Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу хәл безнең өчен гаҗәп»: Арча умартачысының бал кортлары май аенда ук үлә башлаган

Умартачыларга бәла быел тагын да иртә килгән. Арча районы Яңа Кишет авылы янында урнашкан умарталыкта бал кортлары күпләп үлгән. Юкса, әлегә рапс чәчәк аткан чор да түгел, басулар да кап-кара кебек, әмма шундый хәл килеп чыккан. «Интертат» бу вакыйганың шаһитлары белән сөйләште.

news_top_970_100
«Бу хәл безнең өчен гаҗәп»: Арча умартачысының бал кортлары май аенда ук үлә башлаган
Салават Камалетдинов

Узган елларда умартачылар өчен июнь-июль айлары – рапс чәчәк аткан вакыт – хәсрәтле була иде, быел бәла май аенда ук килгән. Арча районыннан умартачы Илгиз Абдуллинның бал кортлары Яңа Кишет авылы янында урнашкан. 26 май иртәсендә бал кортлары күпләп үлә башлаган. Умарта төпләрендә өем-өем бал кортлары ята.

«Әлегә кадәр чагыштырмача барысы да тыныч иде»

Шул көнне үк умарталыкка «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасының активисты Ләлә Шакирова килгән. Умартачылар беренче чиратта аңа мөрәҗәгать иткән. Ләләнең мондый эштә тәҗрибәсе зур. Үзләренең бал кортларын агулаган «Северный» хуҗалыгын судка биреп, судны да отты.

Ләлә сүзләренчә, бу хуҗалыкта 70кә якын умарта зыян күргән.

Быел әлегә кадәр чагыштырмача барысы да тыныч иде. Умарталарның агулануы гадәттә июнь-июль айларына туры килә бит. Май аенда гадәттә агуланулар булмый иде, шуның өчен бу хәл безнең өчен гаҗәбрәк булды. Бу умартачының үлем-китеме күп: 67 оясы үлеп беткән дияргә була. Без «911» хезмәтенә шалтыраттык. Аннан төрле инстанцияләргә: ветеринария хезмәте, Россельхознадзор, авыл хуҗалыгы идарәсенә хәбәр китә. Икенче көнгә комиссия килде, пробалар алдылар. Мәскәүдә экспертиза ясалганны көтәбез.

Безнең оешма бал кортлары агуланган умартачыларга финанс һәм юридик яктан ярдәм итә. Экспертиза да – чыгымлы эш. Оешманың кассасы бар, агуланган умартачыларга ярдәм фонды бар, анда 500 сумнан җыелабыз. Касса ачык, бөтен умартачы акчаның ничек тотылганын күреп тора. Шул касса нигезендә Татарстан умартачыларына ярдәм итәбез, – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, умарталык тирәсендә «Кишет» хуҗалыгы басулары урнашкан. Шик аларга төшсә дә, экспертиза нәтиҗәләре булмыйча, кемнедер гаепләп булмый. «Йөз процент кемдер гаепле дип әлегә әйтеп булмый. Умартачының умарталары көчле, алар 5 километрга кадәр оча ала. Умартачыларга басуларга агу сибү турында бернинди кисәтү дә килмәгән. Авыл халкы сүзе буенча, умарта хуҗалыгыннан ерак түгел кырда агулау булган. Без басудан пробалар алдык. Әле берни дә исбатланмаган», – диде Ләлә.

«Химик токсикоз нәтиҗәсендә генә кортлар шулай үлә»

Зыян күргән умартачы үзе бу хәл турында сөйләргә теләмәде, әмма бал кортларының агулануына районның башка умартачылары да битараф калмаган. Районның актив умартачысы Равил абый Гыйззәтуллин сүзләренчә, ул хуҗалыкта җирне эшкәртү технологиясе башка. Ул үз фаразларын әйтте.

Бу химик токсикоз булган инде. Умарта тирәсендә «Кишет» хуҗалыгы кырлары урнашкан. Башка җир кулланучы анда юк. Бу хуҗалык җир эшкәртүне башкача алып бара. Алар җирне сукалап тормый, агрокомплекс белән чәчә. Ашлама, агу күп кертәләр.

Умартачы бу хәл булуга берничә көн алдан ветеринария лабораториясеннән «бал кортлары сәламәт» дигән документ алган булган, умарта паспортында барысы да күрсәтелгән. Бер көннән соң умартага киләләр, а кортлар үлгән. Химик токсикоз нәтиҗәсендә генә кортлар шулай үлә. Лаборатория нәтиҗәләре булмыйча, беркемне дә гаепләп булмый. Дүшәмбе көнне комиссия җыела алды, алар барысы да эшләп китте, бу бик әйбәт булды. Кайбер районнарда комиссия дә җыя алмыйлар бит әле. Без районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә бардык, җитәкче белән сөйләштек. Ул әле – күптән түгел генә билгеләнгән яшь кеше. Без аны гаепли алмыйбыз, барысы да тәҗрибә белән килә. Без сөйләштек. Бергәләшеп мондый хәлләрне булдырмаска тырышырбыз.

