Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучы Вахит Имамов: «Әдәбият ир-ат кулында булырга тиеш»

Вахит Имамов — 25ләп китап авторы, «Утлы дала» дигән тарихи романы өчен Тукай премиясе алган кеше, «Мәдәни җомга» газетасы редакторы. Аның кыю, үткен фикерләрен ишетеп, күптән интервью алырга кызыгып йөри идем. Җай чыкты — «Татмедиа”ның унынчы катына төшеп, Вахит абыйның бүлмәсендә өч сәгатькә якын сөйләшеп утырдык.

news_top_970_100
Язучы Вахит Имамов: «Әдәбият ир-ат кулында булырга тиеш»
Рамил Гали

Племянницамны Ижау университетының журналистика факультеты белән таныштырып кайттым әле, шуңа күңелем булды, — дип башлады ул сүзен, сорау биргәнемне дә көтеп тормыйча. — Казанда хәзер журналистика юк бит — бетте. Үзем дә Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамладым. Безнең яраткан деканыбыз Флорид Әгъзамов иде, ул да мине бик яратты. Аспирантурага калырга да тәкъдим иткән иде, мин уйладым да, иҗат белән шөгыльләнәсем килә дип баш тарттым. Шуннан соң күп еллар үтте, китапларым чыкты. Университетка кереп барганда Флорид Әхмәтович белән очраштык. «Үстең, хәзер кермисең дә. Безнең бинага килеп, Миркасыйм Госманов янында өчәр сәгать утырып китәсең икән, минем янга кереп сәлам дә бирмисең. Минем йөрәк яна», — ди. «Турысын әйткән туганына ярамаганын беләм, ләкин әйтмичә дә булдыра алмыйм: журналистикада укытмадыгыз бит! Журналист төрле яклап белемле булырга тиеш, ни икътисад, ни тарих укытылмады», — дидем шунда.

Журналистика факультетында укуыгызга үкенәсезме?

Юк, үкенмим. Татар, рус, чит ил әдәбиятын филология факультетында тирәннән укыйлар, шул яклап кына оттырдык. Шуңа гына үкенечем калды. Журналист кеше әдәбиятны филологтан ким белмәскә тиеш. Күп нәрсә кешегә балачактан да салынган була, әлбәттә. Тәнкыйть күзлеге булмаса, син бернигә дә дөрес бәя бирә алмыйсың.

Сез кемгә охшап шундый туры сүзле?

Әткәй шундый иде. Ул без бәләкәй чакта колхоз рәисе булып эшләде. Аңа җитәкче булган өчен түзгәннәрдер… Әни сатучы иде. Мине тарихка да әткәй һәм искиткеч көчле тарих укытучым Галим абый Басыйров кертеп җибәрде. Андый система белән укытучы хәзер Россиядә берәү дә юктыр… Ул безгә такта янына чыккач өстәмә сораулар биреп, 5 класста укыганны 9да да оныттырмады. Начар билге аласы килми бит инде, «5ле» гә генә барам. Кабатлап киләм. Укытучы безнең баш миендә һәр күзәнәк эшләсен өчен, баланың мөмкинлекләрен белеп шундый биремнәр уйлап тапкан, күрәсең. Шулай итеп мин мәктәпне тәмамлаганда теләсә кайсы тарихи датаны яттан белә идем.

Тарихны шулай әйбәт белгәч, нигә журналистика факультетына укырга кердегез?

Мәктәп директоры да миңа шул сорауны бирде. Галим абый Басыйров: «Син коеп куйган тарихчы, ник тарих факультетына бармыйсың?» — ди. «Минем язучы буласым килә», — дим. Язучылыкка кайда өйрәнеп була икәнен белмим дә әле. Шулай итеп университетның журналистика факультетына укырга кердем. Югыйсә, укытучы, тарих фәннәре кандидаты булсам да, барыбер язучылыкка китәсе кеше булганмын.

Үзегезне күбрәк журналист итеп хис итәсезме, язучы итепме?

Икесе итеп тә. Алар бер-берсеннән аерылгысыз.

Язучыларның кайберләре журналистларга үзләреннән бер баскычка түбән һөнәр ияләре итеп карый. Нишләп шулай икән?

Әйе, кайвакыт «ул журналист кына бит» дип карау бар… Ләкин бу тәҗрибәле журналистларга кагылмый. «Социалистик Татарстан»да Мидхәт Хөснимәрданов эшләде. Совет чорында фельетоннарны кыю итеп язучы бердәнбер кеше иде ул. Без аның кебек булырга омтылдык, аны хөрмәт итә идек. «Социалистик Татарстан»ның баш мөхәррире урынбасары булып эшләүче Рафак Тимергалиннан да бөтенебез көнләшә идек. Ул бөтен югары даирәләрдә йөри, аны бөтен кеше белә, авторитеты зур. Флорид Әгъзәмов та баш мөхәррир урынбасары булып эшләде, шуңа күрә теләсә кайсы журналистны укытырлык кеше булды.

