Бөек Ватан сугышындагы 10 татар генералы: «Татарда жәлләү һәм Аллаһы Тәгаләдән курку бар»
«Интертат» Бөек Ватан сугышында дивизияләр белән идарә иткән 10 татар генералы белән таныштыра.
«Бөек Ватан сугышында 27 татар хәрби җитәкчесенең дивизияләр белән командалык итүе тарих өчен теркәлеп калган. Бу җәһәттән, иң төп һәм иң мөһим чыганак – Россия Оборона министрлыгының Кадрлар буенча баш идарәсе җитәкчесе генерал-полковник Виктор Петрович Горемыкин редакторлыгында чыккан 5 томлы «Великая Отечественная: Комдивы» исемле хәрби-биографик сүзлек.
Укчы, тау-укчы, мотоукчы, моторлаштырылган һава-десант һәм кавалерия дивизияләрен яуга алып керүче милләттәшләребезнең 3есе – генерал-лейтенант, 12се – генерал-майор, тагын 12се – полковник.
Араларында бердәнбер Советлар Союзы Герое – генерал-лейтенант Гани Биккенә улы Сафиуллин. Әгәр гаделлек хөкем сөрсә, «Алтын Йолдыз» ияләренең саны күбрәк тә булыр иде...» – дип яза Рәис Зарипов «Татар комдивлары» дигән китабында.
Шушы басмада дивизияләр белән командалык итүче һәр хәрби турында мәгълүмат тупланган. Анда күрсәтелгән 10 татар генералы белән таныштырабыз.
Гани Сафиуллин, генерал-лейтенант
Күп кенә хезмәтләрдә Гани Биккенә улы Сафиуллин (Ганий (Гани) Бекинович Сафиуллин) Уфа губернасына керүче Минзәлә өязенең Сарман волосте Иске Кәшит авылында туган дип күрсәтелә. Әмма хәзерге Татарстанның Сарман районында андый сала юк. Чынлыкта аның туган төбәге – Казан арты. Ул 1905 елның 1 июлендә хәзерге Арча районына керүче, Казан ханлыгы чорында ук нигез салынган Иске Кишет авылында туа.
Гани Сафиуллин 1926–1927 елларда Семипалатинск (Казахстан ССР) шәһәрендә Бухтарма өяз комсомол комитетында инструктор булып эшли.
Запастагы взвод командирлары мәктәбен (1928), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү, 1941), К.Е.Ворошилов исемендәге СССР Кораллы Көчләре Генштабының Хәрби академиясе каршындагы Югары академик курсларын (Мәскәү, 1947) тәмамлый.
1927 елдан Кызыл Армия сафларында.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38нче укчы дивизия һәм 25нче гвардия укчы корпусы командиры (7нче гвардия армиясе).
Гани Сафиуллин дивизиясе Сталинград янындагы сугышта дошманның 18 меңнән артык солдат һәм офицерын әсир төшерә. Дон, Воронеж, Дала һәм 2нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943), Кировоград (1944), Яссы-Кишинев (1944), Будапешт (1944–1945), Прага (1945) һөҗүм операцияләрендә һәм япон гаскәрләренә каршы сугышта (1945) катнаша.
Днепр елгасын кичеп, Бородаевка һәм Домоткань (Украина ССР, Днепропетровск өлкәсенең Верхнеднепровский районы) авыллары янындагы сугышта Гани Сафиуллин батырлык күрсәтә. 1943 елның 25–30 сентябрендә Г.Сафиуллин җитәкчелегендәге солдатлар төркеме елганы кичеп чыга. Дошманның өзлексез һөҗүменә каршы торып, яуланган плацдармның буен 25 км га, иңен 15 км га зурайта һәм, төп көчләр килгәнче, аны кулда тотып тора.
Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин ике тапкыр Ленин, өч тапкыр Кызыл Байрак, ике тапкыр II дәрәҗә Суворов, ике тапкыр II дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Ворошилов исемендәге Югары хәрби академияне тәмамлый, 1947 елда 38нче гвардия һава десанты корпусы командиры урынбасары итеп билгеләнә. 1949 елда «Намус суды»нда хөкем ителә: генерал Тулада бер солдатны дезертирлыкта гаепләгән вакытта ачыктан-ачык яклап чыгыш ясый. Генерал званиесен алмакчы булалар, әмма моңа кадәр барып җитми, аны түбәнрәк вазифага 10нчы гвардия укчы дивизисенә командир урынбасары итеп билгелиләр (Балтыйк буе хәрби округы). 1950 елда кабат корпус командиры урынбасары итеп билгеләнүгә ирешә. 1956 елдан Төньяк Кавказ хәрби округында корпус командиры урынбасары. 1957 елдан запаста, Казанга әйләнеп кайта. Ветераннар эшендә актив катнаша.
Сугыш турында мемуарлар авторы. 1973 елда Казанда вафат була, Казанның Арча зиратында җирләнгән.
Бүгенге көндә Казанның идел буе районында Гани Сафиуллин урамы бар. Татарстанның кадетлар корпусы аның исемен йөртә. 2015 елдан Арча районы Иске Кишет авылында генерал Сафиуллинга багышланган музей комплексы эшли.
Якуб Чанышев, генерал-лейтенант
Якуб Җиһангир улы Чанышев (Якуб Джангирович Чанышев) 1892 елның 27 февралендә Уфа губернасының Стәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы) Тукай авылында туа. Ул Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый, аннан туган ягына кайтып, аннан данлыклы татар авылы – Корманайда укыта башлый.
1913 елда аны патша армиясенә алалар, хәрби хезмәте шул вакытта башланып китә.
1935 елда аңа дивизия командиры дәрәҗәсе бирелә, ә ике елдан соң, хәрбиләргә каршы башланган репрессияләр вакытында, ул кулга алына. 1939 елда азат ителә һәм Кызыл Армиядә хезмәтен дәвам итә.
1942 елда моңарчы Фрунзе исемендәге Хәрби Академиядә мөгаллимлек иткән Чанышевны 333нчы укчы дивизиясе командиры итеп билгелиләр. Шул ук елны аңа генерал-майор дәрәҗәсе бирелә, ул укчы корпусы командиры була, соңрак аны армия командующие урынбасары итеп куялар. Якуб Чанышев җитәкчелек иткән частьләр Мәскәү, Харьков, Сталинград янында сугыша, алар Польшаны азат итә, Одерны кичә, Берлин штурмында катнаша. Сугышны ул генерал-лейтенант дәрәҗәсе белән Берлинда тәмамлый.
Сугыштан соң ул Хәрби Академиядә эшли, шул ук вакытта Мәскәү татарларының иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Атаклы Асадуллаев йортының татар җәмәгатьчелегенә кайтарылуында аның да роле зур. Чанышевның Шиһабетдин Мәрҗани, Исмәгыйль Гаспралы кебек шәхесләрне яклап чыгышлар ясавы да мәгълүм. Тормыш иптәше Мәрьям Галиевна – Мулланур Вахитовның туганнан-туган апасы.
Якуб Чанышев 95 ел гомер кичереп, 1987 елның 6 ноябрендә вафат була. Мәскәү шәһәренең Кунцево зиаратында җирләнгән.
Андижанның мәшһүр шәхесе.
Чанышев ике тапкыр Ленин, Октябрь Революциясе, дүрт тапкыр Кызыл Байрак, I дәрәҗә Кутузов, II дәрәҗә Суворов, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән.
Минзакир Әпсәләмов, генерал-майор
Әпсәләмов Минзакир Әпсәләм улы (Минзакир Абдурахманович Абсалямов) 1896 елның 10 декабрендә Казан губернасының Мамадыш өязе (хәзерге Саба районы) Югары Утар авылында туа. 1915 елдан патша армиясендә хәрби хезмәттә. Әпсәләмов – хәрби разведчиклар арасында беренчеләрдән булып генерал чины алган шәхес. Ул ике дистә гомерен хәрби разведкага багышлый.
1944 елның июнендә ул җитәкчелек иткән «Мга» дивизиясе Свирск-Петрозаводск юнәлешендә йөздән артык торак пунктны азат итә. 1944 елның августыннан – 131, сентябреннән 31нче корпуслар командиры итеп билгеләнә. Петсамо-Керкенес юнәлешендә хәрәкәт итә, норвег-фин чигенә килеп җитә. 1944 – 1946 елларда Карелия фронтына керүче 31нче корпус белән командалык итә.