Бу – бик күңелсез факт. Алар – әтиле-уллы бик көчле, тырыш умартачылар. Үзләре бик тыйнак. Бал кортларына ярдәм күрсәтеп караганнар, тик әле үк нәтиҗәсен әйтеп булмый. 2019 елда аларның умарталары агуланган булган инде. Безнең оешма барлыкка килгәч тагын дәртләнеп киткәннәр иде. Безнең хәзер яхшы белгечебез Ләлә дә бар, ул документ эшен дә әйбәт белә, – диде Равил абый.

Видеодан скриншот

Ул аграрийларны бу эшкә җаваплы карарга өндәде. Химикатлар кертүне төнлә генә башкаручы һәм умартачыларга алдан хәбәр җиткерүче җаваплы аграрийлар бар, диде ул. Ягъни, барысын да дөрес итеп, конфликтка кермичә генә эшләп була.

Умарта – индикатор гына, монда халыкның куркынычсызлыгы мәсьәләсе туа. Агулы матдәләр авыл хуҗалыгы продукциясе аша кешегә барып җитә. Белемле агрономнар кирәк. Безнең районда бар андыйлар, чәчәләр, үстерәләр. Умартачылар белән конфликтка да кермиләр.

Без, бабайлар булсак та, тырышабыз. Оешма эшенең нәтиҗәсе бар. Киләчәктә дә булыр дип өметләнәбез. Мондый хәлләр булмас дип ышанып каласы килә. Моның өчен умартачылар үзләре дә актив булырга тиеш, – диде умартачы.

«Анда әле агу да сибелми»

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров зыян күргән хуҗалыкка үзе дә барган. Ул да экспертиза нәтиҗәләре булмыйча берни дә дәлилләп булмавын әйтте.

Әйе, матур күренеш түгел. Мин үзем дә бардым, күрдем. Казаннан белгечләр анализлар алып китте. Әлегә сәбәбе билгеле түгел. Башка хуҗалыкларга да, дөрес итеп эшләгез, вакытында эшләгез, алдан кисәтегез, дип кабатлап чыктык, агрономнар белән сөйләштек, төркемнәргә дә мәгълүматларны кабаттан җибәрдек. Язгы кыр эшләре башланганда хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, умартачылар белән бергә җыелышып сөйләшкән идек.

Без умартачылар белән элемтәдә торабыз, бу очракта эшләнергә тиешле барлык чаралар да башкарыла. Умарталык тирәсендә басулар бар, анда хәзерге вакытта уҗымнарны тукландыру бара. Анда әле агу да сибелми, басулар кап-кара әле. Басуга бал кортлары керә торган, чәчәк ата торган вакыт та түгел. Умартачының бөтен умартасы юкка чыккан дип булмый, анда исән калган бал кортлары бар. Бу умарталыктан ерак түгел икенче умартачылар да бар, аларда тынычлык. Бик сәер, – дип сөйләде ул.

«Бу – астагы звеноның эшләп бетермәве»

«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасының рәисе Шәфкать Хәйруллин фикеренчә, бал кортларының агулану очраклары булып тору райондагы идарәләрнең эшләп бетермәве нәтиҗәсендә килеп чыга.

Быел иртә агулана башладылар шул. Бал кортлары чәчәккә очканда агулана бит инде. Яз сузылды. Ул якларда сары чәчәк әле ата гына башлады. Басуларда кара җирне гербицид белән эшкәртәләр. Бал кортлары шул гербицид яңгырына эләгә.

Беренчедән, агуны көндез сибәләр, икенчедән, умартачыларны кисәтмиләр. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе эшләп бетермәгәндер, анда гел җитәкчеләр алмашып тора. Минемчә, бу – астагы звеноның эшләп бетермәве. Министрлык «карагыз, агуламагыз, тәртип булсын» дип әйтеп тора. Тенденция начар, бу – безне дә куркыта. Без Россельхознадзор белән эшли башладык. Алар үзләре дә: «Безгә хатлар языгыз, тикшерергә, туктатырга кирәк бу хәлне», – диләр, – дип сөйләде ул.

Татарстан нигә карабодай үстерми?

Башка районнардагы умартачылар да бу хәл турында хәбәрдар. Алар да, бу хәлнең очына чыга алырлармы дип, борчылып тора. Менделеевск районыннан Вакыйф абый Сәетов:

Татарстанда бал кортлары агулану – бик зур проблема инде. Мин – КХТИ тәмамлаган кеше. Препаратларны күп очракта технологияне бозып кулланалар. Рапста, мәсәлән, аның чәчәген ашый торган бөҗәкләр була, шуңа химикат белән эшкәртәләр. Нигә Татарстан карабодай үстерүдә арттарак кала икән? Ул – чәчәк атканда агуларга кирәкми торган культура. Бездә 26 мең гектар гына чәчелә. Алтайда, мәсәлән, 20 тапкырга артык үстерәләр. Технология буенча, карабодайны үстергәндә, аны агулау кирәк түгел. Карабодай балы да булыр иде.

Бу хәлнең нидән булганын ачыклый алырлармы, гаеплене таба алырлармы икән, бу бик авыр булыр инде. Ләлә үзе бик тәҗрибәле инде, ул булдырырга тиеш. Басуларны сукалап тормыйлар бит. Сары чәчәкнең тамыры тирән бит, аннан чәчәк ата. Шуннан бал кортларына агу эләгә, – дип сөйләде ул.

Видеодан скриншот

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100