Бөтендөнья татар яшьләре форумы: «Идея» теориясе, каһвәханә ачу юлы, итагатьле зумерлар
Бүген Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 400 якын делегат Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында IX Бөтендөнья татар яшьләре форумына җыелды. Форум 26-28 август көннәрендә узган «Милләт җыены» кысаларында оештырыла. «Интертат» чарада яңгыраган кызыклы фикерләрне тәкъдим итә.

Татар яшьләре форумының икенче көнендә катнашучылар өчен төрле юнәлешләр буенча лекторийлар оештырылды. Делегатлар өчен «Медиа», «Цифрлаштыру», «Заманча мәдәният», «Мәгариф һәм тәрбия», «Тарих» һәм «Бизнес» секцияләре буенча чыгышлар әзерләнгән иде.
«Заманча журналистика актуаль һәм файдалы булырга тиеш»
Медиа юнәлешендәге лекцияләрдә «Идель» журналы мөхәррире урынбасары Динара Зиннәтова һәм Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, танылган журналист Рәмис Латыйпов чыгыш ясады. Шулай ук делегатлар үз фикерләрен җиткерде, төрле төбәкләрдәге татар журналистикасы үсеше, шәхси проектлары турында сөйләде.
Заманча журналистика актуаль һәм файдалы булырга тиеш дип уйлыйм. Мин үземнең контентымны булдырганда һәрвакыт шушы сорауны куям. Әгәр материал шушы сорауларга җавап бирми икән, минемчә, аның кирәге юк. Мәгълүмат көнкүрештә ярдәм итәргә тиеш. Бүгенге көндә иң кыйммәт ресурс ул - вакыт, шуңа күрә мәгълүматны тизрәк аңлау, кабул итү өчен без аны гадиләштереп бирергә тиеш. Бу очракта ул файдалы контент була дигән сүз, – дип сөйләде Динара Зиннәтова.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Яңалыклар журналистикасы заманында кеше фикергә сусады»
Рәмис Латыйпов журналистның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген билгеләп узды.
Журналистның үз йөзе булырга тиеш, шундый дәрәҗәдә – сине еллар узгач та искә алсыннар. Журналистларны исеме өчен укыйлар. Аеруча хәзер, яңалыклар журналистикасы хөкем иткән заманда, кеше фикергә сусады. Блогта да, журналистикада да – кайда гына булса да, яңалыклар җиткереп утырырга гына түгел, ә фикереңне җиткерергә кирәк, – ди ул.
Аның сүзләренчә, татар кешесендәге «яхшы түгел» дигән күренеш кайчак кире нәтиҗә бирә – әйтеләсе фикер әйтелмичә кала. Ул журналист кыю булырга омтылырга тиеш, диде.
Кайбер халыкларда «тыйнак» сүзе белән мактыйлар. Әйтик, Кавказ халыкларында. Чөнки алар болай да кыю. Татарда да «тыйнак» мактала торган сүз, әмма тыйнактан да югарырак бәяләнә торган сыйфат бар – «чая». Әдәби әсәрләрдә «чая кыз» дип язалар икән, тыйнак кыздан бер баш югарырак. Татарның тагын бер сүзе бар – «яхшы түгел». Мәсәлән, журналистлар өчен үткәрелә торган «Алтын каләм» бәйгесендә рус һәм татар төркеме бар. Бер елны шулай булды – матбугат очрашуында берсен-берсе уздырып рус төркеме сораулар бирә. Татарларның дәшмичә утыруы азрак белгәнгә түгел, тыйнак булганга, алар «яхшы түгел» дип утыралар, ә нәтиҗәдә алар белми дигән фикер кала, – дип аңлатты Рәмис Латыйпов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шулай ук журналист укучыларның игътибарын җәлеп итү өчен блогларда һәм хәбәрләр язганда нинди алымнар кулланылуы белән таныштырды.
Күпчелек очракта кешенең игътибарын нәрсәнедер мактап әйткән урын түгел, ә тәнкыйть җәлеп итә. Яңалык пабликлары шушы ысулны куллана. Мәсәлән, «Каникуллар графигы билгелеме?» – дип язалар пабликларның берсендә. «Каникуллар графигы билгеле» диясе урынга алар киресен сукалыйлар, һәм бу, чыннан да, игътибарны җәлеп итә. Мин үзем бу әйберне ошатып бетермим, әмма бу алым эшли, - дип сөйләде ул.
Аның әйтүенчә, икенче ысул – әйтмичә калдыру, әйтик, кешенең цитатасын иң кызыклы урында өзү. Өченче ысулны ул «күшәү» дип атады, монысы – яңалыклар пабликларының гел бер яңалыкны сөйләве.
Мәсәлән, нәрсәнедер хәбәр иткәннән соң, кабат шул яңалыкка карата калдырылган комментарий чыга, бер караганда бернинди яңалык юк, паблик үзенең яңалыгын үзе «эшкәртеп» утыра, - дип сөйләде Рәмис Латыйпов. Ул мондый ысулларның кешене җәлеп иткәнен, әмма аларны куллану мәгълүмат чарасына карата ышанычны киметергә мөмкин икәнен әйтте.
