news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Резеда өчен генә» - Фирдүс Тямаевка тагын хатын-кызлар бәйләнгән

news_top

Фирдүс Тямаев концертына аның иҗатын яратучы хатын-кызлар күп килә. Араларында үзләрен шактый кыю тотучы, бернәрсәдән дә оялып тормаучылары да була. Ул хатын-кызлар тәнәфестә бераз «җылынып» алалар да, дәртләнеп китәләр. Җырчы белән ничек тә кочаклашып, үбешеп калырга, бер уңайга сәхнәдән календарен дә эләктереп төшәргә ашыгалар.

Шушы көннәрдә узган концертларының берсендә шундый ук хәл булган. Фирдүс концерт карарга үтә кыска итәк киеп килгән бер кызга игътибар итеп: «Бу синең шортымы, итәкме?» – дип сорый. Моның шорты-итәк икәнлеген белгәч, икенче юлы шортысын киеп тормаска тәкъдим итә. Ул арада, Фирдүснең яшь кыз белән аралашуыннан көнләшепме, аның янына икенче бер хатын-кыз килеп җитә. Анысы Тямайдан календарь сорап кына калмый, аны әле бер, әле икенче битеннән үбә, иреннәренә дә үрелмәкче була.

«Бу җир «люкс», монда ярамый. Монысы «вип» – хатыным Резеда өчен генә, яме», – дип туктатып калырга өлгерә ул әрсез тамашачысын.

Ә теге кыска итәклесенә җырчы читкәрәк китеп биергә куша. «Я, сиңа карап, җырлый алмый башлармын», – дип шаярта ул.

Бу темага:

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 май 2026
    Исемсез
    Хатын-кыз белә инде ул кемгә бәйләнергә икәнен. Булганнан бар да була. шулай дәвам ит Фирдүс!
  • 30 апрель 2026
    Исемсез
    Тямаев концертын бер тапкыр да караган юк иде, бармый булмас ахрысы. Кичә Марат Яруллинны карадык, 3 сәгать барды. Хикмәт булды. Һаман яратам җыры белән башланды, Тазалыкта-байлыкта җыры белән бетте. Калган җырлары истә калмады, нижгар татарлары җырлары иде бугай алар. Үзе Башкортстанның атказанган артисты булса да, бер башкорт йырын да йырламаны.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар