Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди өч кеше җәннәткә керми?

news_top_970_100
Нинди өч кеше җәннәткә керми?
Фото: © "Татар-информ", Шамил Садыйков

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында җәннәткә кертелми торган 3 кеше турында аңлаттылар.

Бу 3 кеше җәннәткә кермәячәк:

Балалар әти-әнисенә буйсынырга, аларны тыңларга, ихтирам итәргә, аларга карата йомшак һәм рәхмәтле булырга тиешләр. Ана кеше аеруча зур хөрмәткә лаек булырга тиеш, чөнки бу – ананың хакы. Ул йөкле вакытта бөтен авырту һәм авырлыкларны күтәрә, баласын имезә һәм тәрбияли.

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын):

«Җәннәткә 3 төрле кеше кермәячәк: әти-әнисенә буйсынмаган кеше, зинада арадашчы булып йөргән кеше, ир-атка охшарга тырышкан хатын-кыз», – дигән.

Балалар әти-әниләрен олыгайган көннәрендә кайгыртырга, карарга тиеш: «Аллаһ фәкать Аңа гына гыйбадәт кылырга хөкем итте вә ата-анага изгелек кылырга әмер бирде. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димә, тавыш күтәрмә, ә мөлаем сүзләр сөйлә! Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй!

«Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кылчы!» – дип әйт». («Бәни Исраил» сүрәсе, 23-24 аятьләр)

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын): «Иң куркыныч гөнаһны кеше әти-әнисен түбәнсеткәндә кыла», – дип әйткән.

Әмма ислам дине ата-ана баласын диннән ерагайтырга тырышканда, аларны тыңламаска һәм буйсынмаска рөхсәт итә:

«Әгәр ата-анаң сине дәлилең булмаган нәрсәне Миңа шәрик итүеңә көчләсәләр, син аларга итагать итмә». («Локман» сүрәсе, 15 аять)

Фото: © https://t.me/dvmhuzur скриншот

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100