Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

10 ел эчендә татарның 600 меңгә кимүен белгечләр ничек аңлата: «Башка сыймый торган хәл»

Узган елның соңгы көнендә 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре игълан ителде. Әлеге саннар татар тарихчылары һәм җәмәгать эшлеклеләрендә нинди фикерләр тудырган? «Интертат» журналисты күзәтү ясады.

news_top_970_100
10 ел эчендә татарның 600 меңгә кимүен белгечләр ничек аңлата: «Башка сыймый торган хәл»
  • Ике җанисәп арасында Россиядә татарлар 596 980 кешегә кимегән. (2002-2010 елгы җанисәпләр арасында татарлар 240 меңгә кимегән иде). 2010 елгы җанисәптә 5 310 649 кеше милләтен «татар» дип күрсәткән булса, 2020 елгы җанисәптә – 4 713 669.
  • 2010 һәм 2020 (чынлыкта 2021 елда үткәрелде) елгы җанисәпләр арасында татар телен белүчеләр 1 019 563 кешегә кимегән.
  • Башкортстанда башкортлар санының шактый артуы, татарлар саны кимүе күзәтелә. 2010 елда 1 172 287 кеше милләтен «башкорт» дип күрсәткән булса, 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, 96 519 кешегә арткан – 1 268 806. Татарлар саны 34 762 гә кимегән. 1 009 295 булса, 10 елдан соң 974 533.
  • Дистә ел эчендә Россиядә башкорт халкы вәкилләре 12665 кешегә кимегән.
  • Җанисәптә Идел буенда яшәүче башка халыкларның да шактый кимүе күренә. Марилар – 547 605 һәм 423 803; мордвалар – 744 237 һәм 484 450; чувашлар – 1 435 872 һәм 1 067 139; удмуртлар – 552 299 һәм 386 465.
  • Милләтен рус дип күрсәтүчеләр саны ике җанисәп арасында 5 437 717 кешегә кимегән.
  • Россиядә Кавказ һәм Урта Азия халыклары арта бара. Чеченнар 1431360 булса, соңгы җанисәптә – 1674854. 444 мең булган ингушлар саны да 517 меңгә җиткән.

Җанисәп: татар кими, татарча белүчеләр кими... (Әмма татар укымышлы халык булып кала)

«Безнең каршыга чыгарылган саннар чын ситуацияне күрсәтми»

Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы, этнограф:

 

Фото: © Рамил Гали

– Безгә күрсәтелгән саннар чын ситуацияне күрсәтми. Татарларның күпчелеге эре шәһәрләрдә яши. Ә фатирларның өчтән беренә халык санын теркәүчеләр керми. Алар полиция чыганаклары аша исәпкә алына. Полиция чыганакларында ике әйбер телгә алынмый – туган тел һәм милләт. Димәк, халкыбызның бер өлеше югалуы шушы сәбәп белән бәйле.

Халыкны исәпкә алу нәтиҗәләрендә туган тел мәсьәләсе буенча да мәгълүматлар чыкты. Шуннан татарлар арасында туган телен белүчеләр кискен кимегән икәне дә аңлашыла. Ул 2010 елдан бирле, ягъни шундый кыска вакыт аралыгында болай нык кими алмый. Мәгълүмат кешеләрнең үзаңыннан түгел, полиция чыганакларыннан алынган вакытта гына шундый саннар килеп чыгарга мөмкин.

Узган җанисәпләр вакытында башкортлар арасында безнең 200 мең кеше калган иде. Хәзер дә алар бер өлешне «чукып» алгандыр дип уйлыйм. Бөтен халыкларның саны кимегән вакытта башкортларның 100 меңгә артуы шуны күрсәтә. Безнең хисапка күпмегә артканнарын төгәл белеп булмый, әмма районнар буенча материаллар чыккач, моны санап булачак.

Ассимиляция хисабына да татарның бер өлеше үзен башка милләт дип танырга мөмкин. Әмма 10 ел эчендә шундый күп халыкның милләте үзгәрми.