Сез Чаллыда «Мәйдан» журналы редакторы идегез. Ни өчен Казанга күченеп килдегез, монда шартлар яхшыракмы?

Балаларның икесе дә Казанда иде. Өйдә игәүләп тора торган хатын да бар бит әле: «Хәзер оныкларны да күрмичә, сагынып-саргаеп яшикмени, ике айга бер кайталар», — ди. Мине шулай әзерләде. Бераздан үзем дә Казандагыларның кылларын тартып карадым, «Казанга күчсәм, миңа монда эш буламы?» — дип. Аннан «Мәдәни җомга»га яңа редактор кирәк, планнарың үзгәрмәдеме?» дип чакырып алдылар.

Казанда аралашу даирәсе дә киңрәк бит инде.

Шулай. Һәр нәрсәнең плюсы да, минусы да бар. Мин Чаллыда беренче саналып йөрүче язучы идем. 18 ел буе язучылар оешмасын җитәкләдем, «Мәйдан» журналының редакторы булдым. Берәр нәрсә оештырырга кирәк булса, шәһәр җитәкчеләренең бүлмәсенә дә ишек тибеп кенә керә идем. Бер елны Тукай көнендә зур чара оештырдык, бөтен шәһәрне көне буена аякка бастырдык, җитәкчелек тә анда булды. Шундый эшләр башкарырга кирәк булганда кереп акча сорый ала идем, сүзем һәрвакыт үтте.    

Хәзерге журналист блогер да булырга тиеш, диләр. Тикток, инстаграм алып барырга, телеграм-каналларны белергә кушалар. Боларның бөтенесе дә кирәкме? Вакланып бетмибезме?

Әлеге социаль челтәрләр яңалыкларны күзәтеп бару өчен кирәк. Алар басма матбугаттан, телевизордан алдан бара. Кичә иртәнге җидедә Зөфәр Гыймаевның китеп барганын электрон матбугат чараларыннан белеп алдым, фейсбук һәм инстаграмда фотоларын күрдем дә, йөрәгем сыкрап куйды. Дөньядан артта калып булмый, ул якны да үзләштерергә кирәк. Кемдер анда актив эшли, басма матбугат урынына куллана. Мин алай ук түгел. Фейсбукта күп булмаса да, акыллы әйберләр чыгып куя. Шуңа аны күзәтеп барырга тырышам. Мәсәлән, кайсы илдә ничә хәрби самолет бар дигән мәгълүмат күреп алдым һәм шуны тиз генә үземә күчереп куйдым. Кайда күпме хезмәт хакы алалар дигән әйбергә күзем төште. Анысы белән килешмәдем: бездә уртача хезмәт хаклары аена 700 доллар дип язганнар, ә чынлыкта 162 доллар. Без Танзания кебек артта калган илләр рәтендә, әкият сөйләмәсеннәр. Шуларны чагыштырып, кайда дөреслек, кайда ялган икәнен чамалыйсың.

Журналистларның хезмәт хакы борчыймы сезне?

Нык борчый. Аны кычкырып әйтергә куркалар, ләкин журналистлар — бүгенге көндә иң аз хезмәт хакы алып эшләүче төркем. Совет хөкүмәте чорында гонорар әйбәт иде. Мин район газетасында эшләгәндә оклад 125 сум, шуңа өстәп 40-50 сум гонорар ала идем. Бүген андый гонорарлар юк. Без җыелышып, хөрмәтле президентыбызга хатлар да язып карадык, ләкин аны өстән аска төшерәләр дә, шуның белән вәссәлам. Бернишләтеп булмый… «Теләмәсә — эшләмәсен», — диләрдер инде. Яшь малайлар минеке кебек белемгә ия була алмый, мин 12 ел архивларда утырган кеше бит. Минем белән бүген тарихи темага фән докторлары гына бәхәсләшә ала.

Сезнең башка жанрда язып караганыгыз бармы?

Язганда иң беренче чиратта үзеңне әрнеткән тема бәреп чыга. Туктале, мин мәхәббәт турында языйм дип кенә язып булмый. Бервакыт бәхәс өчен мәхәббәт турында повесть яздым. Аны нибары биш тәүлектә язып чыктым! Дөрес, ул вакытта минем эш сәгатем 14-16 сәгать иде. Ләкин бу миңа кирәкми… Мин алай итеп бүген дә чүп-чар язып ата алам. Менә, бәхетсез кыз авырга калганын белмәде, хәзер нишләргә белми, дип кереп китеп, аны егете белән очраштыра алмыйча, тегесеннән гафу үтендермичә, күз яшьләре чыгарып, шуны 50 биткә сузып була. Ә миңа Мөхәммәт Мәһдиев сабакларны әйбәт бирде. «Беркайчан да укучы күзеннән яшь чыгарырга тырышма. Күрәм, кайчак махсус тырышасың. Әдәбият тормышның үзе кебек кырыс булырга тиеш, син шулай яз», — диде ул. Шулай акыл бирде.

Мин студент вакытта ук Мәһдиевка ике повесть укытып, аның үзәгенә үттем. Бер повестемда Мөхәммәт абый алдагы бүлекләргә ышандырып бетерү, геройның характерын ачу өчен полиция вәкиленең ришвәт алу күренешен өстәргә кушты, «матбугатта бастырып чыгаруын үз өстемә алам», дигән иде. Һәр нәрсәнең үз вакыты икән. Мин — әле 21 яшьлек малай, үзем язган әйберне үзем эшкәртергә өлгереп җитмәгән идем. Ул тәҗрибә белән, еллар үткәч кенә килә торган сыйфат икән. Шул вакытта гына син эшкәртә, кыскарта, жәлләмичә сызып ташлый башлыйсың. Мин шул вакытта, ачуым чыгып, ул повестемне мичкә яктым. Моны Мөхәммәт абый белгәч, миңа дүрт битле хат язды: «Ахмак син! Моның өчен гомерең буе үкенерсең. Ул чагыштыруларны, диалогларны мәңге яңадан яза алмаячаксың», — диде. Ул әсәр бер бәхетсез гаилә турында иде…

Үкенәсезме?

Аларның бөтенесен уйлый башласаң… Мөхәммәт абый белән бер повестьны алты сәгать тикшереп утырдык. Ул вакыт эчендә миңа өстәмә чагыштырулар куюны өйрәтеп, рус әдәбиятыннан мисаллар китереп аңлатты. Алар бөтенесе тәҗрибә, татар телен камил белү нәтиҗәсендә килә. Яшь кеше башта ук алай яза алмый. Ә Мәһдиевнең өйрәткәне дөрес. Шуңа күрә «сюсюкать» итеп, булмаган мәхәббәтне уйлап чыгарып, бармактан суырып, елап, әдәбиятны шуңа әйләндереп бетерергә ярамый. Хәзер болай да хатын-кыз әдәбиятына әйләнеп бетте безнең… Ул дөрес түгел. Әдәбият яңа буынны тәрбияләргә тиеш. Ә безгә нинди буын кирәк икәнен урам хәл итмәсен. Моны урам хатыннары хәл итәргә тиеш түгел.

Урам хатыннары дип кемне әйтәсез?

Өйдә Зифа Кадыйрованы укып, елап утырган хатыннарны әйтәм. Аны шулар хәл итәргә тырышканга бездә Шәмсетдинова, Газизова дигән хатыннар барлыкка килде, алар балаларын татарча укытуга каршы чыгып, хатлар язып ята… Алардан кем сораган? Ул бу милләт баласы икән — бетте, бу милләткә буйсынып яшәргә тиеш. Кадыйрова яшь агыза торган мәхәббәт кора, тегеләр шуны укып, уси-пуси килеп утыра.

Әдәбиятта ир-ат күбрәк булырга тиеш дисез инде?

Әдәбият ир-ат кулында булырга тиеш, бездә гомергә шулай булган. Безне элек-электән Гаяз Исхакыйлар тәрбияләгән!

Бестселлер «Гарри Поттер»ны хатын-кыз язган бит…

«Гарри Поттер» — әсәр түгел, ул брак! Ул безнең милләткә ярамый. Бөтен яктан җитеш, җидешәр мең доллар хезмәт хакы ала торган Америка, Франция, Даниягә ярыйдыр ул… Ә безнең тормышыбызны алар белән чагыштырырлык түгел. Алар машина җитештерә, без болт җитештерә алмыйбыз.

Әдәби конкурска әйләнеп кайтсак, роман язучылар арасында бер хатын-кыз да юк иде. Ә кыска жанрларда гел хатын-кызлар диярлек. Бу нәрсә белән аңлатыла? Хатын-кызның озак язып утырырга вакыты юкмы, ни өчен алар кыска жанрларга ныграк тартыла?

Беренчедән, хәзер ир-атлар әдәбияттан китте. Моның беренче сәбәбе — акча. Ир-ат акча эшләргә, гаиләсен тәэмин итәргә тиеш. Машинаны, җирне ир-ат ала, мунчаны ир сала — болар аның бурычы. Кайсы гына юнәлешкә кереп китсә дә, ул беренче чиратта шуны уйлый. Хәзер бер китап чыгарган өчен 100-150 мең сум гонорар түлиләр. Ул нибары 2-3 айлык хезмәт хакы бит, ә кем өчендер гомумән төкерек кенә… Ун миллионлык машинада йөргән кеше, язучыга өстән генә карап: «Шушының өчен эшләп йөрисеңме?» — дип уйлый. Совет хакимиятен күпме генә сүксәк тә, ул вакытта әдәбият, идеология беренче урында торды, андагы тарихи романнар өчен гонорарлар 15-22 мең булды. Ә бер «Волга» машинасы 13 мең сум тора иде.

