news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рината Тэй юл һәлакәтенә очраган иренең хәлләре хакында...

Җырчы Рината Тэйның ире Сәгыйрь автомобиль һәлакәтенә очраганга да ике елдан артык вакыт үтте. Тамашачысы аның сәламәтлеге белән җырчыдан даими кызыксынып тора.

news_top
Рината Тэй юл һәлакәтенә очраган иренең хәлләре хакында...
Рината Тейның Инстаграм аккаунтыннан

«Исәнмесез. Ирегезнең хәлләре ничек? Нәтиҗәләр, алга китеш бармы? Табиблар нәрсә әйтә?» — дип сорашкан бер битараф булмаган инстачы Ринатадан. «Сәламәтлеге уңайланып килә. Тәмам терелеп бетү өчен әле вакыт кирәк. Ул гына да түгел, физик яктан да, рухи яктан да аңа да, безгә дә күп көч кирәк…» — дип җавап биргән җырчы. «Терпение и труд всё перетрут», — дигән рус әйтемен дә язып куйган ул. Ходай кушсын.

Ринатаның нык булуына, бирешмәвенә, алга карап яши белүенә инстачылар гел соклана килде. «Мин өметемне беркайчан да өзмәдем һәм өзмәячәкмен. Ул бит улымның белән минем яшәү мәгънәсе…» — дия иде җырчы. Югыйсә, аның тормышында бик авыр чор бит. Хәтерләсәгез, Мәскәүдә дәвалану курслары өчен акча җыярга да туры килде аңа. Яшәү өчен көрәшеп ятучы иренә багышлап, «Ач күзләреңне» җырын иҗат итте һәм ул йөрәккә тиярдәй әлеге иҗат җимешен тормыш иптәшенең туган көнендә дөньяга чыгарды…

Гел шундый көчле рухлы булып кал, Рината. Ходай сәламәтлектән һәм сабырлыктан аермасын үзеңне. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар