Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Болгар номерлары» хәрабәләрен Салават Юзеев татар киносы тарихында калдырган

news_top_970_100
«Болгар номерлары» хәрабәләрен Салават Юзеев татар киносы тарихында калдырган
Рамил Гали, Владимир Васильев

Казанда Тукай белән бәйле биналарның берсе – «Болгар номерлары» сүтелгәнгә быел сентябрь аенда 15 ел була. 40нчы бүлмәсендә Тукай яшәгән «Болгар» кунакханәсе 2008 елның сентябрь ахырында җимерелә.

Әмма татар кинематографы әлеге хәрабәләрне татар милли киносы тарихында калдырырга өлгергән – 2007 елда халык шагыйре Илдар Юзеевның улы, кинорежиссер Салават Юзеев «Болгар номерлары» хәрабәләрендә «121» исемле кыска метражлы нәфис фильмын төшергән. Режиссер Салават Юзеевның рөхсәте белән «121» фильмын «Татар-информ»ның YouTube каналына куябыз.

Фильм «Татмедиа» грантына төшерелгән һәм аның презентациясе 2007 елда «Татмедиа»да үткәрелгән. Шулай итеп, татар кинематографисты һәм аның командасы Тукай һәм башка алдынгы татар яшьләренең рухы сеңгән диварларны тарихта калдырган.

ххх

Кызык, әлеге бинага – Тукай яшәгән бүлмәгә – Тукайчы галим Зөфәр Рәмиевның да кергән булмаган. «Карале, минем үземнең дә бу сорау белән кызыксынганым юк…» – дигән ул, интревьюда үзенә бу сорау бирелгәч.

«Хискә бирелеп йөргән мәлләрдә кергән булды. Түрдә аның ишеге дә бар иде. Аннары тагын онытылды. Аны бит әйбәтлиләр дип әйттеләр», – диде халык шагыйре Марсель Галиев.

«Дөресен әйткәндә, 40нчы бүлмәдә булганым юк. «Болгар номерлары» тирәсендә күп кайнаштык инде. Аның эченә кереп тә булмый иде түгелме? Ә җимерелгәнен белми дә калдык бит. «Болгар номерларын» күбрәк шул Сибгат Хәкимнең шигыре аша беләбез инде», – диде халык шагыйре Газинур Морат.

«Ул вакытта яшьлегем белән «Болгар» номерларының кадерен, кыйммәтен аңлап бетермәгәнмен. Янәшә генә укыдым бит, югыйсә. Хәзерге акылым белән кергән булыр идем», – диде әле халык шагыйре булмаган Рүзәл Мөхәммәтшин.

«Болгар номерлары». 1985 ел

Фото: © 

Салават Юзеев: «Болгар номерлары»нда кино төшереп калу ниндидер сиземләү булгандыр. Аңлата да алмыйм. Безнең бик әйбәт команда җыелган иде һәм без зур теләк белән эшләдек. Төнлә төшердек. Ниндидер мистик фильм булып чыкты ул. Без аны акчасыз диярлек эшләдек. Фильмның бар булган бюджеты – 100 мең сумлык грант акчасы.

«Болгар номерлары» хәрабәләрендә йөри алырлык урыннарында йөрдек, ләкин бөтен җиргә дә керә алмадык. Тукай яшәгән бүлмәгә керә алмадык. Анда җимерелеп ята иде бит инде. Ул бит «Шәрыкъ» клубы белән тоташкан, без анда да төшердек. Анысы ярыйсырак хәлдә иде әле – хәрабәләр булса да, чыдамлы иде».

ххх

Фильмның исеме «121» дип атала, чөнки 2007 елда Габдулла Тукайның тууына 121 ел була. Фильмның исемен рәссам Илгизәр Хәсәнов уйлап тапкан – аңа санның ике яктан да бертөрле укылуы, көзгедәге кебек булуы кызыксындырган.

Фильм татар телендә төшерелгән һәм русчага юл асты тәрҗемәсе ясалган.

Фильмда Тукай ролен Илдус Габдрахман башкарган. Фатих Әмирхан ролендә – Искәндәр Хәйруллин.

Билгеле булганча, Фатих Әмирханның аяклары йөрмәгән һәм кинода ул инвалид креслосына утыртып төшерелә. Ниндидер мистика – Искәндәр Хәйруллин кинода төшкәннән соң аягын сындыра һәм, гипс белән булганга, премьерага да килә алмый.

Шул ук елны Габдулла Тукай турындагы «121» фильмы «Золотой бубен» фестиваленең ике югары бүләгенә лаек була.

2017 елда элеккеге «Болгар» кунакханәсе урынында салынган бинада Милли музей өчен 34,4 кв. метрлы бүлмә бүлеп бирелде, һәм анда Тукай яшәгән 40нчы бүлмәне сурәтләгән «Безнең өчен мәңге изге йорт…» дип аталган витрина-экспозиция барлыкка килде. Ул тантаналы ачылды: витрина-экспозиция янында «Кайту: 110 елдан соң Тукайга, 40нчы бүлмәгә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

Татар энциклопедия сүзлегеннән: Болгар номерлары. Казанда татар архитектурасы истәлеге. 1866 елда сәүдәгәр И.И. Аппаков акчасына, «Табыш йорты» сыйфатында, Печән базары комплексының бер өлеше буларак, П.И. Романов проекты белән эклектика формаларында төзелә. 20нче йөз башында эшмәкәр Ф.Әхмәдуллин бинаның бер өлешен арендага ала, «Болгар» кунакханәсе итеп тота. 1906-1916 елларда анда «Йолдыз» газетасы редакциясе урнаша, 1907 елдан «Шәрыкъ» клубы эшли башлый, 1908 елдан «Әл-Ислах» газетасы редакциясе эшли. Кунакханәдә Габдулла Тукай (1907-1912), Мулланур Вахитов (1909-1913), Вәлиулла Мортазин-Иманский (1909-1914) һ.б. яшәгән. Советлар дәверендә торак, китапханә һ.б. максатларда файдаланыла.

2022 елда «Татар-информ» әлеге витринаның тәрәзәсе чәрдәкләнеп, экспозициянең җыелуына игътибар итте. «Татар-информ» запрослары нәтиҗәсендә тәрәзә алыштырылды, һәм экспозиция үз урынына кайтты.

Сибгат Хәкимнең «Кырыгынчы бүлмә» поэмасыннан өзекләр:

«Үз-үземә урын тапмаганда,

Авырайгач каләм кулларда,

Казан буйлап йөрим-йөрим дә мин,

Тукай торган йортка – «Болгар»га

Килеп чыгам искәрмәстән чаттан,

Вәгъдәләшкән кеше шикелле

Карыйм озак, көтәм… Чат, иске йорт

Минем өчен мәңге сихерле,

Минем өчен мәңге изге бу йорт,

Бүлмәсендә, күрәм, бар уты…»

«Шуны ләкин син онытма, «Болгар», 

Кырыгынчы бүлмә барлыгын,

Тукайның зур, мәңге тере җаны

Шунда ята, кара, бар, энем…»

«Болгар»га мин эчем пошкан саен

Барып чыктым Болак буеннан,

Хыялымда ничә тапкыр күрдем,

Җилләр үтте, улап, уемнан».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 апрель 2023
    Исемсез
    искиткеч!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100