Шулай булса да, быелгы 15 романның барысын да ир-атлар язган бит әле.

Ир-ат язган, ләкин алар төрле дәрәҗәдәге әсәрләр бит, барысын да яхшы дип әйтеп булмый. Анысын да яшермәскә кирәк. Кайбер язучылар милләт өчен кирәк булмаган вак-төяк кенә язып ята. Безнең милләтнең беренче бурычы — телне саклап калу. Икенчесе — азатлык. Бездә ул хисне үтереп булмаячак, «россияле» гә әйләнмәячәкбез. Әгәр кемдер коллар тәрбияләргә тели икән, без ул кешегә әдәбиятта урын бирергә тиеш түгел. Теләсә нәрсә язарга ярый дигән сүз юк! Әле сайлана башласаң, аның әдәбияты калмый. Совет чорында район газетасында да басылмый торган әсәрләр бүген безне басып алды. Шуларның авторларын Язучылар берлегенә алабыз, «Әйдә инде алыйк, әнә китап чыгарган бит», — дигән булабыз. Берсе газчылар белән таныш, икенчесе нефтьчеләр белән дус, өченчесе юл салучылар белән аралаша… Ул шулардан акча җыя да йөзен ертып йөри белә.

Мин алай йөри алмыйм, кемнәндер китап чыгарырга акча сорамыйм. Болар йөри, соңыннан шуларга дан җырлый, «Бәләбәй кирпечләре» дигән җырлар чыгардылар, әнә… Баксаң, Бәләбәй кирпеч заводы директоры бу җырчыга диск чыгарырга акча биргән икән. Әдәбиятны алыш-бирешкә әйләндереп бетерделәр. Шуңа күрә әдәбиятта цензура булырга тиеш. Ә ул цензураны Язучылар берлеге үзе генә ясый ала.

Фатыйх Сибагатуллин да романнар язды бит…

Сибагатуллин өчен кешеләр язды бит, ул үзе утырып өч җөмлә яза аламыни?! Аңа язган ике кеше — фәннәр докторы һәм фәннәр кандидаты. Әдәбият даирәсендә ул кешеләрне беләләр. Шуңа күрә ул кешеләрнең авторитеты да юк. Ләкин алар язганчы: «Туктале, нишләп мин 300 мең сум акчага үземнең җанымны, дөньяга карашымны сатыйм әле?» — дип уйларга тиеш иде. Фатыйх Сибагатуллин күргәнчә язу — намусны сату белән бер. Чын тарихчы алай эшләргә тиеш түгел.

Соңгы вакытта зур-зур романнарны журналистлар яза башлады. Фирдүс Гыймалтдинов ике роман язды. Укыдыгызмы?

Алып кайткан килеш тора, әле укымадым, шуңа бәя бирә алмыйм. Үзбәк хан турында ике айда яздым дигән, юк, алай тиз язып булмый. Мин 12 ел архивларга йөрдем. Тарихи яктан әзерлекле булмасаң, ничек язасың? Шуның белән яшәргә, алар дөньясына кереп китәргә кирәк бит. «Утлы дала»ны язган вакытта микән, ул чакта әле ике бүлмәле фатирда яшибез, хатын каядыр чыгып китте, мин кухняда язып утырам. Ул вакытта «КамАЗ»да диспетчер булып эшли идем, бер тәүлек эшләп, өч тәүлек ял итәм. Хатын кайтып кергән дә, өйгә кереп, кухня ишек төбенә килеп баскан. «Сандали» дип нәрсәдер сөйләнә…

Ә мин 11 нче гасырда утырам, менә-менә хан үләргә тиеш. Минем аны үтерәсем килмичә, тегендә-монда йөртәм, ул эшне сузам, ханны жәллим, аннан аерыласым килми… Шул минутта хатын нәрсәдер сөйләп тора, кызга аяк киеме алырга кирәк ди… «Нишләп йөрисең, кем син?» — дим моңа. Әсәр язганда син бүтән дөньяда яши башлыйсың, шунда кереп китәсең, ә монда ниндидер сандали турында сөйлиләр… Соңыннан да: «Глүзә, мин эшләгәндә бүлдереп йөрисе булма. Нәрсә кирәк, үзең алып кайта торган бул, минем анда ни эшем бар? Мин сиңа акча кайтарып бирдемме — булган», — дип әйттем.

