Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабантуйга килгән кебек» – «Болгар радиосы» тыңлаучыларын «Татнефть арена»га җыйды

7 май көнне Радио көне уңаеннан «Болгар радиосы» «Татнефть арена»да зур концерт оештырды. Грандиоз тамаша 5 меңнән артык тамашачы һәм 50гә якын татар эстрадасы йолдызы катнашында узды. Җырчы диджейлар, үбешү марафоны һәм боз өстендә биюләр турында «Интертат» репортажы.

news_top_970_100
«Сабантуйга килгән кебек» – «Болгар радиосы» тыңлаучыларын «Татнефть арена»га җыйды
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

«Кая «дальше» да, кая «больше» инде»

«Татнефть арена» – татар тамашачысы өчен ят бина, татар җырчылары үз концертлары өчен әлеге урынны сирәк сайлый, гадәттә, эстрада концертлары безгә инде якын булган «Уникс» яки «Пирамида» концертлар залында уза - ни дисәң дә, 10 меңнән артык урын булган залны тутырырга кирәк бит. «Татнефть арена»га концертларда 10 400 тамашачы сыя. Бәйрәм көнне зал шыплап тулмаса да, халык бик күп иде. Оештыручылар әйтүенчә, концертка 5 меңнән артык тамашачы җыелган. Грандиоз тамаша дисәк тә дөрес булыр.

Концертны ачып җибәрер өчен, иң беренче булып, сәхнәгә бәйрәмнең төп сәбәпчеләре – «Болгар радиосы» хезмәткәрләре чыкты. Аларны һәрберсен матур итеп тәкъдим иттеләр – Дилбәр Фәиз, Наилә Гыйбадуллина, Айгөл Хәйруллина, Лиана Мәрданова, Рәшит Вәлиуллин, Фаил Гыймадов.

«Иртәнге чәй» тапшыруын алып баручылар – Рөстәм Гайзуллин, Илнар Йосыпов, Эльвира Вильдан. Әлеге өчлек тамашаны да алып бардылар.

Яңалыклар хезмәте җитәкчесе Айнур Әхмәтов, журналистлар Артур Фәләхов, Гөлнар Галимова, Люция Шәрәфиева, Камилә Шәһабиева, Гөлназ Рәшитова һәм «Болгар радиосы»ның директоры, баш мөхәррире Илфар Кәримов.

«Күпме тырышлык, күпме казаныш һәм нинди горурлык, Радио көнендә «Болгар радиосы» – «Татнефть арена»да, – дип горурлык сүзләре белән башлады концертны Эльвира Вильдан.

Ә алда безне яңа үрләр көтә. Кем әйтмешли – «дальше – больше», – дип хуплады аны Илнар Йосыпов.

Әй, Йосыпов, үзеңне ишетәсеңме син, кем әйтмешли?! Соң кая «дальше» да, кая «больше» инде, без болай да «Татнефть арена»да боз сараеның сәхнәсендә басып торабы-ы-ыз, – диде Рөстәм, аны бүлдереп.

Дөрестән дә, Татарстанда башка зуррак концерт заллары юк. Бәйрәм югары дәрәҗә оештырылган иде, җырчыларның иң танылганнарын, «каймагын» гына сайлап алганнар. Залда кайчакта тавышның бик каты кайтаваз булып яңгыравы гына вакыты-вакыты белән комачаулады, алып баручыларны аңлавы кыенрак булды. Бу инде оештыручылардан түгел, ә бинаның масштабыннан торадыр.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Болгар»лылар тамашачыларны боз өстендә биетте. «Татнефть арена»ның боз сарае икәне исегездәдер, ничек булды, дигән сорау туса, аренаның бер ягына концерт өчен махсус сәхнә урнаштырылган, ә боз өстенә такталар җәелгән иде. Концертта дәртле биюләрдән чүт кенә бозларын эретеп бетермәдек. «Ак Барс»ларның җиңелеп, Гагарин кубогыннан төшеп калуларыннан бер файда булды – «Болгар радиосы» аренада концерт уздырды.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Азат хатын, буйдак Марат, Ильнатның төнге күбәләге»

Концерның кызык үзенчәлеге – Радио көне булгач, концертта һәрбер җырчы радио өчен үзенең тапшыруын тәкъдим итте. Алар диджей булсалар, тапшыруларында ниләр турында сөйләр иделәр? Артистлар төрле булган кебек, тапшырулар тематикасы да күптөрле. Марат Яруллиның «Кичке мәй (кайдан казып чыгаргандыр әлеге сүзне сценарий язучылар)» тапшыруы буйдаклар тормышы турында, «Азат хатын» тапшыруын алып баручы пар – Азат һәм Алсу Фазлыевлар – тормышта гел бергә булган кебек, тамашаны да бергә алып бара, Рифат Зариповны «мыскыл» мускуллар кызыксындыра, ә Ильнат гомумән тапшыруында төнге күбәләкләр турында сөйләшергә җыена. Бу урында сценаристларга «афәрин!» диясе килә, һәрбер артистны юмор аша тәкъдим итеп, кызыклы тасвирламалар әйттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Тыйнак татарлар турында»

Концертта тамашачыларга бик күп бүләкләр өләштеләр. Аларны төрлечә уйнаттылар, ләкин иң истә калганы – туңдырма кибетенә сертификат өчен үбешү. Бу – стадион форматында узган чараларда сирәк күренеш түгел. Әмма әлеге концертта карагач, татар халкы бигрәк тыйнак инде, дигән фикер туды, аеруча өлкән буын. Гомумән, мин үзем әлеге уенны бик өнәп бетермим, бу – күпләрне кыен хәлдә калдыра торган ярыш. Монда да беренче пар булып өлкән генә абый белән апаны экранга чыгардылар, алып баручылар: «Үбешегез!» – дип кычкыра, тегеләр бер-берсенә карамый да, кыенсынудан суламый ук утырдылар бугай, алып баручыларның берничә минут «үбешегез» дип тәңкәләренә тиеп торулары да уңышсыз булды. Аннары үзләре үк: «Алар өйгә кайткач үбешер, бәлки, үбешеп кенә калмас та», – дип шаяртты. Ә бәлки, алар – абый белән сеңелдер, ә бәлки, гомумән таныш кешеләр түгелдер, алай да булырга мөмкин бит. Шулай да 5 пар арасында җиңүче табылды, аларны алкышлар ярдәмендә ачыкладылар. Ә сез, туңдырма өчен, 5 меңнән артык халык утырган залда үбешер идегезме?

«Элвин Грейдан – «татарка», Тямайдан – «гипноз»

Элвин Грей концертта русча җырлаган бердәнбер артист булды, аннары аңа «иң көчле музыка куючы җырчы» дигән исемне дә бирәсе килә. Дөбер-шатыр килде арена аның чыгышында, күптән түгел «җырчының колагы начар ишетә башлаган» дигән хәбәрләр чыккан иде, чыгышыннан соң жәлләп тә куйдым үзен, андый каты музыкага колак кына түгел, йөрәк тә түзмәскә мөмкин. Радик башка җырчыларның 3 җырын (Вәсилә Фаттахованың «Туган як», Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» һәм Салават Фәтхетдиновның «Уфтанма») һәм 2 русча җыр – берничә җырдан попурри һәм «красивая та-та-та-татарка» дигән җырларын сузды. Татарка булгач, ярый инде, дидек. «Әлдермеш...»не җырлаганда, экранда Хәния Фәрхи күренеп алды һәм аның тавышы ишетелде, ә башка җырларда авторлар да әйтелмәде, җырны беренче башкаручылар да юк иде – шундый хәлләр.

Концертны йомагаклауны Фирдүс Тямаевка тапшырдылар. Ул ахырдан «Татнефть арена»ны ду китереп алды. Аның чыгышы вакытында концерт буе биеми утыручылар да торып бастылар бугай, җырчы үзе яратып кулланган «Тямай гипнозы» нәкъ шулай эшлидер инде, мөгаен. Җырчы тамашачыларны үзе дә бастырды, ул махсус хәрби операциядә катнашучыларны искә алып, аларга багышлап, «Гомер үтә» җырын башкарды: «Егетләр өчен басыгыз», – диде ул, залга мөрәҗәгать итеп. Әлеге чыгыш вакытында «каз тәннәре» йөгерде.

Аннан тагын бер дәртле җыр – һәм концерт тәмам булды. Фирдүс Тямаевның «дайте мне адреналин!» дип кычкыруы була, халык та аңа карап шаша башлый. Ахырда шулай бөтен калган, булган! бетләрне! төшереп бетереп кайтып киттек.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Марат Яруллин: «Шундый зур масштаблы концерт уздыру – биек тауга менү»

Җырчы Марат Яруллин әлеге концертны биек тауга менү белән чагыштырды.

