Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Рәмис Гыйльметдинов инстаграм ябылуы турында: «Елыйсылар килә, арышыңны урыйм»

Инстаграмның ябылуы турындагы хәбәрне блогер бик авыр кабул иткән.

news_top_970_100
Блогер Рәмис Гыйльметдинов инстаграм ябылуы турында: «Елыйсылар килә, арышыңны урыйм»
Рәмис Гыйльметдиновның шәхси архивыннан

Бүген-иртәгә инстаграм бетәчәк дигән хәбәр бик күпләрнең күңелен төшерде. Онлайн аралашулар, лайклар, «подписчиклар» белән яшәргә ияләнгән халык, чынлап та ябыла калган очракта, инстаграмны бик озак оныта алмас әле. Гади инстачылар ярар ла, әле бит никадәр көч куеп үзенә саллы аудиторияләр туплаган, блогы төп керем чыганагы булган блогерлар, иң күп татар аудиториясен җыйган эстрада артистлары да бар бит безнең. Инстаграм ябылуның алар өчен кара кайгы икәнлеге көн кебек ачык. Дөрес, күпчелеге артык сер бирмәде. Берничә көн дәвамында «югалышмыйк» дип телеграм каналлары һәм ВКонтактедагы сәхифәләренә сылтамалар куйдылар да, тыныч кына бәхилләштеләр. Әмма алар башка челтәрләрдә бүгенге аудиториясен җыйганчы хәйран вакытлар узар әле.

«Дневник татарина» блогын алып баручы Рәмис Гыйльметдинов кына юмор аша бөтен әрнүен чыгарып салган.

«Соңгы пост шундый булырга тиеш. Күптән шулай кылтаеп төшәргә хыялланган идем», — дип язган ул, әллә нинди кыяфәтләргә кереп төшкән фотоларын урнаштырып.

«Рәхмәт барыгызга да. Эх, белсәгез иде күпме көч түккәнне бу аккаунтка. 7 ел төшергән иҗатым, бер көндә юк булачак. Елыйсылар килә, арышыңны урыйм, әмма ярамый! Күздән сыер сидеге агызып ята торган вакыт түгел. Без бит шындый-мындый түгел, авыл балалары. Баканы салам белән өреп, шар кебек кабарткан кешеләр. Кешечә рәхмәт сезгә минем белән булган өчен», — дигән Рәмис.

Рәмис Гыйльметдинов «Интертат»ка әңгәмәсендә мондый көннең киләчәген фаразлаган иде. «Блогерлар өчен ахырзаман килергә мөмкин, хәзер кысалар бит безне. Хөкүмәт тозсыз шаяртуларны да контрольдә тота. Уйламыйчарак әйтсәң, утыртып куярга да мөмкиннәр», — дип сөйләде ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100