«Утлы дала»ны нинди вакыт аралыгында яздыгыз?

Аны озак яздым. Беренче томыннан соң тукталыш ясадым, анысы 2000 елда «Казан утлары»нда чыкты. Казанның меңъеллыгы якынлашып килә. Мин 11-12 гасыр белән йөри идем әле, хәзер тирәнгәрәк казырга кирәк бит, дим. Тагын тарих, география өйрәнергә кирәк. Казан каласы салынуы турында бер әсәр язуны үземә максат итеп куйдым. Бу хакта язылган хикәя дә юк иде хәтта! Без бөек милләт, әдәбиятыбыз бай, дибез. Ә үзебезнең шул хакта язылган әсәребез дә юк. Бу милләт мең ел ничек яшәгән соң? Казанның салынуын, исеме ничек барлыкка килүен, ханлыкның ничек нигезләнүен язмаганбыз. Үз-үзеңә сокланып, көзгегә карап кына яшәүдән туктарга вакыт. Безгә айнырга, Җиргә төшәргә, кол икәнебезне танырга, шушы коллыктан чыгу юлларын уйларга кирәк.

Ничек чыгарга соң коллыктан?

Аның өчен «Гарри Поттер» турындагы «дрянь» кирәкми безгә…

Соңгы вакытта татар әдәбиятында нинди яхшы әсәрләр язылды?

Мин бөтен әдәбиятны да чүпкә чыгармыйм бит. Кави Нәҗминең «Язгы җилләр», Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар»ын безгә кайтарып-кайтарып укырга кирәк. Без аларны совет әдәбияты дип тиз генә чыгарып аттык, оныттык. Алай чыгарып ыргытырлык әдәбиятыбыз юк, чит илгә тәрҗемә итәрлек әсәрләр бөтенләй аз бездә. Мең ел дип кычкырабыз, ә Урта Азия, Әзербайҗаннарга бер әсәребез дә тәрҗемә ителмәгән. Төркиягә өстән-өстән генә хикәяләр тәрҗемә итеп чыгара башладылар. Романнарны тәрҗемә итмиләр, ә хикәя укытып кына ерак китеп булмый. Хикәя — ул татар милләтенең йөзе түгел, аның белән милләтне ачып булмый. Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар»ын башка халыкларга укытырга кирәк.

Бүген тарихны да һәркем үзенчә күтәрә.

Бүген берәү Идегәй алдында баш ия, икенчесе Туктамыш ханны яклап йөри. Идегәйне мангытлар яклый икән, сүз әйтә алмыйм, чөнки ул чыгышы белән алар ягыннан. Ләкин Идегәйне татар халкының каһарманы итеп күрсәтү — ул җинаять. Идегәй — үз иленә хыянәт итеп, Аксак Тимер ягына качкан кеше. Чөнки Идегәйнең әтисен үтергән Туктамыш ханга буйсынасы килмәгән, мәгәр Туктамыш та Балчык морзаны аңа — ханга буйсынмаган өчен үтергән бит. Җитмәсә, Идегәй әле Туктамыш ханның кияве дә булган. Аксак Тимер ягына да хатынын һәм илен ташлап качкан. Шул кабәхәтне без герой итеп күрсәтергә тиешме? Бер надан тарихчы, уйламыйча, Болгардагы ханнар аллеясына шуның исемен дә язып куйдырткан. Беренчедән, Идегәй — хан түгел, икенчедән, сатлыкҗан. Ул милләтнең хурлыгы! Тиешле кешеләргә әйтеп, Идегәйне аннан алдырып аттым. Ханнар аллеясында бүген андый исем юк. Идегәй — безнең кеше түгел. «Идегәй дастаны» — әдәби әсәр буларак макталырга мөмкин, анысын халык язган.  

«Яшерелгән тарих» («Запрятанная история татар») дигән әсәрегезне экстремистик дип табып, сезне суд юлында йөрттеләр. Ул китап 12 телгә тәрҗемә ителгән. Аның ахыры нәрсә булып бетте?

Аның татарча һәм башка телләрдәге вариантына суд булмады, алары исән. Укырга да, сакларга да, мисал итеп китерергә дә ярый. Аның бары тик русча вариантына — «Запрятанная история татар»га гына бәйләнделәр, Чөнки анысы кайберәүләрнең күңеленә ярап бетмәде.

Бу эштә кемнең кулы уйнаган дип уйлыйсыз?

