Буада төлкеләр хакимлек итә башлаган: халык ярсый, авыл башлыклары төлке атуны сорый
Буа районының Каенлык авылы халкы «авылны төлкеләр басты» дип оран салгач, бу хәлгә ачыклык кертергә һәм ярдәм итәргә булдык. Чынлап та биредә яшәүчеләр, ничек кош-кортны саклап калырга, дип баш вата икән… Кош-корт, мал-туар асрау – авыл халкының төп керем чыганагы, ә төлкеләр бер-бер артлы абзар-сарайларны бушата торса, кешегә нишләргә соң?
Иң башта шушы авылда яшәүчеләрнең җан ярасын дәлилләгән сүзләргә тукталып үтсәк, дөрес булыр.
Ачыктан-ачык зарлы хат
«Төлкеләр чыннан да зур проблемага әйләнеп бара. Безнең Буа районының Каенлык авылына бер төлке ияләшкән. Әллә ничә хуҗалыкка кереп тавыкларны ташып бетерде. Берәүнең 15, икенченең 9, өченченең 5 тавыгын урлады урман карагы... Шулай итеп барлык хуҗалыкта диярлек кунак булып чыккан. Шәхсән безнең әниләрнең 6 тавыгын һәм 1 әтәчен 2 көндә ташып бетергән. Башта барын да үтерә, аннан 2-3 көн ташый. Бер абый урман тирәсендә күргән, төлкенең 7 баласы бар икән. Шуларны ашата инде. Авыл Советы да «кашынмый». Беркемгә кирәкми. Ә халык нужа чигә.
Безнең авылда аучылар бар иде, әмма барысы да картайды инде, урман буйларында төлке саклап йөри алмыйлар. Яшьләр юк. Авыл Советының вәкаләте булмаса, башка төрле ярдәм итә алалар бит. Мәсәлән, кирәкле җирләргә мөрәҗәгать итә алалар. Вәкаләт юк, дип, ике кулны кесәгә тыгып кую рәхәтрәк шул. 70 яшьлек әбиләр, районга барып, аучы эзләп йөри алмый инде. «Бар, әби, намазыңны укы», – дип борып җибәрәләр ич аларны, тыңлаучы да юк. Мескен әбекәй, иртәнге ашка 2 йомырка пешерәм дип, 5 тавык тота, аны да төлке алып китә. Дөнья күләмендә тамчы кадәр проблема кебек күренер бу, бәлки, әмма ул – өлкән яштәге авыл кешесе өчен зур проблема. Аяныч…» – дип авылдашларының җан ярсуын, баш бәласен яза Алсу ханым ачык хат итеп.
Халыкның көне-төне шалтыратуларыннан да интегеп беткәннәрдер, вәллаһи!
Иң башта мин Буа районының аучылык хуҗалыгы белән элемтәгә керергә булдым:
– Авыллар безнең карамакка керми шул. Кыргый хайваннарны авыл территориясендә аулау катгый тыела. Ә урманнарда, әлбәттә, җәнлекләрне атабыз. Авылга төлкене ияләштерүгә үзләре үк гаепле! Алар бит чүплекләр ясап яталар. Шулай ук сарайларын, абзарларын да ябып йөрмиләр. Төлкегә ирек инде, җәнлекләргә андый уңай мохит булгач – рәхәт чигә инде алар! Шалтыратулар бик күп кабул итәбез, халык зарлана инде. Интегәләр.
- Кызганыч, әңгәмәдәш әфәнде үзен бик дорфа тотып сөйләште, исем-шәрифләрен әйтүдән баш тартты. Кануннарны бик яхшы белүен дәлилләргә омтылса да, рәсми мәгълүмат чарасы журналисты белән әдәпсез сөйләшүе – Буа районы вәкилен бизәгән күренеш түгел!
Авыл Советы башлыгы Ольга Масленцованы да аңлап була, үзе мылтык күтәреп төлке атып йөри алмый инде...
Каенлык һәм тагы 2 тагы ике авыл кергән Зур Фролово авыл җирлегенә 2013 елдан бирле Ольга Масленцова җитәкчелек итә. Җирлектә 674 кеше яши, диелә рәсми мәгълүмат буенча.
– Чыннан да бездә төлкеләр бик күп. Инкяр итеп булмый! Мин бу хакта районның аучылык хуҗалыгына да, Башкарма комитетка да мөрәҗәгать иттем, хатлар яздым. Үтенеп ярдәм сорадым. Мин бит инде үзем авыл буйлап төлке атып йөри алмыйм. Аучылык хуҗалыгыннан җавап булды: авыл эчендә алар ата алмыйлар, атсалар – зур штрафлар һәм судлар көтәчәк аларны. Бер үзаллы аучыга эндәшеп карадым: «акча түләсәгез – атам» ди, бер төлке өчен хәйран гына сумма – 7 мең сум сорый. Авыл сСоветында андый акчалар каян булсын инде?! Минем авыл советына Степановка, Фролово һәм Каенлык авыллары керә. Төлкеләр өерләре, көтүләре белән авыллар буйлап йөри… Каенлык аеруча урманлы җирдә урнашкан, тирә-ягы шыр урман, – дип башлады сүзен җитәкче.
Төлкеләр белән проблема, гомумән, бөтен Буа районы халкының тынычлыгын югалткан икән (хәер, ул проблема һәр авылдадыр, еш ишетеп торабыз, туганнар, дуслар да әйтә бу турыда). Ә Каенлык авылына килгәндә – төп авылда яшәүчеләр 90 кеше чамасы, күпчелеге – картлар. Җәй айларында халык күбрәк була, әлбәттә. Халык туган якларга отпускыга, каникулга кайтуына бәйле әлеге күренеш.
Авыл кешесенең бар карап торганы мал-туар бит инде... Ризыгы да, кереме дә...
Каенлыктагы авыл халкында мөгезле эре терлек юк. Күпчелек тавык, каз гына асрый. Мин үзем төлкеләр проблемасы белән нишләргә белмичә җафа чигәм… Аучылар килеп тә карадылар ул. Тик, алар авыл буенча гына машинада йөрделәр дә, шуның белән бетте… Алай гына төлке аулап булуы бик икеле шул. Ә болай төлкеләрне авыл территориясендә түгел, ә янәшәдәге агачлыкларда аттылар.
Мин менә районыгызның аучылар хуҗалыгы вәкилләре белән сөйләшеп алган идем. Алар, кайбер халык үзе үк чүплекләр ясап, төлкеләр өчен уңай мохит ясый, диләр… Сүзләре хакмы яки нахакмы?
Юк, бездә бөтен чүплекләр ликвидацияләнде. Халыктан чүп-чарны операторлар махсус рәвештә җыялар. Элек бар иде чүплек Каенлыкта, ә хәзер ул бетерелде. Элеккеге колхоз фермасының тиресе генә ятадыр анда. Хәзер анда колхоз юк, ферма бинасы авария хәлендә.
Төлкеләрдән халык курка, «котырганы» булса, ташланып, саулыкка да зыян салуы ихтимал бит!
Бәй, авылларгыз көнкүреш бик сүлпәнмени? Ташландык өйләр күпме?
Авылларда ташландык йортлар күп. Аларның һәркайсының хуҗалары, милекчеләре бар, әмма йорт-кураны, ихатаны кайтып карамыйлар. Анда өрәңгеләр, чүп баскан, төлкеләргә үрчер өчен яхшы мөмкинлек инде. Безнең Фролово янында якында гына урман да юк бит, тик менә шундый йорт-куралар күбәю сәбәпле, урманда яшәп яткандай хис итәбез үзебезне.
Төлкеләр электән үк җирле халыкны хафага сала идеме соң?
