Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик дулкынланабыз» — Рината Тейның ире Мәскәүдә дәвалана башлый

Сәгыйрьне дәвалау өчен 855 мең сумнан артык акча җыелган.

news_top_970_100
«Бик дулкынланабыз» — Рината Тейның ире Мәскәүдә дәвалана башлый
Владимир Васильев

Җырчы Рината Тэйның юл һәлакәтенә очрап имгәнгән ире Сәгыйрь Мәскәүдә тернәкләндерү курсы үтә башлый. «Без Мәскәүгә очабыз. 6 майдан тернәкләндерү процессы башланачак. Бик дулкынланабыз. Шул ук вакытта күңелне Сәгыйрьнең терелү өмете җылытып тора», — дип яза ул инстаграм сторисларында.

Медицина хезмәте бик кыйммәт булганга, Рината үзенең виртуаль дусларына һәм танышларына акчалата ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ул барысына да рәхмәт сүзләре җиткерә. «Сезнең ярдәм белән 855 меңнән артык акча җыелды. Шушы суммадан самолет билетларын һәм бер тәүлек дәвалануны түләп куйдым. Калган акчалар иремне бер ай дәвамында дәвалау өчен тотылачак. Тулысынча тернәкләнү өчен бер ай вакыт җитәсен белмим. Шуңа күрә әлегә акча җыюны япмыйбыз», — дигән җырчы.

Блогер Юлия һәм Иршат Нәбиевлар да инстасәхифәләрендә Сәгыйрьне тернәкләндерү өчен акча җыю дәвам итүе турында язалар. Видеода Рината иренә җыр җырлый. Сәгыйрь дә, күз яшьләрен сөртеп, хатынына кушыла. Рината аңа еламаска куша. «Син еласаң, мин дә елыйм бит», — ди ул.

«Минем улым бар, Рината, син бар. Сезнең хакка аякка басачакмын. Барысы да әйбәт була», — дип вәгъдә бирә Сәгыйрь.

Җырчы Рината Тэй ирен тернәкләндерү өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

«Сынауларны җиңәрбез» — Рината Тей юл һәлакәтенә очраган иренең хәлләре хакында.

«Ач күзләреңне» — Рината Тей иренә багышлап җыр иҗат иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100