,

Күпләр тырышса да, татар менә.

Кими, имеш, татар балалары,

Язгы кардай эреп югалалар.

Һәрбер җирдә безгә тозак куеп,

Аңламыйм мин, нигә куаналар?

Кем төшәр соң тирән шахталарга,

Кем җигелер газап арбасына?

Кемнәр сөйләр «дуслык, туганлык» дип,

Кыршауланган ирек арасыннан?

Кем моңланыр моңсыз дөньяларда,

Кем юатыр, юанычлар беткәч?

Кемнәр дога кылыр соңгы юлда?

Исләренә Хак Тәгалә төшкәч.

Бетә, имеш, татар балалары,

Гел санаган саен вакланабыз.

Гаеплене генә табып булмый,

Акланабыз, шуннан ак калабыз.

Теш сызлавы кебек безнең барлык,

Кемнәрнеңдер җелегенә үтә.

Без бу җирдә булдык, булачакбыз,

Безне әле зур киләчәк көтә!

Рәшәдәге шушы саннарына

Сукырларча ышансыннар, әйдә.

Кыш фасылы киткәч, безнең урам

Бәйрәм итәр әле җылы җәйдә.

Комсыз этләр хуҗа булган җирдә,

Гел яралап торыр безне заман.

Бу дөньяда саналмавың түгел,

Сансыз калу, сансызлану яман.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100