Татарстан җитәкчелегенә, сәясәтчеләргә җанисәпнең эчтәлеге, сыйфаты буенча бәя бирергә туры киләчәк. Алар Мәскәүгә, федераль органнарга: «Ни өчен шулай килеп чыкты?» – дип мөрәҗәгать итәргә, үзләренең фикерләрен, мондый нәтиҗәне танып булмавын ачык итеп әйтергә тиеш.

Үзем бу җанисәптә татарларның 500 меңгә кимүен фаразлаган идем. Мин уйлаганнан да күбрәк килеп чыккан. Ләкин безгә пессимизмга бирелергә ярамый. Физик яктан татарлар бар, аларны дөрес итеп санарга гына кирәк.

Санауны ничек итеп оештырырга – анысы башка сорау. Конгресс тарафыннан оештырырга, дигән фикерләр дә чыкты, тик минемчә, бу мөмкин түгел. Әгәр Татар конгрессының барлык филиаллары бик яхшы эшләсә, халыкара мөнәсәбәтләре тыгыз булса, ул вакытта аңа ышанып булыр иде әле. Әмма хәзерге вакытта андый мөмкинлекләр юк дип уйлыйм.

Тагын 10 елдан соң үткәреләчәк җанисәптә, илдәге сәяси вазгыять башка төрле булса, икенче төрле нәтиҗәләр дә килеп чыгарга мөмкин.

«Ике бала белән үрчем була алмый, кимендә өчәү кирәк!»

Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе:

 

Фото: © Рамил Гали

– Татарларның 600 меңгә кимүенә ышанып бетеп булмый. Бу дөрес саннар булса, гасыр ахырына бер татар да калмаячак бит. Дөрес, үзем дә ярты миллион татар кимер, дип фаразлап тора идем.

Демография мәсьәләсендә татарлар белән башкортлар охшаш. Аларның артуы һәм безнең кимү, әлбәттә, сораулар тудыра. Сораулар тудыру гына да түгел, без аның җавабын беләбез инде. Алар безнең хисапка арткан.

Башкортстанның 3-4 районын үзем дә әйләнеп чыккан идем. Анда зур очрашулар оештырып булмады, авыл җитәкчелеге курка. 20-30 кеше белән очраштык. Халык исәбе турында бик сөйләргә кушмадылар. Алай йөрүнең җанисәпкә файдасы юк икәнен белә идек, безнең сәфәрнең максаты – Башкортстанда татар укучысы калганмы, безнең китапларны барып җитәме, җитәрлекме икәнен белеп кайту иде.

Сәфәргә чыгып кына җанисәп мәсьәләсендә берни эшләп булмаганы аңлашыла. Чөнки Башкортстанда административ ресурсны җанисәптә файдаланганнары юләргә дә билгеле.

Аннан, без генә түгел, руслар да 6 миллионга якын кимегән. Аларның саннары күп икәнен исәпкә алсак, бу – безнең халыкка пропорциональ дигән сүз. Кимүнең төп сәбәбе – балаларның әз тууы. Күбебездә 2 бала, аның белән үрчем була алмый, кимендә 3 бала кирәк. Гаиләдә балалар әз булганда халык саны арту турында сүз дә була алмый. Шулай ук мари, чуваш, мордва да кимегән. Кавказ халкы һәм башкортлар гына арткан. Әлбәттә, татарларны башкорт итеп язу бар. Русны башкорт дип яза алмый ул, татарны яза.

Россиядә кытайлар күптән икенче урындадыр дип уйлыйм, алар бөтен Ерак Көнчыгышта бит, төгәл саннарын гына белмибез.

«Башкортстандагы 200-300 мең татар «башкорт» дип яздырылгандыр»

Искәндәр Измайлов, тарих фәннәре докторы, археолог:

 

Фото: © Салават Камалетдинов

– Гомумән алганда, Россиядә халык саны арткан кебек килеп чыга. Ә аерым-аерым караганда, төбәкләрдә кимегән. Димәк, халык санын алу эше сыйфатлы алып барылмаган, халыкның үзеннән сораштырып җыелмаган, башка чыганаклардан алынган, дигән фикер кала. Кеше саны икеләтә санау нәтиҗәсендә артырга мөмкин. Мәсәлән, башта хуҗалык кенәгәсеннән, аннан мигрантлар хезмәтеннән мәгълүмат алынды, ди. Ул очракта бер үк кеше ике исемлектә дә булырга һәм ике тапкыр саналырга мөмкин. Шул сәбәпле халык санының арткан кебек килеп чыгуы бар. Бәлки, ул чыннан да күпмедер арткандыр, әмма, җанисәп күрсәткәнчә, 10 миллионга түгел.

Күп кенә төбәкләрдә җанисәп начар оештырылган иде, ул рәсми рәвештә генә барды, дияргә дә була. Паспорт өстәле, хуҗалык кенәгәләре нигезендә генә алып барылды. Паспортларда милләтләр күрсәтелмәгән, ә фамилия буенча милләтне ачыклау катлаулы. Шул сәбәпле, татарлар башка милләтләргә дә эләккәндер, дип уйлыйм.

Кайбер төбәкләрдә татарлар саны нык кимегән, бу – хәтта демография законнарына каршы килә. Монда әлеге эшне оештыручыларга, нәтиҗәләрне ясаучыларга да сораулар бар. Башкортстанда татарлар саны даими рәвештә кимеп бара, 2010 елдагы җанисәп кенә әзме-күпме уңай нәтиҗә бирде.

Әмма без башкортларның да саны нык кимүен күрәбез. Бу – башкортлаштыру сәясәтенең ахмаклыгын тагын бер мәртәбә дәлилли. Башкортстанда бүген башкортлар санын саклап калу урынына, татарларның үзаңына каршы сугыш бара. Нәтиҗәдә, тегеләр дә, болар да җиңелә.

Минемчә, Башкортстанда 200-300 мең татар мәҗбүри рәвештә «башкорт» дип яздырылгандыр. Кимегән татарлар санының бер өлеше шул.

Башкортстанда хәзерге вакытта тарихи хәтер сәясәте алып барыла. Моның фән белән бернинди уртаклыгы юк, бу – бары тик пропаганда ысулы гына. Милли пропаганда һәм башка милләтнең тарихын үзенеке итеп күрсәтү, шул рәвешле Башкортстанда яшәүче татарларның шактый өлешен башкортлар дип игълан итәргә теләү ул. Моның өчен төрле мәгълүмат белән манипуляция ясыйлар. Әлеге пропаганда эшчәнлегенә радио һәм телевидение генә түгел, административ ресурслар да буйсындырылган.

Ә Татарстанда тарихи хәтер сәясәте буенча берни эшләнми. Язучылар берлеге үз эшен эшли, рәссамнар – үз эшен, бердәмлек юк. Өстәлгә аерым бармаклар белән сугу – бер хәл, йодрык белән сугу бөтенләй башка нәтиҗә бирә бит.

Татарстанда җанисәп күбрәк җәмәгать оешмалары өстендә, дәүләт ул эштә катнашмый. Әлеге юнәлештә моның өчен аерым бюджеты да булмаган оешмалар шөгыльләнә. Башкортстанда администрация, дәүләт бу сәясәткә заказ бирә, махсус программалар чыгара, яхшы финанслар бүлеп бирә. Нәтиҗәсе дә шуннан күренеп тора. Башкортлар саны кимегән очракта да, кискен юкка чыкмый. Татарларның шактый өлешен «башкорт» дип яздыру бара.