Бу – зур вакыйга! Татар дөньясы өчен зур казаныш. Без бит чит илләргә карарга яратабыз, рус эстрадасына, «океан артына» – анда мондый чаралар еш уза. Татар дөньясында «Болгар радиосы»ның шундый зур масштаблы концерт уздыру – биек тауга менү. Мин бик шат мондый концертларда очрашуга. Сәхнәгә чыкканда да халкым өчен шундый зур горурлык белән чыктым. Без булдырабыз, безнең хәлебездән килә, без рәхәтләнеп шундый бәйрәмнәрдә очраша алабыз! Алар безне берләштерә.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Элвин Грей: «Сабантуйга җыелган кебек»

Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей:

Татар концертлары шундый зур дәрәҗәгә күтәрелә, мин чиксез шатмын. Алар күбрәк, ешрак булсын иде. Татарлар бергә җыелганда зур шатлык, Сабантуйга җыелган кебек! Мин «Болгар радиосы»н бик яратып тыңлыйм. Аеруча үземнең җырым чыккач – минем яңа җырымны куйганнармы икән, дип тикшерәм. Юлда йөргәндә һәрвакыт радио тыңлап йөрим, анда һәрвакыт коллегаларның яңа җырлары белән танышып була. Хәзерге мода, трендларлардан артта калмаска тырышам, тыңлап-күзәтеп барам.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Болгар» радиосы алып баручысы Гөлназ Рәшитова: «Бүген без «Арена»ны гөрләтәбез»

– Шундый грандиоз тамаша оештырды радиобыз. Татар эстрадасының иң «текә» җырчылары һәм «Болгар» радиосы алып баручылары бер урынга җыелды. Бүген без «Арена»ны гөрләтәбез! Үзем эфирда яңалыкларны сөйләгәннән соң, 19.00 сәгатьтән соң гына килеп җиттем. Монда, әлбәттә, рәхәтләнеп ял итәргә җыенам. Радиода эшләү – җиңел хезмәт түгел! Монда үзләренең эшләренә чын гашыйк кешеләр, профессионаллар гына эшли ала. Эшемне нык яратам һәм иң кызыклы дип саныйм, – диде Гөлназ.

Гөлназ – журналистлар династиясе вәкиле, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Аның апасы Фәния Рәшитова – озак еллар Актаныш радиосында мактаулы хезмәт куя, бихисап яшьләр өчен остаз булып танылган хезмәттәшебез.

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин: «Ничәмә еллар без бергә»

– Әлеге вакытта, иҗатта кайныйм, Юлай! «Болгар» радиосы белән үсеп киләм. Ничәмә еллар без бергә! Рәхмәт радиога, нәкъ алар минем хакта сөйли, минем җырларымны ирештерәләр. Минемчә, мондый олы «Арена»да концерт узуы – бик кирәкле формат, һәм бу – аның иң уңышлы итеп туган конен бәйрәм итүе, – диде Ришат абый.

Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Шундый рәхәт биредә, моннан кайтасы килми»

Бу инде безгә шундый зур бәйрәм, шоу-тамаша! Көтеп алдык. Яңа образлар белән, иң хит җырларны әзерләп. Шундый рәхәт биредә, моннан кайтасы килми.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Әлеге вакытта яңа җырлар яздырабыз, яңа костюмнар тектерәбез. Җәй әле башланмаган булса да, үтә дә китә. Яңа сезонга әзерләнәбез, яңа клиплар турында хыялланабыз, – диде алар.

Медосмотр узганда, Зинирага врач апа: «Өченчегә дә бәби алып кайтмыйсыңмы?» – дигән. «Шуны уйлап торабыз», – ди Ризат әфәнде.

Фирдүс Тямаев: «70% яшьләр җыелган, алар барысы да татарча җырлый, бии»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Болгар радиосы» концертын патриотик дип атады. Ул шулай ук концертка махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары, балалары килгәнен искә алды.

Мин моны бераз патриотик бәйрәм дә дияр идем. Халыкка рухи яктан көч бирү өчен, стадион форматында мондый концертлар кирәк. Бүгенге көндә курыкмыйча, үз өстеңә шундый зур эш алып, концерт уздыру – бик зур көч таләп итә. Бүгенге көндә тамашачыны җыю авыр. Дөньялар җиңел түгел, шуңа да карамастан, стадион тулы, 10 меңгә якын тамашачы. «Болгар радиосы»на бары тик «афәрин!» диясе килә.

Мин икеләтә шатланам, безнең җырлар «Болгар радиосы» аркылы яраткан тамашачыларыбызга җиткерелә, таныла. Кайчак проектларга чакыралар, алар сине кешегә дә санамый. Безнең һәрберебезнең характеры бар бит, артистлар – бик характерный алар, эмоциональ, һәрберсенең үзенең таләпләре. Мин дә бик авыр кеше, алар барысы белән дә уртак тел табып, барысын да бер «казанга» җыйдылар. Мондый җыелулар кирәк, бу – беренчедән телне саклау өчен мөһим. Концертка 70% яшьләр җыелган, алар барысы да татарча җырлый, бии. Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең хатыннары, балалары килде, алар ничектер барыбер шатланалар. Бар яктан да яхшы, матур атмосфера. Киләчәктә дә «Болгар радиосы» туктамасын, хәзер инде старт бирелде, бары тик алга, алга, алга!

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100