Вахит Имамов: «Башкортстанда милли рух көчле»
Ни өчен Башкортстанда милли рух көчле? «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, язучы, Габдулла Тукай премиясе иясе Вахит Имамов Башкортстанда сәфәрдә булып кайтканнан соң, фикерләре белән уртаклашты.
«Башкортстандагы яшь буын Миңлегали Шәйморатов һәйкәле үрнәгендә горурланып үсәчәк»
– Моны берничә бүлеккә бүлеп аңлатырга мөмкин. Быел сентябрьдә татар генералы Миңлегали Шәйморатовка һәйкәл ачтылар. Видеолардан күрү – бер хәл, үзебез барып карагач, икенче хис туды. Аны «пантеон» дип тә атасаң була. Париждагы пантеон колонналар белән бизәлгән, һәм ул, һичшиксез, килгән кешегә тәэсир итми калмый. Шаккатмыйча булмый, чөнки Башкортстан хөкүмәте әллә кайдан акча эзләмәгән, мәрмәрне Башкортстанның үз территориясеннән тапканнар. Сүз дә юк, Урал тавы гына да ни тора, һәм шуларны куллана белгәннәр. 12-13 метрлы колонналардан матур итеп, ярымтүгәрәк колоннада ясап куйганнар. Шуның уртасында, горур булып, Шәйморатов һәйкәле тора.
Без бер үк кичтә Салават Юлаев һәйкәлен дә карадык, яшереп торасы юк: Салават һәйкәле Шәйморатовныкына оттыра. Шәйморатов һәйкәле заманчарак эшләнгән, зурлыгы, масштаблыгы ягыннан Салават һәйкәленнән ким түгел.
Аның пьедесталында өч яктан Башкортстан халкының тарихы чагылдырылган. Иң арткы ягында башкорт ыруларының билгесе булган кошларның рәсемнәре куелган. Бу миндә сорау уята. Башкортлар төрлечә сөйләшә, башкорт дәүләтен, нигездә, 8 ырудан торган, диләр иде. Хәзер инде 40ка җиткерделәр. Һәр волостьне ыруга әйләндереп, күп тамырлы булганнар дип, зур итеп күрсәтергә тырышалар. Һәйкәлдә 14 кош гәүдәсе санадым. 8 дә түгел, 40 та түгел. Бу – уйланырга этәрә…
Икенче якта Салават Юлаевның йөзе ясалган, аның алдында башкорт полклары бар. 1812 елдагы Ватан сугышында катнашкан һәм 1814 елда Парижны алган башкорт полклары сурәтләнгән. Башкорт полклары дигәннән, ул минем үзәккә үтте. Аны тоттылар да, фәкать башкорт милләте полкларына гына әйләндереп калдырдылар. Башкорт галимнәре шулай яза, һәм моңа Мәскәү галимнәре каршы килми. Башкорт полклары составында яртысының күбрәге татарлар булган. Мин моңа йөз тапкыр инандым.
1771 – 1772 елларда Польшадагы крестьяннарның азатлык восстаниеләрен бастырырга барганда карательләр итеп озатылган 3000 кешелек отряд өстеннән хәзерге Башкортстанның Балтач районында туып үскән кеше – Кулый Балтачев баш командующий булып бара. Алар арасында безнең Актаныш районы территориясендәге Бүләр волосте старшинасы булып торган Муса Хәсәнов та бар. Минзәлә районы территориясеннән Байлар волосте старшинасы да бар. Хәзерге Башкортстанның Нуриман районы да анда 2нче типтәр полкын әзерләп биргән, шуның белән алар яуларда йөргән.
Безнең Актаныш районы территориясеннән 2нче типтәр полкы, 5нче һәм 6нчы башкорт катламына язылган крестьяннардан тупланган полклар катнашкан. Шулай итеп саный китсәң... Мәсәлән, Чишмә районы музеенда да 1812 елда полкларда катнашкан 5 кешенең рәсемнәрен куйганнар, алар мишәр полклары әзерләп биргән. Аларның «башкорт полклары» дигән сүзе составында мишәр, типтәр полклары да бар. Татар булган килеш, 40ар дисәтинә имана җирен эләктерү өчен, башкорт катламына язылган. Уфа белән Чаллы арасындагы юл – Казан юлы дип аталган, анда иң күп волостьлар булган. Ул шушы полкларга сугышчыларны биргән. Ягъни, ким дигәндә, яртысы татарлар булган.
Шуңа күрә, «башкорт полклары» дип сөйләгәндә, әлбәттә, «тешкә тия». Ләкин моны укыган кеше генә белә. Әзерлекле булмаган кеше, аеруча яшь буын, аны аермый. Шуңа күрә, яшьләрне һәйкәл янына алып киләсең икән, сүз дә юк, фәкать башкорт милләтен генә өскә күтәрәчәкләр.
Башкортстандагы яшь буын шул үрнәк нәтиҗәсендә горурланып үсәчәк. Бу горурлык аларга, һич киметмим, 200 ел буена җитәргә мөмкин. Бүгенге буын башкорт полкларына авызын ачып, мөкиббән китеп үсәчәк.
Һәйкәлнең өченче ягы – атка атланган Шәйморатов сугышчыларны алдан җитәкләп бара, скульптор аның артына полк составында булган кешеләрнең йөзләрен фотолардан карап ясаган.
Шәйморатов комплексының тагын бер горурлыгы – башкортча һәм русча Советлар Союзы Герое исемен алган сугышчыларның исемен язып куйганнар. Бер дивизиядән ул кадәрле герой исемен алган кешеләр бик сирәк. Шушы рухны гәүдәләндерә һәм сынландыра белгәннәр. Скульптор Салават Щербаков шуны тасвирлый алган.
«Башкортстан хакимияте татар кешеләрен данлый белде!»
Мине Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның тырышлыгы һәм батырлыгы сокландыра. Шушы һәйкәл аркасында гына да ул үзен мәңгелек данга күмде. Ул үзенең исемен мәңгеләштерде. Һәйкәл торган вакытта Хәбировка рәхмәт укыячаклар һәм аның исемен искә алачаклар. Бер атнада ул ак мәрмәрне чыгаруларын, әзерләүләрен карарга барса, икенче атнада ул пантеон комплексын төзүләрен карап, эшне ашыктыра белгән. Радий Хәбиров, скульпторлар безнең татар кешесен – дивизия командиры Миңлегали Шәйморатовны мәңгеләштерә алды. Алар татар кешеләрен данлый белде – шуңа сокланам. Безнең Татарстанда булса, моны, Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, «вряд ли» куярлар иде…
Шул ук вакытта, Радий Хәбиров безнең татар шагыйрьләре Мостай Кәрим, Шәехзадә Бабичка һәйкәл куя белде. Димәк, ул башкортка, татарга бүлгәләмәскә, уртак сәясәт алып барырга тырыша. Бу – татарга да, башкортка да рух бирә. Икенче ягы да бар бит аның – Башкортстанда яшәгән татарлар рухланмый калмый, «безне санга саный бит» дип, алар да күтәрелә.
«Татар милләте Гази Заһитов, Акмулланы, Шәйморатовны данлау буенча берни дә эшләмәде»
Тел югалу – икенче зур мәсьәлә. Монда татарның үз гаебе бар: ул беркайда да даулап чыкмый. Без Татарстан территориясендә яшәп тә, татар телен кирәгенчә якламыйбыз, сакламыйбыз. 2007 елда Бердәм дәүләт имтиханы дигән сүз чыккач, тавыш чыкты. Башкортстанда яшәүче татар һәм башкорт, 15 мең булып җыелып, үзәк мәйданга җыелды. Бездә Камал театры янында 700-800 кеше җыелган иде. Шуңа карап бәяләгез инде. Димәк, алардагы рух бездән 20 тапкыр көчлерәк булып чыга.
Акмулла һәйкәле янында булдык. Ул, «әпәйт тәки» безнең Акмулла, ләкин аны казахлар да, башкортлар да үзләренекенә әйләндерде. Андый күренекле кешене һәр милләт тә яратсын, сүзем юк. Ләкин татар милләте, хөкүмәте аны данлап берни дә эшләмәде.
Рейхстагка беренче булып байрак элгән Гази Заһитовны Татарстанда белүче кеше юк. Гази Заһитов исемен Казандагы берәр урамга куштылар микән? Шәйморатов, Акмулла исемендәге урам бармы? Ишеткәнем юк. Димәк, Татарстан хөкүмәте эшләми. Гаяз Исхакыйның исемен вокзал янындагы өч йортлы караңгы урамга бирделәр. Әгәр шундый урамнарга бирәләр икән, аның татар милләтенә нигә кирәге бар? Башкортстан хөкүмәтеннән үрнәк алырга кирәк! Алар үзәк урамнарының берсе – Фрунзе урамын Зәки Вәлиди исеменә алмаштырды. Горурлык менә ничек арта бит ул!
Бауман урамын әле дә тоталар... Николай Бауман террорчы булган ул: революция ясыйм дип, бомбалар ташлап, кешеләр үтергән. Ә нишләп мин, татар буларак, террорчы исеме белән аталган урамнан атлаганда сөенеп йөрергә тиеш? Коммунистларның комиссарлары хөрмәтенә кушылган исемнәрне күптәннән алып ташладылар. Чөнки аларның революцияне дөрес ясамаган икәнен, гражданнар сугышы чыгарып, 10 миллион кешене кырган икәнен исбатлап күрсәттеләр бит. Ә нигә тотабыз соң без? Без нишләп ике яклы фикер йөртәбез?
Татарны беренче урынга куеп, күтәрү турында уйламыйбыз. Башкортстанда беренче урында башкортны күтәрергә уйлыйлар. Шуңа күрә, аларда Шәехзадә Бабич – үзәктә, Зәки Вәлиди, Шәйморатов – үзәктә, Салават Юлаев 1967 елдан бирле үзәктә. Аларда ул горурлык хисен уятмыйча калмый.
«Башкорт дәүләт педагогия университеты сакланып калды, татар факультеты, татар педагогика университетыннан җилләр исте...»
Акмулла һәйкәле куелган мәйданда бөтен якка карап чыксаң, алты язу күренеп тора: Мифтахетдин Акмулла исемендәге БАШКОРТ педагогия университеты дип язылган. Безгә ТАТАР дигән сүз мәңге булмады. Алар Уфа университетын «Башкорт» диләр, ә без «Казан федераль» дибез. Хәзер «Казан» дигән сүзне дә әйтергә куркабыз: «федераль» университет. Татарда ул кыюлык булмады.
Шулай итеп, алар Башкорт дәүләт педагогия университетын саклап калды. Ул 13 корпустан тора, һәм башкорт теле факультеты аерым корпуста урнашкан. Бездә татар теле факультетыннан «җилләр исте». 70 миллиард акчаны Мәскәүдән алабыз, дип, безнең күзгә төтен җибәреп, университетта татар факультетын ябып куйдылар, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты юкка чыкты!
Кем отты, кем оттырды? Соң, без бит елына Мәскәүгә 800 миллиард акча озатабыз, былтыр 1 триллион 200 миллиард бирдек. Шулай булгач, нигә соң безнең җитәкчеләр сугышмый? Алар Татарстан хокукын һәм татар милләтенең хокукын дауларга тиеш. Алар даулашмады. Безнең депутатлар 100 процент кул күтәреп, бер чыгыш ясамыйча, татар телен сатып җибәрде. Без шуңа телсез калдык. Ә Башкортстанда тел яши.
«Татарстанда бөтен әйбер таркатылган. Шуңа күрә милли хис юк»
Алар бер дә тик тормый. Башкортстанда китап кибетләренә кердек. Китап кибетләрендә 15 томлык башкорт әдәбияты тарихы җыентыгы бар. Уфа районнарга китаплар җибәрә. Әйтик, Нуриман районы китапханәсенә барып кергәндә, китапларны исәпкә алып утыралар иде. Дәүләт акчасына китаплар килә, мәктәпләргә тарала. Алар 15 том башкорт әдәбияты тарихын укый, аның яртысы – татар әдипләре, сүз дә юк (Галимҗан Ибраһимов, Шәехзадә Бабич, Мәҗит Гафури һ.б). Ләкин эш анда түгел бит. Ул башкорт әдәбияты тарихы булып эчкә кергән, бүгенге буын шулай укыячак.
Бездә андый китап юк. Аларда башкорт теленең аңлатмалы сүзлеге 15-16 том, аны күргәч, шаккатасың. Башкортстанда институтлар эшли, дигән сүз! Аларда фән ягы да тик тормый. Без татар укытучылары җитмәвен сизә башладык.
Татар милләте һәм Татарстан хөкүмәте шуны бервакытта да онытмаска тиеш: без Татарстан территориясендә генә яшәмибез. Әстерханга баргач, 22 татар теле укытучысы җитмәвен әйттеләр. Төмән өлкәсендә элек 91 мәктәп иде, хәзер «татар телен факультатив рәвештә булса да укытырга укытучылар җитми» дип акырып елыйлар. Ә бездә институт юк бит!
Бездә бер генә элекке педагогия училищесы да калмады. Бүгенге Минзәлә педагогия училищесында бер генә данә татар төркеме дә юк. Без «Минзәлә училищесында политработниклар курсында Муса Җәлил укыган» дип, күкрәк сугабыз. Ә анда татарча сөйләшүче кеше юк. Гәрчә анда чиста татар төбәкләре – Актаныш, Минзәлә якларыннан балалар укырга килә, ләкин төркем юк. Алар килә дә русча укый.
Нишләп хөкүмәт, Мәгариф министрлыгы уйламыйлар? Бездә бөтен өлкә таркатылган. Шуңа күрә бездә милли хис юк. Бер төркем балалар Татарстан Дәүләт Советы каршына депутатларга Әлифба өләшергә дип чыккан иде, ул балаларны деканатларга чакырып, кемнәр сүкте? Үзебезнең татар укытучылары сүкте. Чөнки аларга кәнәфи кадерле. Ә ул алай булырга тиеш түгел иде. Декан ул вакыттагы ректор – Илшат Гафуровка керергә тиеш иде. «Татар аңы калган балаларны син куу, җаваплылыкка тарту белән куркытасың. Мондый балалар булганда сөенергә тиеш бит син, барып, аларның кулларын үбәргә тиешсең. Юләр булма», – дип әйтергә тиеш иде. Андый герой табылмады.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрына барып, айлык репертуарны карадык. Анда күпчелеге башкорт һәм татар драматурглары спектакльләрен куя. Безнекеләр: «Драматурглар җитми бит, язган әсәрләре, спектакльләре җитми бит», – дип, рус, япон, кытай, лезгин әсәрен дә тәрҗемә итеп, репертуарга кертә. Чөнки, рус әсәре белән Мәскәүгә барып, «Алтын битлек» премиясен алып булмас микән, ди. Кытайга барып, кытай тамашачылары алдында дан казанып кайта. Үзенең милләте турында уйлап та караучы юк. «Драматурглар җитми» дигән аклану – татарларны читкә этәрү өчен генә кирәк. Аларга татар милләте кадерле түгел.
Башкортстанда, димәк, эш икенче төрле куелган. Димәк, мәдәният министрлыгы режиссерларга, беренче чиратта, Башкортстан халкының милли аңын уятырга, башкорт әсәрен куясыз, дип, әйтә. Безнекеләр, димәк, андый күрсәтмә куя белми. Кирәкми.
Башкортстанга татар китаплары керми, татар әдәбиятын, матбугатын укый алмыйлар, дип әйтә идек. Ике китап кибетенә кердек: арттыру да, киметү дә юк, нәкъ бер үк зурлыктагы киштәләр – берсенә «башкорт әдәбияты», икенчесенә «татар әдәбияты» дип язып куелган. Шунда ук мин фәкыйрегезнең китабы бар, шунда ук «Казан утлары» мөхәррире Рөстәм Галиуллинның да китабы бар иде. Димәк, алар безнең китапларны да укып бара. Ә без Башкорстан яки Башкортстанда яшәгән татарларның китапларын Татарстанга китереп сату турында түгел, үзебездәге китапларны сатуны да үтереп бетердек. Советлар Союзы вакытында Татарстанда һәр район саен 81 китап кибете бар иде. Китап кибетләрен «казнага акча китерәбез» дип саттылар. Китап кибете белән акча китереп булмый, дәүләтне баетып булмый, дигәнне бездә һәр министр һәм республика башлыгы аңларга тиеш. Китап кесәне баета торган әйбер түгел, ул аңны баета.