Анысын тәгаен беләм, ләкин әйтергә ярамый. Миңа үчләшкән кешеләр бар. Ул китап язылганга 30 ел үтте, шуны чокып чыгарып, мине батырырга тырыштылар. Әмма соңга калдылар, поезд китте инде. Аны башта ук, шул вакытта эшлисе иде. «Казахларга барып җыеп йөрисезме? Анда 55 мең тираж белән чыкты. Әллә Львовка, Бакуга барып эзлисезме? Бакуда ул хәтта энциклопедиягә керде, әзербайҗаннар ыжлап та бирмәячәк. Германиядә дә тәрҗемәсе ике тапкыр чыкты, ялгыш ике автор бер-берсен белмичә тәрҗемә иткәннәр. Әлеге китапны тыеп, аны җыеп бетерә алмыйсыз», — дип әйттем судта. Судья да аңлады кебек.

Борчылдыгызмы?

Нервыга тия инде, мин дә тимер түгел бит. Бәлки кешегә сиздермимдер, тик эчтә корт ашап утыра. Аннары әле 170 мең сум штраф та салдылар бит, анысын да түләве рәхәт түгел. Хатыныма бөтен ышанычнамә кәгазьләрен язып бирдем, штраф, кәгазь мәшәкатьләре белән ул йөри. Мин андый җирләргә җитешә дә алмыйм, нервым да түзми, кызып китүем бар.

Тапталган сорау — матбугатның киләчәге нинди?

Без реалист булырга тиеш. Бүген саф татарча укый-яза белгән кеше 500 меңнән артык түгел. Бөтен Россия буенча бу. Без шушы санны истә тотарга тиеш. Соңгы 3-4 ел татар телен, 15 ел тарих укытмауларын исәпкә алсаң, әлеге сан тагын да кимиячәк. Без — кеше хокукларыннан ваз кичерелгән милләт. Әнкәй телендә сөйләшергә, җырларга, аларның тарихын өйрәнергә хокукны безгә Аллаһы Тәгалә биргән. Моны бернинди Конституция дә тыя алмый. Ә без һаман дәшмибез. Чөнки 500 ел буе хокуксыз кол булып яшәп, билне турайтмаска өйрәндек. Башны күтәреп карый белмәгәнгә, табактагыны гына күреп ятабыз. «Туктале, миңа, балама газета-журнал да кирәк. Бу татарның, бөек халыкның тарихын белергә кирәк. Илһам Шакировны, Хәсән Туфанны укып сагынырга кирәк», — дип уйлый белми белми безнең халык. Тагарагына гына карап яши ул. 

Аннан соң, хөкүмәт тә берни эшләми, матбугатка дотация белән ярдәм итми. Ел саен 800 миллиард сум акчаны Мәскәүгә җибәреп барабыз, нигә монда булышырга җаен тапмыйбыз? Өстәгеләр: «Әйдә, бер миллиард сумны боларга бирик, газета-журналлар мондый хәлдә булмасын», — дияргә тиеш. 800-1200әр сумлык журналлар бар, аларга халык ничек язылсын? 150 сум булсын ул журнал. Халыкның укымышлылыгын сакларга кирәк.

Почта системасы бөтенләй юкка чыкты, ул хәзер кибеткә әверелде, тауар сату белән шөгыльләнә. Берара кайбер почта бүлекләре аракы да сатып ятты, шундый хәлгә дә барып җиттеләр. Боларны хөкүмәт уйлап, эшләп бетерергә тиеш. Миңа почтада хатын-кыз әйбере, бала-чага уенчыгы нигә кирәк? Элек «Татарстан почтасы» булганда республика акча бирә иде, хәзер Россия составына кергәч, нәтиҗәсе менә шул: «Россия почтасы» башлыгы Мәскәү үзәгеннән 1 миллиард 800 мең тәңкәлек фатир сатып алды. Аны иптәш Путин төрмәгә утыртмый, тикшерү комитеты эзенә төшми, акчасын кайдан алуын беркем дә сорамый.

Җанисәп вакытында сез, Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Рөстәм Галиуллин белән Ләбиб Лерон гына фикерләрен белдерде. Нишләп безнең язучылар шундый мөһим вакыйгаларда да авызын йомып тора?

Безнең язучылар шундый пассив инде. Алар белән җыелышка, ниндидер чарага җыелсаң, корсакларын киереп, синнән дә арттырыбрак сөйләшәләр, кычкырып көләләр. «Мин менә шундый шәп әйбер яздым, ләкин теге имансыз бастырмый», — дип сөйләшәләр. Тик хакыйкатьнең күзенә карарга кирәк. Нурихан Фәттах, Хәсән Туфан, Тукай, Һади Такташлар көн саен тумый. Алар берничә генә. Бүген Язучылар берлегендә 340 кеше тора дигәч тә, сез бездә 340 язучы бар дип уйлый күрмәгез. Бездә күп дигәндә 50 язучы бар. Максимум! Калганнары әгъза гына. Башта «Язучылар берлегенә алыгыз инде, мин генә калдым», — дип теңкәгә тия, мыр-мыр килеп йөри әле алар. Аннан союзга керәләр дә язудан туктыйлар, язучы буларак үләләр. Союзга кергәннән соң бер китап та чыгармаган дистәләгән язучы бар. Ничек алай ул?! Язучы булмагач, нигә союзга кереп, «член» булып саналырга? Әдәби түгәрәкләрдә графоман булып сөйләнеп кенә йөрисе дә бит. Үзебезнең хата бу, андыйларны союзга алмаска кирәк. Май чүлмәгеннән билгеле дигән кебек, буласы кеше шундук күренә ул.    

Җанисәп вакытында без нәрсәне дөрес эшләмәдек?

Гаепне һәрвакыт үзебездән эзләргә кирәк. 2010 елда 230 меңгә якын татарны башкорт дип яздылар, нигә күз йомып калдык? Мортаза Рәхимов алдында әйбәт булып каласыбыз килдеме? Ул вакытта аларның Шәймиев белән дуслыгы җимерелгән иде инде. Болай барса, Татарстанда татар калмаячагын Шәймиев аңлаган иде. Шушыны без хөкүмәт дәрәҗәсенә чыгара алмадык. Каршылык белдереп, республика чигенә барып басарга кирәк, димим. Безнең язучылар йөрергә, кайтып кермәскә тиеш иде. Ә татар язучылары хәзер республика эчендәге районнарга да йөрми.

Радий Хәбиров 57 районга 4-5әр язучыны бүлеп җибәрә, һәр районны йөреп чыгарга куша. Аннан, Башкортстанда нинди генә чара булмасын, Сабантуй, җыен, корылтаймы, аларда главадан соң язучы икенче кеше булып чыгыш ясый. Шулай язучының абруен күтәрәләр. Татарстанда шушы эшләрне башкарырга кем комачаулый? «Татар милләтен бүлмәгез, без ыруларга бүленмибез. 14-15 гасырда яшисегез килә икән, теләсә нишләгез, тик безнең татар районнарына кермәгез», — дип әйтергә һәм моңа юл куймаска идек. Башкортстан боларның барысын да үзәкләштереп эшләде.

Башкорт милләтчеләре сезнең туган ягыгызны — Актаныш районын да үзләштереп куйды.

Актаныш районына Салават Хәмидуллин дигән берәү килеп китте, әле Байсарга кайтып стелла да куймакчы иде. «Сиңа Байсарга стелла куйганчы, Вахит Имамовтан башкорт ясыйсы бар әле», — дидем. «Блин, булмый инде болай булгач», — дип китте. Мин сәхнәгә чыгып, болай дип әрнедем: «Актанышлылар, мин сезгә ни өчен телемне әрәм итеп, кайткан саен без Гәрәй кабиләсе оныклары дип сөйлим? Чөнки без 1380 елда Кырымнан килгәнбез, безне Габдулла хан — Карабәк алып килгән, шушында урнашып калганбыз. Шуңа күрә Актанышта Гәрәй дигән биш авыл бар, башка якын-тирә районнарда да бар алар.

Актаныштан 45 авыл, өлешләп, Башкортстанга күчеп урнашкан. Имана җире җитмәгәч, нишләсеннәр? Башкорстанның Балтач районына кадәр күчкәннәр… Кем генә килсә дә, сез болай дип җавап бирергә тиеш: «Хөрмәтле башкортстанлылар, сез башта Гәрәй кабиләсенең каян чыкканын өйрәнегез. Кырымнан! Димәк, Кырымны да үзегезнеке дип атагыз да, Кырымны да дәгъвалагыз, әйдә!» Сәхнәдә шулай диюемне Салават Хәмидуллин залда тыңлап утырды. Миннән соң сәхнәгә чыкмады, чөнки капларлык сүзе юк иде.

Башкорт милләтчеләре тагын нинди борылыш ясар икән? Безгә нишләргә?

Язучылар союзы, конгресс татар яшәгән районнарга йөрүдән туктамаска тиеш. «Башкортстанга безне кертмиләр, әнә, „Китап“ радиосын борып кайтарганнар, Фирдүс Тямаевның утын сүндергәннәр», — дигәнгә карамыйча, безнекеләр йөрергә тиеш. Моның ысуллары күп. Чаллыда яшәүче җырчы Равил Галиев үзе белән берничә җырчыны, яшьләрне алып, татар-башкорт дуслыгы дип исемләп, бөтен Ык елгасы буйлап концерт куеп йөри. Шулай йөрү барыбер үз нәтиҗәсен бирә. Арада ике башкорт җыры җырласалар да берни югалтмыйлар. Безнең халык «Мунча ташы» гына ярата, аның зәвыгы юк. Зифа Кадыйрованы, Гөлсинә Галиуллинаны укый ул, әнә… Зәвыкны халык тудырмый, аны һәрвакыт өстән тагалар бит.

Башкортлар Татарстанга килеп, безнең сәхнәдә эпосларын (Камалда «Урал батыр») куеп китте. Татар театрларында безнең чын тарих бармы?

Ун еллар элек үк Әлмәт театры сәхнәсеннән дә, Камалныкыннан да әйттем. «Мәктәпләргә һөҗүм бара, театрга һәм вакытлы матбугатка да һөҗүм башланачак. Кәмит, шау-шу белән театр тотмакчы буласызмы?» — дидем. Нәкъ шулай килеп чыкты. Мөхлисә Бубый турындагы «Үлеп яратты»ны Камал сәхнәсеннән алып ташладылар. Ул шедевр әсәр дип әйтмим, аны эшкәртеп бетерәсе бар иде. Элегрәк Мулланур Вахитов, Муса Җәлил, Габдулла Тукайга багышланган спектакльләр куйдылар. Аларны да алып аттылар. Чит илгә чыгасың икән, булыр-булмас мәхәббәт маҗаралары белән ят кавемне шаккаттырып булмый. Андый әсәр белән чит илдә татар милләтен мыскыл итеп йөрергә ярамый. Үзбәкстанга, Кыргызстанга баргач күрсәтәм дип, яхшы спектакль әзерлә! Көчле режиссер икәнсең, милләтең өчен янып-көясең икән, запаста яхшы спектаклең булырга тиеш. Татар милләтенең нинди газаплар кичкәнен шунда күрсәт.

Сәхнәгә куярлык андый әсәрләр бармы соң?

Заказ биреп яздырсыннар. Режиссер алма пеш, авызга төш дип көтеп торырга тиеш түгел. Инкыйлабтан соң һәр юньле режиссер, артист пьеса яза башлаган. Тинчурин да артист кеше, ничек драматург булып киткән соң? Кирәк булгач, утырган да язган. Мин дә язарга әзер, заказ бирсеннәр. Хөкүмәт тә ул эшне эшләргә тиеш. Көчле язучылар бар икән, министр чакырсын да сөйләшсен. «Вахит абый, син Гаяз Исхакый турында роман яза аласыңмы? Фәлән срок, фәлән миллион» — дисен. Яза алам. Минем романнарым да режиссерлар өчен җитәрлек чимал. Аның сүзен сүзгә, «эһем» дигәннәренә, сакалын ышкып куюларына кадәр язу мәҗбүри түгел.

Заказ булса, андый романны күпме вакыт эчендә язасыз?

Эштән туктасам, күп дигәндә бер ел. Мин фәнни һәм рухи яктан андый эшкә әзер. Шунысы да бар: Гаяз Исхакыйны Мәскәү кушканча мескен итеп күрсәтәсеңме, әллә инде тез чүкмәгән, илдән чыгып киткән бөркет итепме? Мин бары тик бөркетне генә яза алам.

«Мәдәни җомга»да шушы фикерләрегез урын аламы?

Тырышам. Кешедән оялып тора торган яшьтә түгел инде мин. Бүген милләтне саклау-яклау буенча «Мәдәни җомга»га җиткән газета юк һәм тиз генә булмас та. Газета гел гайбәттән торырга тиеш түгел. Мин гайбәт матбугатын актарам да читкә болгап атам…

Вахит Шәих улы Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстанның Актаныш районындагы Иске Байсар авылында туган. 1971 елда авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казандагы авиацион моторлар төзү заводында токарь булып хезмәт юлын башлый.

1973 елда Казан университетының журналистика бүлегенә укырга керә, әмма ике елдан соң Балык Бистәсенең район газетасы редакциясенә эшкә күчә. 1982 елда гаиләсе белән Чаллы каласына күченә. Анда Тукай районы газетасында, урта мәктәптә тарих укытучысы, Камаз заводларының берсендә мастер һәм диспетчер булып эшли.

1990 елда, үзе йөреп, Камаз типографиясе нигезендә газета-китап нәшрияты оештырганнан соң, анда баш мөхәррир булып хезмәт куя башлый. 1997 елда Чаллы Язучылар оешмасы рәисе итеп сайлана. Бер үк вакытта 2004 елдан башлап ун ел буена “Мәйдан” журналы редакциясен дә җитәкли.

2014 ел ахырында Казанга күченә һәм “Мәдәни җомга” газетасын җитәкли.

В.Имамов 1991 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. 25тән артык китап авторы.

1994 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге бирелә.

1997 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

2014 елда “Утлы дала” исемле икетомлы тарихи романы өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 октябрь 2022
    Исемсез
    Тын да алмый укып чыктым. Дөрес сүзгә сорау юк, хак язылган. Барыбыз да үз сүзебезне бастырып әйтә алсак иде, юк шул, без куркак. Һәм шул исәптән мин дә...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100