Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Брянскида классташларын аткан кызның әтисен иреккә чыгарганнар

news_top_970_100
Брянскида классташларын аткан кызның әтисен иреккә чыгарганнар

Брянскида мәктәпкә корал алып кереп, классташларына аткан Алинаның әтисе Дмитрий Афанаскинны сак астыннан чыгарып, өенә кайтарып җибәргәннәр. Кыз бер классташын – Марияне атып үтерә, 5 классташын яралый. Аннары кыз үзен дә үтерә.

Суд карары буенча, Дмитрий сак астыннан чыгарылган, әмма бу эшкә бәйле кешеләр белән аралашмаска тиеш.

Дмитрий Афанаскин коралны дөрес сакламауда һәм кызын үлем чигенә җиткерүдә гаепләнә. Әти кеше коралны дөрес сакламавы белән килешкән, әмма кызын үлемгә җиткерүе белән килешми. Әмма тикшерүчеләр, кызның көндәлеген укыганнан соң, әти кеше баласын дөрес тәрбияләмәгән, аңа психологик һәм физик басым ясаган, дип саныйлар.

Афанаскин үзе кызына интернеттагы ниндидер кешеләр басым ясаган, аны зомбилаштырып, шушы юлга басарга өндәгән, дип саный. Ул күрсәтмә биргәндә елап та җибәргән иде. Дмитрий үзенең кызлары (Алина һәм игезәк сыңары) өчен генә яшәвен, бу вакыйга булыр алдыннан гына Алинаның үзенә бүләк бирүен мисал итеп китергән. Әмма тикшерүчеләр, әти кеше гаепле, дип бара. Гаиләдә мөнәсәбәтләр киеренке булган – әти кеше эшендә булган, өйдә сирәк күренгән, имеш. Дмитрий үзе спорт белән шөгыльләнгән, тренировкаларга йөргән. Төннәрен каравылчы булып эшләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100