Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атыш булган мәктәп директоры урынбасары кулга алынган – аңа 7 ел төрмә яный

news_top_970_100
Атыш булган мәктәп директоры урынбасары кулга алынган – аңа 7 ел төрмә яный

Брянскиның 5нче гимназиясе директоры урынбасары – хуҗалык эшләре өчен җаваплы 51 яшьлек Лариса Католикова кулга алынган, дип яза «Шот». Ул эшенә салкын карауда гаепләнә, бу маддә буенча 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Бу гимназиядә 8нче сыйныфта укучы Алина әтисенең мылтыгын тубус эченә яшереп алып керә дә классташларына ата һәм үзен-үзе атып үтерә. Аның классташы Мария үлә, 5 укучы яралана.

Уку йортында металлодетектор булган, әмма аны, ни өчендер, читкә алып куялар. Тикшерү башлангач, гимназия җитәкчелеге «детектор эшләгән, әмма гирлянда кую сәбәпле, шул көнне генә читкә алып куелган» дигән күрсәтмә биргән. Бу дөрес булмаска мөмкин, чөнки видеокамераларда металлодетекторның бөтенләй читтә булуы күренә, дип яза телеграм-канал.

Мәктәптә хуҗалык эшләре, шул исәптән, каравылчылар өчен Лариса Католикова җавап биргән. Закон буенча, балаларның иминлеге өчен ул җаваплы булып чыга. Мәктәптә «Агентство Экскалибур» сак хезмәте эшләгән. Бу сак хезмәтенең директоры – 40 яшьлек Сергей һәм ишек төбендә торган каравылчы хатын – 51 яшьлек Галина шулай ук кулга алынган. Алар 10 ел иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

Алинаның әтисе коралны сак йөртмәүдә гаепләнә, бу маддә буенча 2 ел иректән мәхрүм итү каралган. Хәзер аңа тагын бер маддә буенча эш кузгатылган, әти кеше «Кешене үлем чигенә җиткерү» маддәсе буенча да гаепләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100