Хәрби фәннәр докторы, хәрби разведка генералы Әпсәләмов Ленин, дүрт тапкыр Кызыл Байрак, I дәрәҗә Богдан Хмельницкий, II дәрәҗә Суворов, «Почет Билгесе» һәм Азәрбайҗанның Хезмәт Кызы Байрагы орденнары белән бүләкләнгән.
1981 елда Мәскәүдә вафат була. Мәскәүнең Дон зиратында җирләнгән. Ленинград өлкәсе Подпорожье шәһәренең мактаулы гражданины.
Фатих Булатов, генерал-майор
Фатих Гариф улы Булатов (Фатых Гарипович Булатов) 1902 елның 20 мартында Самара губернасының Бөгелмә өязе Түбән Сукаеш авылында туа.
Бөек Ватан сугышында 272нче һәм 96нчы укчы дивизияләр белән идарә итә. 1945 елның гыйнварыннан дивизия 2нче, аннары 3нче Белоруссия фронтлары составында Млава-Эльбинг һәм Көнчыгыш Пруссия һөҗүм операцияләре барышында 300 чакрымнан артык юл үтә. Әлеге сугышларда Макув, Хохенштайн, Браунеберг, Алленштейн калаларын гитлерчылардан азат иткәндә дивизия зур батырлыклар күрсәтә.
Генерал-майор Булатов 1945 елның августыннан Казан хәрби округы составына кертелгән үз дивизиясе белән сугыштан соң да командалык итә. 1956 елның 21 гыйнварыннан – запаста. ДОСААФ эшчәнлегендә катнаша. Истәлекләр, хикәяләр һәм шигырьләр яза. «Генерал язмалары», «Фронт еллары», «Хәтер чишмәсе» китаплары авторы.
1986 елда Казанда вафат була. Яңа Бистә зиратында җирләнгән. Калуга өлкәсенең Хвастовичи шәһәренең мактаулы гражданины. Казанның Восстание урамы, 46 йортында истәлек тактасы куелган, ДОСААФ 1963 елларда ел саен Фатих Булатов истәлегенә чаңгы эстафетасы уздырган.
Ике тапкыр Ленин, дүрт тапкыр Кызыл Байрак, II дәрәҗә Суворов һәм «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнгән.
Зәки Котлин, генерал-майор
Зәки Йосыф улы Котлин (Заки Юсупович Кутлин) 1900 елның 17 ноябрендә Казан губернасының Спас өязе Коры Көрнәле авылында (хәзерге Алексеевск районы) туа. 1916 елда үзе теләп патша армиясенә хәрби хезмәткә китә.
Бөек Ватан сугышында ул Көньяк-Көнбатыш фронтның 6нчы армиясенә керүче 270нче укчы дивизия командиры итеп билгеләнә. 1941 елның августында әлеге дивизия Кременчуг, Харьков, Красноград янында дошман һөҗүмнәрен кире кайтара. 1942 елның башында Барвенково-Лазовая юнәлешендә һөҗүм хәрәкәтендә катнаша. 8 көн эчендә дивизия 100 чакрым юл үтә. 70 торак пунктны, шул исәптән эре тимер юл төене булган Лозовая станциясен азат итә.
1942 елның май аенда Харьков өчен барган сугышлар вакытында 270нче укчы дивизия камалышта кала. Чолганыштан чыкканда 27 май көнне Зәки Котлин яралана һәм аңына килә алмыйча үлә. Аңа нибары 41 яшь була. Котлин Ленин ордены, «Бохара йолдызы» ордены белән бүләкләнгән.
Сәетгәрәй Гайфетдинов, генерал-майор
Сәетгәрәй Гайфетдин улы Гайфетдинов (Саид-Гарей Гайфутдинович Гайфутдинов) 1900 елның 15 апрелендә Казан губернасының Чистай өязе Такталы авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлану белән подполковник Гайфетдинов 245 нче укчылар дивизиясе штабы начальнигы була.