Татарларның өстәлгә бармак белән сугуы – сәясәт түгел, ул проблеманы чишми. Бөтенләй берни эшләмичә, тик тормас өчен генә башкарылган эш бу. Хәтта «проблемадан качу өчен башны комга тыгу» дип әйтер идем. Әйткәнемчә, моның өчен Татарстанда финанс бүленми, бу эшчәнлекнең программасы да юк. Ә Башкортстанда финанслар да, программасы да бар.

«Саныбыз кимү Татарстан хакимияте өчен стимул булырга тиеш»

Илнар Гарифуллин, тарих фәннәре кандидаты, сәясәт белгече:

 

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

– Тулаем Россия буенча карасак та, мин татарлар бу хәтле кимер дип көтмәгән идем. Башкортстандагы саннарның ялган икәне күренеп тора – анда башкорт һәм рус халкы арткан. Башкортстанда руслар 1989 елдан бирле кимеп бара иде, ә б юлы алар кинәт артып киткән. Җанисәптәге фальсификациягә шушы да бер дәлил булып тора.

Моңарчы Татарстан хакимияте милли үзаңны үстерү өчен әз акча бүлеп бирә, игътибары күп түгел иде. «Җанисәп килеп җиткәндә генә татарлар читтә яшәүче милләттәшләрен исенә төшерә. Аннан соң 10-12 елга оныта», – дип үпкәләүчеләр дә бар. Әлеге ситуация безгә андый тактика белән яшәргә ярамаганын күрсәтә. Хәзер 10 ел алга төгәл стратегия ясап, 2010-2011 елдагы кебек уйлап эш итәргә кирәк. Саныбыз кимү җәмәгатьчелек һәм Татарстан хакимияте өчен стимул булырга тиеш, тынычланырга ярамый.

Безгә татарлар күпләп яшәгән субъектларга игътибарны көчәйтергә, приоритет субъектлар исемлеге булдырырга кирәк. Башкортстанда фальсификацияләр булса да, бүтән төбәкләргә караганда да татарлар саны күп әле.

«Башкортстанда очрашулар үткәрүнең уңай нәтиҗәсе булгандыр»

Ләбиб Лерон, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире:

 

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

– Яши-яши, ялганга ныграк төренә, чорнала барабыз. Шулай буласын алдан ук чамалаган идем. Арткан, кимегән, дигәндә дә дөрес саннар күрмим. Хакыйкатьтән ераклашып, бер уенга әйләнде бу. Милләтне, гади халыкны санга сукмауга барып тоташты. Ничек телиләр, шулай эшлиләр.

Бу саннарга ышанып карарга ярамый. 2010 елгы җанисәп тә шулайрак эшләнде, котырынган галимнәр татарны бүлгәләргә тырышты. Аңа күпмедер дәрәҗәдә ирештеләр һәм хәзер дә ирешәләр.

Безнең милләткә гомер буе көрәшеп, үзен раслатып яшәргә язган. Башкортстандагы ситуацияне дә белеп торабыз. Актанышның күрше районнарын – Илеш, Бакалы, Бүздәк, Чакмагышны да башкорт районына әйләндерделәр бит инде. Анда чиста татарлар яшәп ятуын белеп торабыз. Җитәкчеләре дә башкортлашкан. Халкы үз сүзен әйтергә җөрьәт итми, «миңа барыбер» дигән ситуациягә китереп җиткерелгән.

Башкортстанга очрашуларга йөрүебезнең күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗәсе булгандыр, дип уйлыйм. Анда аралашкан кешеләребез бихисап булды. Кайберләре шунда ук: «Ярый әле килдегез, безне күңел төшенкелеге били, ышанычны югалта башлаган идек», – диде.

Кешедә рух күтәрелеше булмыйча калмый. Борай, Яңаул, Чишмә районнарында да ул сизелде. Без килмәсәк, анда татарлар тагын да ныграк кимер иде. Әмма ул саннар бу алдау-йолдаулар арасында зур булып күренмидер.

