Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмараның Ядегәр авылында җәйге ташу: «Яңгыр бакчаны юды, чебиләрне йөздереп алып китте»

Язын күрмәгән ташуларын Кукмараның Ядегәр авылында яшәүчеләр җәй башында күргән. Чиләкләп яуган яңгыр сулары басудан тау бите аша авыл уртасына төшеп, бәрәңге-яшелчәләрне, чебиләрне дә агызган. Язын тырышып утыртылган бакчалар мизгел эчендә ләмле бер сазлыкка әйләнгән дә куйган.

news_top_970_100
Кукмараның Ядегәр авылында җәйге ташу: «Яңгыр бакчаны юды, чебиләрне йөздереп алып китте»
Айдар Фәйзуллинның шәхси архивыннан

Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин әйтүенчә, кичәге яңгыр әллә ни озак та яумаган, әмма шул 15-20 минут коеп явуы суның кисәк төшүенә җитә калган. Бу хәл көндезге берләр тирәсендә була.

– Басуда ике болыт туры килгән дә, шуңа бик көчле яуган, диләр. Анда кукуруз басуын юган да, аннары таудан агып төшкән. Юлның торбасына су тулып ага, анда гына сыеп бетми, авыл читендәге икенче торба аша да ага башлый, аңа да сыеп бетмәгәч, күрәсең, бакчаларга агып төшә.

Мондый хәл соңгы дистә елларда беренче тапкыр. Соңгы тапкыр 1977 елда булган, күрше авылда юлның күперен дә алып киткән, дип сөйләделәр.

Алты хуҗалык зыян күрде. Кайсыларының бәрәңгеләре актарылып чыккан, су ишегалларына да аккан. Иминият компанияләре килде, әлегә карыйлар, исәплиләр, МЧС белешмәсен ясап бирә. Халык иминият компанияләренә рәхмәтле инде.

Комиссия карады, асфальт җәяселәре бар, «торба өстәрбезме икән соң» диебрәк сөйләшеп киттеләр әле юл-күпер төзүче оешма вәкилләре, - ди авыл җирлеге башлыгы.

«Үрдәк шикелле чебиләр йөзә иде»

Кемнәрдер бакчасы өчен генә хәсрәтләнсә, Зөлфия Галимуллина гаиләсе белән суга баткан чебиләрен коткару эше белән мәш килгән.

– Көн дә матур булгач, абзарда тотасы килмичә, утарга һавага чыгарган идек шул. Чебиләрне су басты. Аларны тиз-тиз генә тотып, биегрәк ояга яба башладык. Үрдәк шикелле чебиләр йөзә иде. Икесе үлде, агызып китеп, киртәгә алып барып сылаган инде ул аларны. Өчесен суйдык, иртәгә тагын нәрсә күрсәтер.

Бәрәңгене, яшелчәләрне дә, парниктагы әйберләрне дә бетерде бу яңгыр. Бәрәңгеләр тишелгән иде инде, 8 майда утырткан идек. 5-6 сутый тирәсе бәрәңге бакчасы. Кайсы бәрәңгеләрне агызды, кайсылары утырып калган инде.

Парникның берсен ләм баскан. Карбызлар утырткан идек, алар ләм астында, бернәрсә күренми. Берсендә әзрәк помидорлар утырып тора әле. Җиләкләрне дә бетерде, кишер-чөгендерләр тишелеп чыккан иде, аларны ишегалдына агызып алып чыкты. Бик куркыныч булды инде ул. Ишегалдында бакча балчыгы хәзер, - дип гаҗәпләнеп сөйләде Зөлфия апа.

30 ел килен булып төшкән дәвердә мондый хәлне тәүге тапкыр күрсәң, аптырамас җиреңнән аптырарсың. Зөлфия ханым да 1977 елда булган хәлне ишетеп кенә белә.

 

Фото: © Зөлфия Галимуллина

– Ул вакытта да басудан күч төшеп, шулай агызган. Өстә посадка безнең анда, күч җыелып торса, шулай була, диләр бугай инде. Яңгыр сулары белән бергә төшкәндер. Санаулы минутлар эчендә булды ул. Аны аңлый торган да түгел. Басу буйлап дулкын булып килеп, диңгез суы шикелле килеп төшкән инде ул. Җитмәсә, тау бите булгач, без аста утырган кебек бит инде. Мондый нәрсә күргәнем юк иде әле минем, беренче тапкыр. Ул су киртә ярыкларыннан чыгып китте дә, су буена гөжләп төшеп тә китте. Галәмәт булды ул... – дип искә ала Зөлфия Галимуллина.

Бакча уңышыннан мәхрүм калган гаиләләр бүген иминият акчаларын көтә.

– Тиз генә керә торган булырмы – белмибез әле, бакчада чокыр-чокыр, саз әле анда. Балчыкны ишегалдына алып чыгып бетерде бит. Тиз генә кибәргә дә охшамаган... Яңгыр туктамый әле, ява, Аллаһка тапшырган. Бүтән бәла-казалар бирмәсен инде, монысына гына түзәрбез, - дип куйды Зөлфия апа.

«Зур урамны тутырып акты»

Яңгыр суыннан Зөлфияләр бигрәк тә зыян күргән икән диярсең... Марат Закировның да тормыш иптәше Зөлфия исемле икән. Күрше адашында чебиләр ябу кайгысы булса, ул гараж капкаларын ачып, урам уртасыннан гөжләп аккан хикмәтләрне видеога да төшерергә өлгергән. Марат Закиров та, әле бакчага тиз генә кереп булмас ахрысы, дигәнрәк уйда.

– Зиратның арт ягыннан, тау өстеннән кап-кара бер болыт килеп чыкты, койды да койды. Берзаман кисәк кенә, күперләргә дә сыя алмыйча, ярларны тутырып, асфальт аркылы чыгып, безнең биш өйгә килеп керде. Диңгез кебек урамнан су акты инде – ишегалларыннан, башка җирләрдән.

Бәрәңге, яшелчә бакчаларына зыян килде, кемнәрнекендер бөтенләй юып алып киткән.

Ишегалдына чыга торган түгел иде. Аннан бакча артына агып чыкты. Бер полоса буенча агып төшеп, бәрәңгеләрен юдыртып алып китте. Мондый хәлне гомердә беренче тапкыр күрүем. Язгы ташу кебек булды инде. Зур урамны тутырып акты. Суның тирәнлеге 25-30 см тирәсе булгандыр, бутый белән йөреп булмады инде.

Базларга да су тулды, яз көне дә су керә безгә, җир асты сулары якын, шуңа шулай. Яңгырдан соң ләм дә утыра бит, хәзер йөри торган түгел, юл пычрак. Шуны җыештырырга кирәк. Бакчага да тиз генә кереп булмас әле. Җитмәсә, яңгыр һаман да ява, – ди Марат әфәнде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100