Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бүген мин сезгә тагын мөрәҗәгать итәм» – Рината Тэй иренә ярдәм сорый

news_top_970_100
«Бүген мин сезгә тагын мөрәҗәгать итәм» – Рината Тэй иренә ярдәм сорый
Владимир Васильев

Җырчы Рината Тэй буларак танылган Рузиләнең ире Сәгыйрь юл һәлакәтенә очраган иде. Әлеге коточкыч фаҗигагә ике ел ярым вакыт узган. Шушы гомер өчендә алар туктаусыз көрәштә, яшәү өчен...

Башта кома, аннары янәдән үзлектән сулыш алырга, авазлар чыгарырга өйрәнү, хәтерне кайтару кебек бик катлаулы этапларны, биһисап күп операцияләрне, бер хастаханәдән икенчесенә күчеп йөрүләрне кичерделәр алар. Иренең хәлләре, тернәкләнү процессы турында Рината социаль челтәрләрдә даими сөйләп, язып торды. Чөнки алар язмышы белән кызыксынучылар, Сәгыйрь сәламәтлеген кайгыртучылар шактый. Менә шушы көннәрдә дә Сәгыйрьгә чираттагы операция булган.

«Операция уңышлы үтте. Хәзер Сәгыйрь күбрәк йоклый. Йокы халәтендә. Күрәсең, наркоздан соң булгангадыр.

Операцияне тагын шул ук җиргә ясадылар. Уң як оча-бот буынына (тазобедренный сустав). Кызганыч, ул төзәлмәде, шуңа күрә ай ярым эчендә шул ук җиргә инде өченче операция иде бу. Хәзер аннан үлек суыртыр өчен махсус трубка куйдылар...

Сәгыйрьгә авыр дип әйтү бернәрсә дә әйтмәгән төсле генә. Йокысыз төннәр, саташулар, сызланулар, күз яшьләре... Безнең җиңүләребез һәм җиңелүләребезнең саны һаман үзгәреп тора һәм кайвакытта безнең файдага да түгел...

Хәзер минем күңел түремдәге иң зур максатым ул – аягында килеп туган ялкынсынулар белән көрәшү һәм тернәкләнү процессын тулы көчендә дәвам итү. Сәгыйрьне торгызу, аякка бастыру, йөртү!

Минем язмышымда кешелекле, ярдәмчел матди һәм рухи яктан безгә ярдәм иткән кешеләр күп очрады. Шуның өчен мин Ходайга мең рәхмәтле. Былтыр халык ярдәмендә җыйган акча хисабына Сәгыйрь Мәскәүдә дәваланды. Бүген мин тагын мөрәҗәгать итәм. Сезнең ярдәмнән башка булдыра алмыйм. Кемнең безгә ярдәм итәргә мөмкинлеге бар, без бик рәхмәтле булыр идек. Кечкенә генә сумма да – безнең катлаулы хәлебездә бик зур ярдәм», – дип язган ике ел ярым дәвамында ире исәнлеге өчен көрәшүче шул ук вакытта улын үстерүче Рината.

Акча күчерү өчен телефон һәм карта номерлары:

89196977722 (телефон номеры Сбербанк, Тинькофф, Альфа банкларга беркетелгән).

2202 2022 7242 5152 (Сбербанк. Сәмигуллина Рузилә Ринатовна).

Сәгыйрь улы белән күрешкән мизгел

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100