1941 елның декабрь башында Себер хәрби округының Новосибирск шәһәренә җибәрелә, анда 235нче укчылар дивизиясен формалаштыра. 1942 елның март башында дивизия Вологда өлкәсенә китә һәм 58нче резерв армиясе составына керә. Апрель аенда дивизия Төньяк-Көнбатыш фронтка җибәрелгән, анда 6 майдан 53нче армия сафларына кертелә.
1942 елның 10 июлендә полковник Гайфетдинов вазифадан азат ителә һәм 24 июльдә 91нче ныгытылган район коменданты итеп билгеләнә. 1943 елның апреленә кадәр 34нче армия составында Төньяк-Көнбатыш фронтта сугыш алып бара.
Сугыш вакытында полковник Гайфетдинов ике тапкыр Югары Баш командующийның Рәхмәт хатларында искә алына.
Гайфетдинов Ленин ордены, дүрт тапкыр Кызыл Байрак ордены һәм Польшаның «Одер,Ниса һәм Балтика өчен» медале, 3 дәрәҗә Грюнвальд тәресе ордены белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Фрунзе исемендәге хәрби академиядә укыта. 1953 елда Мәскәүдә вафат була, Введено зиратында җирләнгән.
Рәхим Мәкъсутов, генерал-майор
Мәксутов (Мәгъсутов) Рәхим-Сәгиб Гәрәй улы (Рахим-Сагиб Гареевич Максутов) 1899 елның 1 маенда Уфа губернасының Стәрлетамак өязе Каран авылында туган. Гомеренең шактый өлеше Татарстан, Казан белән бәйле булуга карамастан, Татар энциклопедиясендә һәм «Татарстан» генераллары биографик сүзлегендә урын алырга лаек дип табылмаган. Гражданнар сугышы башланып киткәннән соң, 1918 елның апрелендә 19 яшьлек Рәхим Мәкъсутовның үзе теләп, кызыл казаклар отрядына кушылуы билгеле.
1941 елның октябрендә Рәхим Сәхибгәрәй улы 1нче аерым армия составындагы 59нчы укчы корпуска турыдан-туры буйсынган 263нче мотобригада белән командалык итә башлый. Соңрак мотобригада 42нче мотоукчылар бригадасы итеп үзгәртелә. 1942 елда полковник Мәкъсутов 25нче армиянең 190нчы укчы дивизиясе командиры итеп билгеләнә. 1945 елның 28 мартыннан генерал Мәкъсутов – 352нче укчы дивизиясе командиры.
Мәкъсутов Ленин, өч тапкыр Кызыл Байрак, II дәрәҗә Суворов һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң 31 армиядә дивизия белән командалык итә, Көньяк Урал хәрби округы командиры урынбасары дип билгеләнә, әмма, авыруы сәбәпле, бу вазифада эшли алмый. 1946 елның июлендә запаска җибәрелә, Казанга кайта. 1949 елның 23 ноябрендә Казанда вафат була, башкаланың Арча зиратында җирләнә. 2017 елда аның каберенә яңа таш куелды.
Миңнегали Шәйморатов, генерал-майор
Миңнегали Минһаҗетдин улы Шәйморатов 1899 елның 15 августында Уфа губернасының Уфа өязенә керә торган Арыслан авылында (хәзерге Башкортстанның Кырмыскалы районы) ярлы крестьян гаиләсендә туа. Патша армиясендә хезмәт итеп, Февраль революциясеннән соң туган якларына әйләнеп кайткан абыйсы Әхмәтгәрәйнең 1918 елда Кызыл гвардиягә язылуы һәм шул ук елны Самара каласы тирәсендә ак чехларга каршы сугышта һәлак булуы Миңнегалинең тормышын кискен үзгәртеп җибәрә.
Мөгаен, аның Кызыл армия сафларына басуы күпмедер дәрәҗәдә абыйсы үлеме белән бәйледер. Сүз уңаеннан, энеләре Габдулланың да абыйлары юлын сайлавын, ягъни 1926 елга кадәр кулына корал тотып яңа хакимият өчен көрәшүен искәртеп тоту урынлы булыр.
Полковник Шәйморатов 112нче кавалерия дивизиясе белән командалык итә. Әлеге дивизиянең үзәге Уфа каласының Дема районындагы Дема станциясендә урнаша. 1943 елның 14 феврале – Башкортстанда оешкан 112нче дивизия тарихындагы күренекле көннәрнең берсе. Сталинград янындагы сугышларда батырлыклары һәм кыюлыклары өчен корпус – 7нче гвардия кавалерия корпусы, ә аның дивизияләре (25нче, 55нче, 112нче) 14, 15, 16нчы дивизияләр итеп үзгәртелә.
1943 елның 23 февралендә кул сугышы вакытында дивизия командиры генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәлак була. Бөек Ватан сугышында дан орденының туры кавалеры булуга ирешкән 2671 яугирнең 22се – шушы дивизия каһарманнары.
Шәйморатов ике тапкыр Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән.
Миңнегали Шәйморатов үзенең милләтен яшермәгән, татар булуын документларда да күрсәткән.
2022 елның 11 октябрендә Уфада генерал Шәйморатовка һәйкәл ачылды.
«Муса Гәрәев кебек үк генерал Шәйморатов та милләтен яшермәгән, татар дип күрсәткән»
Башкортстан легендасы булган 10 татар шәхесе
Ибраһим Бикҗанов, генерал-майор
Бикҗанов Ибраһим Фәйзулла улы (Ибрагим Паскаевич Бикжанов) – Бөек Ватан сугышында моторлашкан дивизия белән командалык иткән бердәнбер татар генералы. Ул 1895 елның 17 ноябрендә Рязань губернасының Касыйм өязе Татар волостена кергән Яубаш (Болотцы) авылында туа. Яубашка Касыйм татарлары нигез сала.
1940 елның июленнән генерал-майор Бикҗанов 29нчы моторлашкан дивизия командиры вазифасына билгеләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Бикҗанов әлеге дивизия составында сугышка керә.
1941 елда бер төркем офицерлар белән камалыштан чыкканда, генерал Бикҗанов Минск өлкәсенең Пуховичский районына керүче Заболотье авылында әсирлеккә эләгә һәм Польшадагы хәрби әсирләр тотылучы Замостьега җибәрелә. Аннан соң Хаммельбург, Нюрнберг каласындагы лагерьларда һәм Вайсенбургтагы кирмән төрмәсендә җәфа чигә. 1945 елның 29 апрелендә америкалыларның 3нче армиясе гаскәрләре тарафыннан азат ителә. Әсирлектә тәмам йончыган генералны Париждагы совет хәрби миссиясе карамагына тапшыралар.
Мәскәүдә СМЕРШ аның эшен тикшерә, Ватанга хыянәт итмәгән дип табыла, 1945 елның декабрендә Совет Армиясе сафларына әйләнеп кайта. Фрунзе исемендәге хәрби академиядә укый, аннары Алма-Ата университеты хәрби кафедрасы җитәкчесе итеп билгеләнә. 1950 елда, авыру сәбәпле, отставкага китә. 1988 елда Ташкентта вафат була, Домбрабад зиратында җирләнгән.
Ибраһим Бикҗанов Ленин (1946), өч тапкыр Кызыл Байрак, Үзбәк ССРның Хезмәт Кызыл Байрагы, Бохара Халык республикасының Кызыл Йолдыз һәм Ярымай орденнары белән бүләкләнгән.
Маркис Салихов, генерал-майор
Салихов Маркис Бикмулла улы (кайбер хезмәтләрдә – Миркас, Маркез) (Маркис Бикмулович Салихов, Мир Ходжа Эрели) – гаять каршылыклы һәм фаҗигале тормыш юлы үтә. Маркис Салихов 1896 елның 28 (15?) маенда Казан губернасының Зөя өязе Тау Иле авылында туа.
1941 елның 24 апрелендә генерал-майор Салихов командалык иткән 60нчы укчы дивизия 60нчы тау-укчы дивизиясе итеп үзгәртелә. Ул 14 меңнән артык хәрбидән тора. Дубно каласы янындагы бәрелештә дивизия белән идарәне югалтканы һәм тәртипсез рәвештә чигенгәне өчен Салиховның званиесен полковникка төшерәләр һәм ул ун елга төрмәгә ябарга хөкем ителә. Ләкин җәзаны сугыштан соң үтәү шарты белән.
1941 елның июнь-август айларында генерал-лейтенант Дмитрий Карбышев, генерал-майорлар Маркис Салихов һәм Ибраһим Бикҗанов әсирлеккә эләгәләр.
Салихов турында мәгълүматлар төгәл түгел, төрлечә язалар. Салихов 1941 елның 29 июлендә Днепропетровск шәһәре янындагы чолганыштан чыкканда әсирлеккә эләгә. Карбышевны 1945 елда концлагерьда җәзалап үтерәләр, Бикҗанов җиңү елында немец әсирлегеннән азат ителә һәм хәрби антына тугрылык саклавы раслангач, аклана. Салихов немецлар белән хезмәттәшлек итү юлын сайлый. Ул 1942 елның гыйнварында үлгәннәр исемлегенә эләгән, әмма Власов җитәкләгән РОА армиясендә хезмәт иткән дигән мәгълүмат бар. Ничек хезмәт иткәне турында төгәл фактлар юк, аның хакында «Варшава разведмәктәбендә эшләгән» дигән хисап тутырылган.
1945 елда Чехословакиядә кулга алынган, Мәскәүдә хөкем ителгән һәм 1946 елның августында асып үтерелгән дигән мәгълүмат бар. Шул ук вакытта 1955 елга кадәр, «хыянәтче» буларак эзләнүдә дә булуы билгеле.
Шул ук вакытта Власов армиясен өйрәнгән тарихчы К.М.Александров үз китабында Салихов беркайчан да РОАда хезмәт иткмәгән, ә Мюнхенда «Мирходжа Бикмулович Ерели» исеме белән яшәгән, дип яза.
Искәндәр Гыйләҗев Салихов хөкем ителмәгән, сугыштан соң Төркиядә яшәгән, татар эмиграциясе тормышында актив катнашкан һәм 1958 елда вафат булган дип яза.
Гомумән алганда, Бөек Ватан сугышында 83 совет генералы дошман әсирлегенә эләгә. Ике орден белән бүләкләнгән милләттәшебез – сугышның беренче айларында репрессия тегермәненә эләккән дистәләрчә совет генералларының берсе.
«Татар генераллары корбан әзрәк булган юлларны сайлый»
Вахит Имамов, язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире:
– Бөек Ватан сугышында татар генераллары башка милләтнекеләрдән кайсы ягы белән аерылып торган? Татарда жәлләү һәм Аллаһы Тәгаләдән курку бар. Ул солдатларын сугымга куган кебек куа алмый. Мондый җинаятькә бармыйм, үземне канга батырмыйм, дигән әйбер бар. Бөтенесе дә шундый, дип тә әйтә алмыйм, искәрмәләр дә бардыр. Нинди хәлгә эләгә бит әле...
Менә Шәйморатовны карыйк, аңа һәйкәлләр куябыз, зурлыйбыз. Ул Луганск тирәсендә сугышкан, шунда камалышта калган. Үзебезнең якка «өзеп» чыгарга кирәк бит инде, өстән генераллар рация аша кычкыра, фәлән юнәлештә юлны ачарга кушалар. «Алай китсәм, күпме атларны ташларга туры киләчәк, тикмәгә кан коелачак бит», – ди ул. Җитәкчесе генерал Белов: «Дошманның кораллары, туплары кая куелган – безгә шуны белергә кирәк, аннан аларны бомбага тотабыз», – ди.
Бу – бөтенләй башка мантыйк бит! Тупларның кая урнаштырылганын белү өчен, аңа татар солдатларының үлүе дә жәл түгел. 100, 200, 300 кеше үлә, ләкин ул коралларны таба! Мондый мантыйк белән сугышырга ярамый. Шәйморатов каршы тора, талаша, сугыша, солдатларын куа алмый. Җинаятькә бармый, кешелеклелек күрсәтә. Ахыр чиктә үзе утка ташлана һәм шунда каты яралана.
Татар генералларының аермасы шунда – үлсә үлсен, катса катсын дип, исем алу өчен «напролом» бару юк. Татар бизмәнгә салып уйлап карый, минималь корбан бирә торган юлны сайлый. Бөтен солдаты үлеп бетсә, үзе кая бара соң ул аннан? Үзен дә чыгарып атмаслармы? Сугыш башланган чорда генералларны ату очраклары да шактый булган.
Вахит Имамов: «Башкортстанда милли рух көчле»