Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Рәмис Гыйльметдинов: «Әни 11 баланы ничек үстерүен сөйләгәч, күздән яшь чыкты»

Рәмис Гыйльметдинов - Актаныш егете. Күпләргә үзенең «Дневник татарина» инстаграм сәхифәсе аша таныш. Инстаграм дуслары аны «харизматищный татарин» дип йөртә. КВНга, театр түгәрәкләренә йөреп, юмористик тапшырулар карап үскәнгәдер, Рәмиснең актерлык сәләте дә ярылып ята.

news_top_970_100
Блогер Рәмис Гыйльметдинов: «Әни 11 баланы ничек үстерүен сөйләгәч, күздән яшь чыкты»
Рәмис Гыйльметдиновның шәхси архивыннан

«Хатын үз-үземә ышанычны арттырды»

Рәмис, без синең белән атна уртасында, көпә-көндез очраштык. Бу синең бары тик блогер гына булып эшләвең яки үз вакытыңа үзе хуҗа булуың турында сөйлидер? 

Блогерлык минем төп эшем түгел. 50гә 50 итеп, блогерлыкка да вакытым калырлык эшкә урнаштым. Ни өчен дигәндә, блогер гына булып йөрисем килми, күтәреп эшли торган эш тә кирәк. Эшне тотып эшләгәндә, син алга планнарың турында уйланасың, ә эше автомат рәвештә башкарыла аның. Кызыклы видеолар да башка эштә килә. 

Күтәреп эшли торган эш нинди эш ул?

Грузчик дип яз. Әйберне бер урыннан алып икенче урынга кую белән шөгыльләнәм (көлә). Кайда икәнлеген әйтә алмыйм, ни өчен нигәндә, авыр тема. 

Башка эштә дә эшләмәсәң, блогерлык көн итәрлек акча китерәме? 

Хәзер китерә. Ипотека түләрлек, балага нәрсәдер алып бирерлек керем бар. Тырышсаң, әлбәттә, күбрәк тә кертергә була. Әмма мин әлегә үсү ягында. Блогны акчага гына китереп терәсәң, подписчикларың бик тиз таралачак. Әнә гивлар үткәрә-үткәрә сүнгән блогерлар бар. Ул нәрсәләр кешене тиз ардыра. Мин үз гомеремдә бер генә гив уздырдым. 

Мин икенче эшем булганга тыныч. Кулымнан күп нәрсә килә минем, блогер булмасам да эшсез утырмас идем. Хәзер эшне алыштыру җиңелрәк бирелә. Әле менә соңгы эшемнән дә үзем гариза язып киттем. 7-8әр мең сум штраф сала, хезмәт хакын кисә башладылар. Туктале, нигә көлдереп ятам үземнән, дидем.

Блогерлык та үзеңә ышаныч өстәгәндер. 

Минем үз-үземә ышанычны блогер булуым түгел, ә хатын арттырды (көлә) Мин элек, мәсәлән, инстаграм белән гаиләне тәэмин итә алуымны белеп тә, эштән китәргә куркып яттым. «Сине анда хөрмәт итмиләр, кайткан саен психланып кайтасың, тәвәкәллә, — диде. Аның бер сүзе җитте. Хатын ул яктан бик зур терәк. 

Блогерлык - һөнәрме ул? 

Ничек җавап бирсәң дә инде… Минемчә, бүгенге шартларда һәр кеше рәхәтләндереп блогер була ала. Менә ТикТокны гына алыйк. Кешенең бернинди таланты юк, әмма видеоларны төшерә-төшерә аның барыбер бер ягы ачыла, үз аудиториясен таба ул. Эретеп ябыштыручы да блог алып барырга мөмкин, чөнки аны башка эретеп ябыштыручылар караячак.

Бу социаль челтәрләр ачылгач, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә аралашу, үзләрен күрсәтү, кирәкле икәннәрен тою мөмкинлеге бирелде, шунысы нык сөендерә. Шул ук ТикТокта алар да утыра һәм үз караучысын табалар. 

Куркып калмаска, үз блогыңны ачарга кирәк. Башлап җибәрү өчен ТикТок - әйбәт платформа. Ул үзен-үзе «продвигать» итә. Инстаграмның инструментлары күп, ул күпләр өчен кыен тоелырга мөмкин. 

ТикТокта җыен юләр утыра, диләр.

Теләсә кайсы платформа ахмакларныкы. Һәр платформаны сүгәргә була. Әмма алар кеше өчен бүгенге авыр заманнан онытылып тору ысулы. Социаль челтәрләр телевизорны тулысынча алыштырды. Хәзер ахмак программаларны ТикТоктан карыйбыз. 

«Блогерлар өчен ахырзаман җитсә, сөенәчәкмен»

Реклама чыннан да шундый зур табышлар китерәме ул?

Хәзер бөтен бизнес үзен телевидение-газетадан түгел, социаль челтәрләр аша рекламалый бит. Ә анда кемнәр балкый, кемнәр идея лидерлары — блогерлар. Хәзер артистлар да шул рәвешле акча эшли. Блогерларны зур-зур корпорацияләр сатып ала. Алар өчен блогерга миллионнар түләү бернәрсә тормый.

Үзеңнең рекламадан керткән иң зур суммаң нинди? 

Тотылган айфоннар сата торган сайтка реклама ясаган өчен тотылган айфон биргәннәр иде. Әле язганда да тешне кысып кына яздым мин аларга. Ул айфон 35 мең тора иде. 5 меңен үзем түләдем. Хатынга бүләк иттем. 

Блогерлар өчен көннәрдән бер көнне ахырзаман җитәргә мөмкинме?

Җитсә, мин сөенәчәкмен генә. Карыйсым килә, гомердә эшләп карамаган кешеләр кая китәр икән? (көлә) Мин, шәхсән, сәхнәгә бара алам. Әле эшем бар, Аллаһка шөкер.

Ахырзаман килергә мөмкин, хәзер кысалар бит безне. Хөкүмәт тозсыз шаяртуларны да контрольдә тота. Уйламыйчарак әйтсәң, утыртып куярга да мөмкиннәр.

Рәмис, синең видеоларың, беренчедән, сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Сторисларыңда гына булса да, чиновник абзыйларны, мәгънәсез законнарны да чеметкәләп алырга мөмкинсең. Башка күп татар блогерларының контенты камерага сикереп бию яки рус блогерларын тәрҗемә итеп күрсәтүгә кайтып кала. Бу ни өчен шулай?

Бу блогерларга гына түгел, гомумән, безнең буын татарларның барысына да кагыла. Без хәзер бик нык үзгәргән буын. Нәрсәдәндер куркабыз. Элек әнә безнең әби-бабайлар суверенитет дип, флагларын күтәреп, ирек даулап йөргәннәр. Карт-карт әбиләргә нәрсәгә кирәк булган инде ул, бер уйлап карасаң. Яшьләр генә түгел, өлкән буын да киләчәк өчен борчылып, ниндидер адымнар ясаган.

 Шуңа күрә бу очракта «блогер» сүзен кыстырырга да кирәкми. Сикереп биюдән уза алмаган куркак буын үсеп чыкты. 

Мәктәпләрдә татар телен кыса башлаган вакытта без бердәм булып күтәрелгән булсак, бәлки барысы да башкача булыр иде. Ничектер кычкырмыйча гына, егылып төшмәс өчен өстәлнең икенче башына бармыйча гына каршы чыккан булдык. Күкрәккә сугып, «Татарстанда яшибез икән, телебез укытылырга тиеш. Ошамый икән — анысы сезнең эшегез», - дип кычкырырга кирәк иде. Куркабыз, минем әле монда ипи ашыйсым бар, яшисем бар, дип дәшми генә яшәүне кулай күрәбез. 

Мин дә куркам. Кычкырып әйтәсе килгән сүзләрем бар, әмма мин аны әйтә алмыйм. Чөнки бәйләнә башласалар артымда: «Рәмискә тиясе түгел», — дип якларлык кешем юк. Шуңа күрә мин дә сөйләгәндә сүземне закон кысаларында гына әйтергә тырышам. 

Бу тормышта нәрсәне үзгәртер идең? 