Журналист әйтүенчә, нинди дә булса вакыйганы көн үзәгеннән читкә җибәрергә теләгәндә «шартлау» ысулы кулланыла – бөтен халык өчен кызыклы булган сыман, әмма әһәмияте зур булмаган вакыйга зур итеп күтәрелә.
Мөһим булмаган вакыйганы «чәйни» башлыйлар икән, нәрсәне оныттырырга теләүләре турында уйлап карагыз, – диде ул.
«Ничек танылырга?»
Рәмис Латыйпов «Ничек танылырга?» дигән сорауга да җавап бирде. Ул берничә кагыйдәне аерып чыгарды: башкаларда булмаган әйберне эшләргә, чәчелмәскә һәм даими булырга.
Бер журналист ниндидер рубрика башлагач, икенче ММЧда нәкъ шундый ук әйбер эшли башлыйлар, әмма «копия» һәрвакыт оригиналдан начаррак була. Бу кагыйдә бер очракта гына эшләмәскә мөмкин: әгәр дә оригиналны чыгаручы эшләүдән туктаса, икенче кешене истә калдырачаклар.
Кайвакыт шундый әйбер күзәтелә: журналист яки блогер бөтен темаларны да колачлап алмакчы була, нәтиҗәдә аны билгеле бер темага бәйле журналист яки блогер итеп күзалламыйлар, ул массада югала. Шуңа күрә үзегезнең йөзегезне булдырасыгыз килә икән, сезгә генә хас темагыз булсын.
Шулай ук даимилек кирәк. Әгәр дә ташлыйсың икән, сиңа охшатып эшләүчеләр синең урынны һичшиксез алачаклар, – ди ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ул аңлатканча, аның үзен нәкъ менә «Рәмис Латыйпов теорияләре» таныткан.
«Нәрсә белән мине истә калдырдылар?» дигәндә теорияләрне әйтергә була. Ул очраклы рәвештә генә килеп чыкты, хәзер миңа еш кына: «Теория сөйлә әле», - дип әйтәләр. Форсаттан файдаланып, мин «Идея» теориясен сөйлим.
Эш өч төрле була. Беренчесе - идея өчен. Иң нәтиҗәле эш ул – идея өчен. Мәсәлән, кеше бернәрсәне дә уйламыйча, «Дөньядагы иң яхшы әсәрне, җырны язам», дип эшли икән, иң уңышлысы булып чыга. Идея өчен эш еш кына акча өчен эшкә әйләнә. Бу җырчыларда күзәтелә. Мәсәлән, ниндидер җырчы шундый өметле генә эшләп китә, чөнки ул идея өчен эшли, күпмедер вакыттан соң, тәмен белеп алгач, акча өчен «штамповать» итә башлый, ә соңрак бөтенләй юкка чыга. Өченчесе – кол хезмәте. Монда кушканга, кирәк булганга, бушка эшләү керә. Бу – иң нәтиҗәсез хезмәт, – дип тәмамлады ул чыгышын.
«Аудитория татар теленә сусаган»
Тагын бер тема интернетта татарча контент булды. Әлеге бүлектә интернетта үз социаль челтәрләрен татар телендә алып баручы блогерлар фикер алышты. Алар: шәхси сәхифәне татар телендә алып барып танылу, интернетта татар телен популярлаштыру ысуллары һәм тәнкыйть сүзләре – хейтны ничек кабул итәргә кирәклеге турында сөйләштеләр.
Танылган блогер, «Роксана» радиосы алып баручысы Рузилә Байкова:
Беренче видеомны интернет киңлекләренә бер ел элек керттем, ул татарча иде. Әни белән чәй эчеп, сөйләшеп утырган өзекне керттем һәм ул 3 миллион карау җыйды. Шуннан соң күпләп языла башладылар. Шуннан үсеп киттем, 35 мең язылучым булды. Аудитория татар теленә сусаган. Аларга күбрәк татар теле кирәк. Миңа бик күпләр, татарча видеолар кертегез дип, яза. Авылда төшерелгән видеоларны аеруча яратып карыйлар. Үзем блогер буларак та әйтә алам, татар телендә видеоларны бик яратып карыйм.
Кемдер тәнкыйть сүзләрен укымый, начар сүзләр әйтүчеләр булса, кара исемлеккә кертә, ә мин хейтерларны яратам. Мин видеолар аша да моны әйтәм. Язсыннар, күбрәк языгыз дип тә әйткәнем бар. Чөнки алар язган саен миңа караулар, аудитория килә. Кайвакыт әни кайгырып шалтырата, мин: «Әни, сине берничә миллион кеше карый, бер кеше шулай язудан берни үзгәрми. Меңләгән кеше сине мактап яза», - дим. Мин язган әйберләрнең берсен дә бетермим. Дин, тел мәсьәләсенә кагылганнарын гына бетерәм. Хәтта үзләренә җавап итеп тә язганым бар, нишләп сез шулай уйлыйсыз дип. Ә болай хейтерларымны яратам.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Зумерлар интернетта иң итагатьле кешеләр»
Интернетта татар мәдәниятен, әдәбиятын популярлаштыручы блогер Айгизә Латыйпова интернет кулланучыларның психологик үзенчәлекләре турында сөйләде. Аның фикеренчә, иң итәгатьле кешеләр – яшь буын.
Зумерлар интернетта иң итагатьле кешеләр. Минем өчен иң авыр буын ул - олылар, 50 яшьтәгеләр, миллениаллар әйбәт, ләкин без алардан аерылабыз. Хәзер 40 яшьтәге кешеләр сине аңларга тырышып сөйләшә, без алар белән күбрәк охшаганбыз. Ләкин үземнең яшьтәшләремне мине тулы дәрәҗәдә аңлаучылар дип саныйм. Минем яшьтәге кешеләрнең татар телен өйрәнәселәре килә, чөнки кечкенә чакта әти-әниләре татарча сөйләшмәгән. Шуңа күрә алар мине карый да – син чыннан да татарча сөйләшәсеңме дип шаккаталар. Мин синең видеоларыңны карап, татарча сөйләшергә өйрәндем, дип язучылар да бар. Мин үземнең яшьтәшләремне бик яратам, чөнки алар белән бер телдә сөйләшәм.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Татарча бизнес төзү серләре
«Бизнес» юнәлеше белән кызыксынучы яшьләргә нинди өлкәләрдә үз эшеңне башлап булуын, әлеге өлкәдә ясалма фәһем һәм татар милли айдентикасы ничек кулланылуын аңлаттылар.
Эшмәкәр Нурлан Турашев үзенең чыгышында ясалма фәһемне кулланмаучы эшмәкәрләрнең «төшеп калуларын» искәртте һәм хәзерге заманда бизнесны үстерү өчен нейрочелтәрләрне куллану мәҗбүри булуын ассызыклады.
Казанда каһвәханәләр ачучы Муса Гыйниятов исә үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Үземнең эшемне башлар алдыннан мин каһвәханәгә эшкә урнаштым. Бөтенесе дә: «Яхшы оешмага эшкә урнашырга һәм тәҗрибә тупларга кирәк», – диләр, әмма мин уңышлы оешмага урнашмадым, бөтен хисап дәфтәрдә алып барыла иде. Шул сәбәпле без шактый акча югалттык, әмма биредә мин бик күп әйбергә өйрәндем. Үземнең ноктаны ачканда, барысы да җиңел барды: без аны атна ярым эчендә эшләтеп җибәрдек. Хәзерге вакытта без концепцияне үзгәртәбез һәм татар мәдәниятен кертәбез. Без видеоларыбызга һәм продуктларга татар мәдәниятен кертә башлагач, караулар да, ихтыяҗ да артты.
Үз вакытында мин чәчәк сату белән дә шөгыльләнеп карадым, әмма бер кемгә дә 8 Март көнне лалә чәчәге сату белән шөгыльләнергә киңәш итмим, чөнки салкын, конкурентлар күп һәм җаваплылык зур. Ул көнне без үзебезнең сеңелләребез, әниләребез өчен 10-15 букетлык эшләдек инде, – ди ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татар телендә нинди айти-проектлар бар?
«Цифрлаштыру» секциясендә кызыклы татар it-проектлары турында сөйләделәр һәм татар телен саклау, үстерү өчен нинди кушымталар, технологияләр кирәклеге турында фикер алыштылар.
Секциянең кураторы Нурислам Денисов татар телендәге айти-проектлар тупланган сайт ясауларын әйтеп узды.
Команда белән татар телле айти-проектлар туплаган anobject.tatar проектыбызны ясадык. Әлеге проектны ясауга 2 ай вакыт китте. Биредә әлегә 50 айти-проект кына тупланган, әмма киләчәктә без аны тулыландырырга һәм дизайнын да матурайтырга исәплибез, – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
РУВИКИның Россия халыклары телләрендә проектларны координацияләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Мансурова интернет энциклопедия белән таныштырды.
РУВИКИ рус телендә генә түгел, ә Россиядә яшәүче 21 халык телендә эшли, алар арасында татар теле дә бар. Бүгенге көндә энциклопедиянең рус телле бүлегендә 2 млннан күбрәк, ә татар теле бүлегендә 600 меңнан артыграк мәгълүмат тупланган. Һәм безнең бүлек иң күп, яхшы укыла торган «Топ-5» исемлегенә керә, – диде ул.
***
Секцияләр эшеннән соң Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар өлеше башланды. Эш барышында Райнур Хәсәнов форумның рәисе итеп сайланды һәм аның урынбасарлары билгеләнде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов