Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу – соңга калган балан суыгы»: җилле-яңгырлы һава торышы озакка сузылырмы?

Зарыгып көткән кояшлы, җылы көннәр озакка килмәгән булып чыкты. Һава торышы кечкенә бала кебек характер күрсәтә. Чиләкләп яуган яңгыр авыл урамнарын юып чыга, җил агачларны аудара... Халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев бу күренешләрне балан суыгы дип аңлатты.

news_top_970_100
«Бу – соңга калган балан суыгы»: җилле-яңгырлы һава торышы озакка сузылырмы?

Ике көн элек кенә Кукмара районының Ядегәр авылын су баскан. Көчле яңгыр бакчаларны юып чыккан, чебиләрне йөздереп алып киткән. Кичә социаль челтәрләрдә машиналар өстенә ауган агачлар фотолары күренде. Балтачта яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев бу җилле, яңгырлы суык көннәр атна азагына тәмамланыр дип фаразлады. Бу – бераз соңга калган балан суыклары икән.

Балан суыгы вакытында кырау да төшә иде, быел әле, Аллага шөкер, булмады. Яңгырга гына риза булырбыз. Бу салкыннар озакка сузылмый. Бүгеннән үзгәреш башлана инде. Атна ахырларына һава торышы бик шәп булыр. Сабан туе алдыннан матур көннәр килер. Балан суыгыннан соң җылыта гадәттә, 25-27 градуслар булырга тиеш. Җомгага матур җәй көне бирер инде. Сабан туе буласы көннәрдә бераз яңгыр булуы бар», – диде ул. 

Әмир абый сүзләренчә, гадәттә, балан суыгы май ахыры-июнь башына туры килгән, яз соң килгәч, бер атнага соңлаган. Юкса, балан үзе чәчәген ата гына башлады әле.

Әмир абый быелгы кебек язны гомерендә беренче тапкыр күргән. Гаҗәпләндергәне шул булган: февраль ае март кебек килгән, ә мартта февральгә туры килә торган һава торышы булган. Апрель дә ике айга сузылды, ди ул. Өч көн май булган. 

Салкыннар торгач, үләннәр дә үсеп китә алмады. Бу салкын яңгыр күпьеллык үләннәрне аударган инде, чапканда авыррак булыр. Быел салкынча җәй көтелә. Июль ахырлары да яңгырлы булыр дип фаразлап торабыз. Сабан ашлыклары башак тутырган чорга салкыннар туры килер, шуңа күрә уңышны җыеп алырга соңрак чыгарлар. Көз башлары матур булыр дип торабыз, – ди халык синоптигы. 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100