Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың әнисе белән беренче аралашу: «Төшләребезгә матур булып керә»

Вакытсыз арабыздан киткән моңлы җырчыбыз Эльмира Сөләйманованың әнисе Фидания ханым Кашапова белән беренче аралашу.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың әнисе белән беренче аралашу: «Төшләребезгә матур булып керә»
Барлык фотолар да Фидания Кашапова архивыннан

Мәрхүмә җырчы Эльмира Сөләйманованың иң кадерле кешесе – әнисе Фидания апа Кашапова белән бик күптәннән сөйләшәсем килеп йөри иде. Смс-хәбәрләр аша аралашып торсак та, баласының вакытсыз үлемен бик авыр кичерүче ана ачылырга үзендә көч таба алмады. Шулай да соңгы язышуыбызда, хәсрәт ачысы белән яшәүче Фидания апа үзенең хис-кичерешләре турында сөйләп, Эльмира исән чактагы бәхетле мизгелләрне дә искә алып, бу хакта язарга рөхсәт бирде. Үзе һәм калган туганнарының кайгысын уртактаклашкан, Эльмираның иҗатын онытмыйча, җырларын тыңлаучы, аны яратучы тугры тамашачысына рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

«Ишек ачылыр да, Эльмирам кайтып керер сыман»

Сеңлем, миңа бик авыр. Сөйләгән саен йөрәк яраларым яңара гына бара, – дип башлады Фидания апа сүзен. – Ишек ачылыр да, Эльмирам кайтып керер, гастрольгә генә чыгып киткән сыман. Кызымны өзелеп көтәм. Кайвакыт утырам-утырам да, үзалдыма: «Кызым, нигә шалтыратмыйсың?» – дип куям. Үзәкләрем өзелә, бик сагындыра, һаман ышанып булмый китеп барганына. Эльмирам киткәнче үзем киткән булсам, дим… Әниләр балаларын җирләргә тиеш түгел бу тормышта. Балалар озатырга тиеш әниләрен.

Еламыйча торганым юк…Үзем генә яшәгәч, бик авыр… Эштән кайтам да, фотоларына карап, күз яшьләрем түгелә…Йөрәкләрем бетте инде, сеңлем, кайвакыт, алга таба ничек яшәргә, дип уйлыйм…Үзем, бик авыр булса да, эшкә чыктым. Инде күп еллар дәвамында хастаханәдә белешмәләр бүлегендә эшлим мин. Анда ичмасам, кеше янында эшләп кайткач, азрак онытылып торасың.

Үземне балалар хакына дип тә кулда тотарга тырышам. Оныкларым да, гаиләсе белән улым да гел килеп йөриләр, Аллаһның рәхмәтләре яусын үзләренә. Эльмираның улы Артемыбыз быел 3нче сыйныфны тәмамлый. Кызы Диана көллияткә укырга керде, программист булырга әзерләнә.

Артемыбыз – бигрәкләр дә Эльмираның үзенә охшаган, кызымның копиясе… Килгәч, кочаклап елыйм үзен», – ди ул, үзәкләре өзелеп.

«Балаларымны укытыр мөмкинлегем булмады...»

Фидания апа Эльмира белән улы Маратны кечкенә чакларын, бергә уздырган бәхетле һәм авыр мизгелләрне дә искә төшерде.

Кызым белән аерылмас дуслар булдык. Эштәме мин, өйдәме, ул үзе концерттамы, хәлләремне сорап шалтырата торган иде. Тормышындагы барлык яңалыклардан хәбәрдар булдым, бөтенесе белән уртаклашып килде. «Бүгенге концертыма шундый күп кеше килде, әнием», – дип, кош тоткандай сөенеп, яки: «Бүген кеше азрак җыелды, әнием», – дип, борчылып шалтыратыр иде... Көнме, төнме, без гел элемтәдә булдык. Энесе Марат белән дә шулхәтле дус булдылар. Алар кебек бер-берсен якын күргән туганнар бармы икән тагын бу дөньяда…

Фото: © Фидания Кашапова архивыннан

Балаларым икесе дә музыкага һәвәс булып үстеләр. Әле кечкенә чакларында ук әбиләреннән калган бер баяннары бар иде аларның. Икесен тиң шул баян янына утыртып куяр идем дә, шуның төймәләренә баскалап, үзләренчә көй чыгарып, уйнап утырырлар иде, сабыйларым.

Мин үзем дә азрак баянда уйный беләм. Балаларымның бу юнәлештә профессиональ шөгыльләнүләрен теләдем. Эльмираны да, Маратны да музыка мәктәбенә бирдем. Икесе дә аны уңышлы гына тәмамладылар. Өебез музыка, җыр-моңнан өзелеп тормады. «Әни, син дә матур җырлыйсың бит», – дип, Эльмира музыка кабыза торган иде дә, икәүләп җырлый торган идек. Безне подъездда яшәүчеләр барысы да «иң музыкаль гаилә» дип йөртә иде.

Эльмирам мәктәптә дә бик әйбәт укыды. 10 сыйныфны бетергәч, югары белем алырга теләп, берничә җиргә документларын тапшырды. Имтиханнарны әйбәт билгеләргә биреп кайта да соң, әмма укытыр өчен акча сорыйлар. Хезмәт хакын азык-төлек белән бирә торган, акчасыз, авыр еллар ул. Ялгызым гына эшләгәч, алиментлар да алмагач, балаларны укытыр мөмкинлегем булмады. Кызыма документларын кире алып кайтырга туры килде…

Ул вакытта кредит та бирмиләр иде бит… Бирсәләр, кредит алып укытып, зур кеше ясаган булыр идем мин алардан. Бик авыр вакытларыбыз булды, сеңлем, кыен булды балаларны үстерүләр. Инде икесе дә аякка басып, матур итеп, үзем дә алар өчен сөенеп, дөньяның ямен күреп яши башлаган идек… Кызымның китүе тагын канатларыбызны сындырды.

«Вафатыннан соң кызымның бер генә концертын да карый алмадым»

Эльмира сәхнә тормышын, үзенең һөнәрен бик яратты. Бик тырышып иҗат итте. Әлбәттә, бөтен әйберне йөрәгенә якын алганга күрә, барыр юлы җиңел генә булмады. «Әни, шулай эшлимме икән? Әни, әйбәт булырмы икән?» – дип, бөтен нәрсә өчен борчылды. Җырлавын бик яратып, бөтен күңеле белән бирелеп җырлый иде. Тавышы да – искиткеч матур, моңлы тавыш. Кая гына барсам да, кемне генә очратсам, аның кебек җырлаучылар юк бит хәзер, диләр яше-карты, Гөлназ.

Тик менә үзем генә кызымның вафатыннан соң бер генә концертын да карый алмадым, үксеп-үксеп елыйм. Телефонымда фотосы тора, аны ачкан саен йөрәгем әрни. Бу йөрәк берәр кайчан азрак басылырмы икән… «Ялгыз ана», «Балакайларым» дигән җырларын бер тыңлап алган идем… Белгән сыман үзебезгә атап язылган җырлар башкаргансың бит, балам, дип өзгәләндем… Шуннан бирле башка тыңлаганым юк әле.

Баштарак улым утыртмаса да, хәзер әкренләп рульдә дә йөри башладым, руль артында игътибарлы булу кирәк. Кызымның җырларын тыңласам, хәлем начарлана. Баламны искә төшерсәләр дә, яраларым яңара. Инде елдан артык вакыт узса да бу хәлләр әле бүген генә булган сыман…

«Төшләребезгә матур булып керә»

Минем бу язма аша балаларыма чиксез рәхмәтле булуымны җиткерәсем килә. Икесе дә мине бик яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. «Әни» дип кенә торды Эльмирам да. Улым Маратым да, гаиләсе белән көн дә я килеп, я шалтыратып хәлемне белешеп торалар. Аның белән атна саен Эльмирамның каберенә барабыз. Вафатына күпме вакытлар узса да, кабере чәчәкләрдән өзелми, халык баламны онытмый. Төшләребезгә дә кызым матур булып керә. Үземә елы җитәрәк кенә бер кереп алды. «Әни, син үз-үзеңне карамый башладың әле», – диде, шелтә белдергәндәй. Бик нык елаганга эче пошадыр, дип уйладым. Болай улым да, киленем дә бик матур итеп, матур киемнәрдән күрәләр үзен. Төшләребезгә шат күңелле булып керә.

Безнең кайгыбызны уртаклашкан, кызымны онытмаган, җырларын халыкка ишеттерүгә көч куйган барлык кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Баламның урыннары оҗмахта булсын, калган аналарга мин күргән кайгыларны кичерергә язмасын», – диде Фидания апа.

Фото: © Фидания Кашапова архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100