Элек бүреләр күп иде бит, аларны бер мәлне күпләп аттылар да. Менә төгәл 2 ел чамасы шундый проблема инде. Капкын да куеп карады халык, әмма төлке – бик хәйләкәр. Күпме халык тавыкларсыз калды бит инде, җан ярасы бу! Менә күптән түгел генә Каенлыктагы бер әбекәйнең 9 тавыгының башына җиткән урман карагы… Бер төн эчендә бу. Икенче көнне 7 тавыккан колак каккан. Мин үземнең тавыкларны урамга гына түгел, ихатага да чыгарганым юк! Безнең Фролово авылында мөгезле эре терлек тә, бозаулар да бар әле. Шуңа өстәп казлар да асрыйлар. Ә менә Степановкада соңгы тавыклар бетеп килә… Каенлык халыкның кош-корты урам буенда да йөри бит әле. Элегрәк безнең якларда сукбай этләр күп иде, әмма хәзер бу четерекле мәсьәлә онытыла башлады кебек. Бетте диярлек. Этләрдән дә курыкмыйлар бит төлкеләр…
Гомумән, авылларыгыздагы халык яшәеше нинди?
Авылларыбыздагы яшәеш хәзер «дачный» форматка күчеп бара, халык өлкәнәя төшә. Бакчалар бик зур бездә, бакчачылар юл буйларында җиләк-җимеш сатып көн күрә. Әлбәттә, авылларымның киләчәге якты булсын иде, яшьләр артсын иде! Җирлекләребез чәчәк атсын! Халкыма мөрәҗәгать итәм, бәлки, сез республика матбугатында бу проблеманы күтәреп чыгып хәл итә алырсыз.
Болай барса – авылдагы иттән «җилләр исәчәк» бит…
- Көзен авыл җирендә каз һәм үрдәк өмәләре гөрли башлый. Халыкның муллык бәйрәменә, аның ит ризыгына «һөҗүм» итүче төлкеләр һәм бурсыклар бу җәйне авылларга төшсә, әле көзгә кадәр дә вакыт бар – авыллардагы иттән «җилләр исәчәк». Төлке туен «бәйрәм итәргә» калачак… Әлеге вакытка ук авыл халкы тыңгы һәм йокы белмичә үстергән күпме мал-туарын, кош-кортын исраф итте... Халык җафалана, бер-берсенең бакча һәм ындыр артыннан төрле җайланмалар һәм капкыннарны йөртә. Тик ул капкынга урманның хәйләкәр карагы юлыгуы икеле... Ә менә балаң яки малкаең эләгүе бик ихтимал, Ходай сакласын.
Бу ерткыч җәнлекләр белән кемнәрдер үзләре көрәшсә, кайбер кешеләр районнарның аучылык хуҗалыкларына мөрәҗәгать итүне хуп күрә. Төлкеләргә үрчер өчен бар уңайлыклары булган урыннар: ташландык хәлдәге йорт-куралар, ихаталар... Төрле аянычлы вакыйгалар килеп чыкмасын өчен алдан ук аларга юл куймау – бер кеше генә хәл итә торган мәсьәлә түгел! Авылга мондый «җан һәм канкойгыч караклар» килүләре белән районның аучылык җәмгыяте, Авыл Советы һәм башка хакимият органнары берләшеп, халык белән киңәш тотса гына хәл ителә.
Республикада чыннан да төлкеләр «көтүләре» белән йөриме?
ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе мөдире Ринат Чиспияков белән сөйләшеп алдым:
Төлкеләр алай бик каты күбәеп китүе күзәтелми ул. Урман яннарында урнашкан авылларга төлкеләр гел төшә иде. Хәзер авылларга гына түгел, шәһәрләрнең шәхси секторларында да төлкеләрне очрата алабыз. Табигать янәшәдә, болын-кырлар да ерак түгел. Төлке азык эзләп йөри.
Ринат Электронович, Буа районы алай урманлыклар арасына сыенган муниципалитет та түгел, ләбаса...