Алар үткәне белән дә, хәзергесе белән дә горурлана белә. Ә без бөтен әйберне җимердек. Театрлар хәзер урысныкын, кытайныкы куеп яши. Бездә идеология шул дәрәҗәдә аксый ки, аны аңлатып бетереп булмый.
«Радий Хәбиров – Россиядә милләте, республикасы өчен янып йөргән үрнәк җитәкче»
«Татар-информ» хәбәрчесе Рифат Каюмов белән 20дән артык районны йөреп чыктык. Салават Юлаевның туган авылы Тәкәйгә – Екатеринбург белән Чиләбе чигенә бардык. Кемдер Радий Хәбировка: «Салаватның туган авылы Чиләбе өлкәсендә калган», – дип аңлаткан. Радий Хәбиров шул авылга чыгып киткән. Ышангач, инангач, Чиләбе өлкәсе губернаторына барган. Аны алып килеп күрсәткән. «Бу – безнең өчен изге җир. Шул территорияне миңа кайтар әле», – дип аңлаткан. Шуннан соң, документлар әзерләп, бергәләп, Мәскәүгә барганнар. Бөтен кирәкле документларга кул куйдырып, шул территорияне Башкортстанга кайтарганнар. Ничек шаккатмыйсың?!
Анда безне Салават Юлаев музее җитәкчесе Зилә ханым алып барды. Гаҗәеп матур җир: төрле якта таулар, уртада – үзәнлек, елга ага. Ялгышмасам, 2000 гектар җир бугай ул. Киләсе елда Салават Юлаевка багышланган зур комплекс төзиячәкләр.
Бездә кирәкмәгән спорт комплекслары төзиләр, шунда күпме акча коялар, аларның бер данга ирешкәннәре юк. «Рубин», «Ак барс» дип акырдылар, кычкырдылар... Кайда соң «Рубин», «Ак барс»? Татар милләтенә алар нинди дан китерде? Галимҗан Хөсәенов кебек футболчы үстереп чыгардылармыни? Нигә соң миңа чит ил кешеләрен яллап чакырып, фәлән миллион доллар түләп уйнаткан әйбер? Шуның белән дан алмакчы булалармыни? Алмаячаклар. Татарстан акчасын «зря» коябыз.
Башкортстандагы районнарның мәдәният йорты, район китапханәләрендә Миңлегали Шәйморатовның батырлыгы турында стенд элеп куйганнар. Белегез, ятлагыз, дип эшләнгән ул. Яңавылда 1930 еллардагы «Сталинец» тракторы кайтарылган. Астына: «Безнең районга беренче булып шушы тракторны Касыйм Атнабаев алып кайтты», – дип язып куйганнар. Әнгам Атнабаевның әтисе!
Берәүләр «ислам дине буенча кеше сурәтләнгән һәйкәлләр куярга ярамый», ди. Ә Башкортстан хөкүмәте беркем белән ызгышмый-талашмый, һәйкәлләр куя. Вафатыннан соң озак та үтмәде, Тәтешледә Хәния Фәрхигә һәйкәл бастырып куйдылар. Бездә «ярамаган тагын» дип, Туфан Миңнуллинга бюст, Һади Такташ, Рөстәм Яхинга мескен һәйкәл куйдылар. Почмакка яшереп, ихатага кертеп куйдылар. Башкортстанда урынын да таба беләләр. Үзеңнең үткәнеңне кадерләмисең икән, синең дә кадереңне белмәячәкләр.
Татарстанда Радий Хәбиров кебек республика һәм милләте хакына болай йөргән кеше, җитәкче барлыгын белмим. Ул бит аны түбәнсенү дип санамаган. Барган, йөргән бит! Шул ук Радий Хәбиров Миңлегали Шәйморатовка «герой» исемен алып бирде, һәйкәл куйды. Милләтең өчен шулай янып йөрсәң, исемең калачак, кадерең булачак. Бүген Россиядә үрнәк җитәкче менә кем!