Безгә бүген дә кул кушырып утырырга ярамый. Милләтне саклауга хас гамәлләр кылып яшәргә кирәк. Үзебездән, гаиләбездән, мәктәптән башлап, шушы эшләрне башкарып торырга кирәк. Күп нәрсә беренче чиратта гаиләдән булса, икенче чиратта – мәктәптән.

«Ун ел эчендә шулай кимү – башка сыймаслык хәл!»

Илдар Габдрафиков, тарих фәннәре кандидаты, сәясәт белгече:

 

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

– Нәтиҗәләрне алдан чамаладым, әмма татарлар саны бу кадәр үк кимер дип көтмәгән идем. Россия буенча 600 мең кеше кимү – бу нык күп! Әлеге сан безне сагайтырга тиеш. Бу саннар җанисәпнең сыйфатсыз үтүен күрсәтә.

Идел буендагы халыкларда балалар саны бер чама. Мордва, мари һәм чувашлар белән чагыштырганда, ассимиляция дә татарда кимрәк. Миграция дә бездә көчле дип әйтеп булмый. Димәк, җанисәптә татарның шулай нык кимүен демография һәм ассимиляция белән генә аңлата торган түгел.

Монда бүтән йогынты да булгандыр. Фальсификацияме, махсус киметүме – анысын әлегә әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, биредә галимнәргә генә түгел, Татарстан җитәкчелегенә дә өйрәнергә, уйланырга җирлек бар. 10 ел эчендә шулай кимү – башка сыймый торган хәл. Татар иҗтимагый оешмалары берни эшләмәгән очракта да без болай ук кимергә тиеш түгел идек. Татарларның гомуми санының 10 %ы дигән сүз бит бу!

Башкортстанда татарларның ничек кимүләре аңлашыла – башкортлар арткан, татарлар кимегән. Димәк, башкортлар безнең исәпкә артканнар. Чынлыкта барыбер татар – татар, башкорт – башкорт булып кала. Ә кәгазьгә теләсә нинди сан язарга мөмкин. Ләкин Россия буенча башкортлар саны да кимегән бит.

Татар зыялыларының җанисәп алдыннан Башкортстанга йөрүенә килгәндә, аның зыяны булмагандыр. Тик ул диңгездәге тамчы кебек кенә.

«Халык санын алу ковид чорына туры килде, шуңа хилафлыклар булды»

Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе:

 

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Татарның милли үзаңы көчле. Җанисәптәге саннарны татарның милли үзаңы белән бәйләргә һич ярамый.

2010-2021 елда шактый саллы, даими эш алып барылды. Татарстанда үткән форумнар, чемпионатлар, чаралар дәрәҗәсе һәм күләме дә арта гына бара. Барлык вакыйгалар, эш сәфәрләре вакытында күзәтү һәм сораштыруыбыз буенча, татарларның Россиядәге саны кимендә 5,5 миллион кеше. Җанисәптә дә менә шул сан булырга тиеш. Безнең татарның саны җанисәп нәтиҗәләрендәге сан белән туры килми.

Халык санын алу вакыты ковид чорына туры килде, кат-кат күчерелде. Ковид вакытында бөтен кешенең дә халык санын алучыларны өенә кертү мөмкинлеге булмады, саклану чаралары да шундый иде. Һәркемнең «госуслуги» порталы аша теркәлү җае да юк.

Җанисәп нәтиҗәләрен карап чыктым: 16,6 миллион кеше үзенең милләтен күрсәтмәгән. 2010 елда 5,6 милион кеше генә күрсәтмәгән булган. Бу 16,6 миллион эчендә татарлар да, башка милләтләр дә бар дигән сүз. Безнең халык шунда утыра. Димәк, аның милләте турындагы сорауга барып җитмәгәннәр, сораштыруда хилафлыклар булган.

Ә Башкортстанда, 2010 елгы халык саны белән чагыштырганда, халык санын югалтмадык.

Бу мәсьәләне Милли шура утырышында да караячакбыз, киләчәктә өйрәнәчәкбез.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Булдыралар!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100