Буа районына килгәндә – урман уртасында утырган район җирлеге түгел. Хәер, төлкеләр бөтен районнарда да күп инде ул. Төлкеләрне иң кызыктырганы – караусыз чүплекләр, анда аларга уңай мохит. Шуннан соң авылда үскән йорт хайваннары белән тукланасы килә төлкенең, кайбер төбәкләрдә халыкны бүреләр дә җафалый.
Халыкның «төлкеләр басты авылларны» дип оран салулар нәрсәгә бәйле икән соң?
Халык социаль челтәрләрдә бик актив бит, бер төлкене күрсә дә аңардан олы вакыйга ясый. Төлкеләр күбәйде, дип интернетка куялар. Малкайларыгызны саклап калабыз дисәгез, ихатагыз койма белән уратылган булсын, капкаларны ябып йөрегез. Абзарларны ачык калдырмагыз.
Төлкеләргә быел ау кайчан ачыла? Алар аеруча Татарстанның кайсы районнарында күп?
Төлкеләргә ау 15 сентябрьдә ачыла. Ә капкын кую – бөтенләй закон буенча ярамый. Безгә төлкеләр басты, ни хәл итик, дигән мөрәҗәгатьләр күпчелек Казан янындагырак районнардан килә. Мәсәлән, Лаеш һәм Биектау районнарыннан халык ярдәм сораганы бар.
Кешенең ихатасына төлке төшә калса...
Бездә 6 мең чамасы төлкеләр бар республикада. Әлбәттә, хәзер төлке атучы аучылар юк. Безнең Комитетка рәсми сайтта күрсәтелгән номерларга шалтырата ала халык, шулай ук электрон почтабыз да бирелгән анда. Әлбәттә, халык урындагы, үзләре яшәгән җирлекләрдәге аучылык хуҗалыкларына, җәмгыятьләренә дә чыга беренче чиратта.
Белгеч киңәшләре – хәвефсезлек нигезләре
Кыргый җәнлекләрнең авылларга төшүе, төлке һәм бурсыкларның хуҗалыкларга зыяны хакында мин бик күп тапкырлар күпьеллык тәҗрибәгә ия, белемле аучы, Актаныш районының аучылык хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Галләмов белән сөйләшкәнем, интервьюлар алганым булды. Тикшерелгән, сыналган спикерга янәдән мөрәҗәгать итәргә булдым.
– Без төлкеләрне сагалыйбыз. Бер көн эчендә генә хәл ителә торган проблема түгел! Ул җәнлекләрдән котыру чире дә йогу куркынычы бар, – дип кисәтә әңгәмәдәшем. – Авыл эчендә, уртасында ату ярамый! Шуның өчен аларны авыл читендә, янәшәләрдәге урманлыкларда, болыннарда атабыз. Кайчак, шалтыратып чакырсалар, төнге берләр, өчләр тирәсендә дә барган чаклар булды.
Бала-чага, төлке күрә калса, артыннан йөгерергә, сыйпарга мөмкин бит инде. Бу турыда әйтер сүзегез?
Ярамый! Кешеләр янына килә икән төлкеләр, бурсыклар яки янут рәвешле этләр – димәк, алар чирле! Төлкеләр – «пластичный»! Мәсәлән, август аена ел башыннан туган төлкеләр исән калса, бер «гаиләдә» төлкеләрнең саны 7-8гә җитә.
Авылга төлке кергән, ул атылган яисә тотылган очракта махсус анализ ясаламы?
Әлбәттә, ветеринария станциясе белән тыгыз элемтәдә эшләү хәерле. Котырган хайван булса, биредә яшәүче кешеләргә дә вакцинация мотлак.
«Интертат» укучыларына нинди киңәш бирерсез бу җәһәттән, Ильяс абый?
Үзегез генә аны тотырга, юк итү юлын табарга тырышу төлкеләрнең саны. иминлегегез өчен куркыныч! Сәнәк белән көрәшкәнче, аучыларга хәбәр итегез, әмма авыл уртасына барып төлке атучы булмаячагы билгеле!