news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бу зур яра мәңгелеккә йөрәкләребездә»: Эльмира Сөләйманованың арабыздан китүенә 3 ел

news_top
«Бу зур яра мәңгелеккә йөрәкләребездә»: Эльмира Сөләйманованың арабыздан китүенә 3 ел
Фото: "Татар-информ" архивы

Иртәгә, 16 декабрь көнне, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың вафатына 3 ел була. Җырчының әнисе Фидания ханым кызының рухына багышлап Коръән мәҗлесе уздырган. Бу хакта җырчының «ВКонтакте»дагы төркемен алып баручы Алсу яза.

«Бүген Эльмира Сөләйманованың әнисе Фидания апа Коръән ашы үткәрде. Эльмирабызның якты дөньядан китүенә 3 ел… Килгән кунакларга, туганнарга, дусларга бик зур рәхмәт. Эльмирабызның рухы шат булсын, тыныч йокласын. Урынны җәннәттә булсын. Әнисенә, туганнарына, тормыш иптәшенә, балаларына сабырлык телибез. Бу зур яра мәңгелеккә йөрәкләребездә...» – ди ул.

Фото: © Эльмира Сөләйманованың «ВКонтакте»дагы төркеменнән

Узган ел «Интертат»ка әңгәмәдә Эльмираның әнисе Фидания апа: «Сөйләгән саен йөрәк яраларым яңара гына бара, – дип башлады Фидания апа сүзен. – Ишек ачылыр да, Эльмирам кайтып керер, гастрольгә генә чыгып киткән сыман. Кызымны өзелеп көтәм. Кайвакыт утырам-утырам да, үзалдыма: «Кызым, нигә шалтыратмыйсың?» – дип куям. Үзәкләрем өзелә, бик сагындыра, һаман ышанып булмый китеп барганына. Эльмирам киткәнче үзем киткән булсам, дим… Әниләр балаларын җирләргә тиеш түгел бу тормышта. Балалар озатырга тиеш әниләрен», – дип сөйләгән иде.

Эльмира Сөләйманова 2022 елның 16 декабрендә вафат булды. Аның ике баласы – Артем белән Диана – ятим, ире тол калды.

Тугры тамашачысы Эльмирага багышлап шигырь иҗат иткән.

Фото: © Эльмира Сөләйманованың «ВКонтакте»дагы төркеменнән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар