«Бу кеше тәмугка керәчәк» дип билгеләп куелган кеше нинди гөнаһ кыла?
Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин кешене кяферлектә гаепләүчеләр һәм Кыямәт көнендә кемнең тәмугка яки җәннәткә эләгүен сөйләүчеләр турындагы сорауга җавап бирде.
Бер кеше башка кеше турында «ул кяфер яки ул җәннәткә, ул тәмугка эләгәчәк» дип нәтиҗә чыгарырга хаклымы? Мондый кешеләрне нәрсә көтә?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шундый хәдисе бар: «Әгәр дә бер кеше икенче кешегә «кяфер» дисә, ул ике кешенең берсе – кяфер». Ягъни башка кешене кяферлектә гаепләүче үзе кяфергә әйләнергә мөмкин. Чөнки кешенең йөрәгенең халәтен белеп, аның сөйләмен һәм тотышын тикшереп, нык дәлилләр булган очракта гына кешегә «кяфер» дигән хөкем чыгарыла. Гадәттә, мондый хөкемне казыйлар чыгара, ә гади кеше моны башкара алмый.
Ә кешенең тәмугка яки җәннәткә керүен Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә, хәтта казый да әйтә алмый. Шуңа күрә мондый сүз сөйләүдән сак булып торырга кирәк, чөнки кеше үзенә Аллаһы Тәгалә ролен алган булып чыга. Кешенең начарлыгын күргән очракта, «шушындый эшне эшләгән кеше кяфер дип санала» яки «шушындый эшне эшләгән кеше тәмугка керә» дип әйтергә мөмкин. Ягъни, мөселманнар «бу кеше тәмугка яки җәннәткә керә» дип әйтәсе урынга «бу эшне эшләгән кеше кяфер була, тәмугка яки җәннәткә керергә мөмкин» дип әйтергә тиешләр.
– Кешегә «кяфер» диюче үзе кяфер була алган кебек, кемнең тәмугка, кемнең җәннәткә керүен сөйләп йөргән кеше үзе дә тәмугка эләгә ала, дип аңларгамы?
– Шулай.
Нинди өч кеше җәннәткә керми?
«К исламу» сайтында бу сорауга шундый җавап бирелгән. Ике сүрә дәлил итеп китерелә:
«Ниса» сүрәсе, 18нче аять: «Юкса, (гомере буе) яманлыклар кылып та. якасыннан үлем килеп тоткач кына, «мин инде тәүбә иттем» дигәннәргә һәм кяфер булып үлгәннәр өчен ярлыкау юк. Аңдыйлар өчен әче газап әзерләнгән».
«Бәкарә» сүрәсе, 217нче аять: «Сезләрдән берәү, Коръән юлын ташлап, бидгат гамәлләрдән төзелгән батыл дингә кайтса һәм Коръән юлына кермичә, кяфер хәлендә үлсә, аның дөньяда һәм ахирәттә бөтен гамәлләре юкка чыгар. Андый кешеләр – ут әһелләре, алар җәһәннәмдә мәңге калырлар».
«Бу ике аять кяфер булып үлгән кешеләрнең мәңге тәмуглык икәнен күрсәтә. Бу – гомуми күрсәткеч. Кяфер булып үлгән кеше мәңгелек утта дип әйтү дөрес, әмма бу – конкрет кеше турында шулай әйтергә ярый дигән сүз түгел. Шулай ук конкрет кеше турында «ул җәннәттә» дип тә әйтергә ярамый. Без бары тик Мөхәммәд с.г.в. әйткән кешеләр турында гына «алар җәннәттә» дип әйтә алабыз».
«Аерым бер кеше турында «ул җәннәттә» яки «ул тәмугта» дип әйтү дөрес түгел (Аллаһ һәм аның рәсүле җиткергән мәгълүматлардан кала. Аллаһ исеменнән сүз йөртмичә, кылган гамәлләре өчен «Аллаһым, аны җәннәтле ит» дип кенә әйтү дөрес. Аллаһ исеменнән әйткән сүзләр кешенең гамәлләре буш булуга сәбәпче булырга мөмкин. «Бервакыт бер кеше әйткән: «Аллаһ белән ант итәм, ул шул-шул кешене кичермәячәк!» Аллаһ сораган: «Минем исемемнән сөйләшер өчен кем ул? Мин ул кешене кичердем, ә синең бөтен гамәлләреңне юкка чыгардым!» (Мөслим, 2621).