Бердәмлекне көчәйтер идем. Татарлар хәзер бер-берсеннән читләшә, һәркем үзе өчен генә яши. Көнләшеп, бер-беребез артыннан куабыз-куабыз да үлеп китәбез. Без, татарлар, берләштерә торган йозакның ачкычын кайдадыр югалттык. Шуңа да без аны хәзер ача алмыйбыз. Концертларга, театрларга йөрергә яратучылар да, «Әй, артистны баетаммы соң?» — дип бармаска мөмкин. Шәхсән үзем театрга барып, я елап, я көлеп кайтам. Чистарынам, андагы энергетикадан шулхәтле рәхәт була. 

Мин сәхифәмә видео куям да, «лайклар, комментарийларыгызны жәлләмәгез, зинһар өчен» дип язам. Ул лайктан миңа бер тиен акча килми. Минем контент үзләренең үк лентасында күренсен өчен кирәк ул лайклар миңа. “Юк, мин сиңа лайк куям, ә син акча алып ятасың», — дип тә язганнары бар. Мин сине телевизорда бушка карыйм, әмма акча түләп концертыңа килмим дигән кебек инде бу. 

Негатив күп. Куар-кодлар кертелгән чорда, вирус вакытында бердәм булырга тиеш идек. Ә без, киресенчә, явызландык. Тәрбиядән дә торадыр инде ул. Буыннар алышынган саен татарлар арасындагы бердәмлек селкенә башлады.

«Хейтерларны язылучыларым үзләре үк чәчкәләп ата»

Бер татар блогерының татар аудиториясе өчпочмак, дуңгыз ите ашамау һәм ураза тоту турындагы шаяртуларны гына актив кабул итә. Калган яңарак темалар «не заходит» дигән фикерен ишеткәнем бар. Бу чынлап та шулаймы? 

Кызганыч, шулай. Үземнең дә әллә никадәр эксперимент формасындагы вайннарым бар. Әмма кеше һаман шул үзенә якын юмордан көлә. Авыл тормышы минем блогта гел беренче урында тора. Чөнки безнең кайсыбызны гына алма, барыбыз да авыл белән бәйле. Шуңа күрә кибетне Сабантуй булган урында ачарга кирәк.

Кешенең авылга карата ностальгия. Ашка барганда галушлары буталып кайту кемнең булмаган? Яисә кемгә аштан бер пакетка итен дә, пирогын да, җиләк-җимешен дә тутырып кайтармаганнар? Яңгыр яуганда чиләкләр куеп су җыюлар, мунча темасы, бәрәңге алырга чыгу белән яңгыр ява башлау һәм башкалар. 

Каян уйлап бетерәсең ул вайннарыңны? 

Мин үземне тапталмаган, вак әйберләрдән юмор эзләргә, аларны язып барырга күнектердем. Аннан кайбер идеяләр йокларга яткач килә, язып куймасаң, онытыла.  

Блогерлар тарафыннан ел саен чәйнәлә торган су булмау, бәрәңге утырту темаларына яки кычкырып торган әйбергә вайн ясасаң кызык булмаска мөмкин. Шуңа вак әйберләрдән кызык табарга тырышам.

Вайннарыңда сүгенгәләлисең, бәйләнчек күршең үзеңне мунчага чакыра, 135 меңлек аудиторияң каршында рюмка күтәрәсең. «Тфу, оятсыз, без татарлар гомердә дә болай эшләмибез», - дип язалармы?

Монда яшереп торыр әйбер юк бит инде. Халык барысын да белә. Сүгенү дигән нәрсә юкмы бездә?! Диндәге кешеләрне аңлыйм инде, ярар. Вәт, инәңне, муллаңны дип кем сүгенмәгән? Теләсә кайсы татар авылына бар, барыбер сүгенү сүзе катыштырып сөйләшәләр анда. Вайннарда ачы итеп сүгенмим, матур итеп кенә.

Нигә син татар авылларын шундый итеп күрсәтәсең дип язалар, әйе. Ә нигә күрсәтмәскә, безнең тормышта юкмыни ул? Бездә генә эчмиләрме? Татар авылларында һаман да актуаль тема әле ул алкоголизм. Самогонын да кайнаталар. Безнең әтиләр дә элек-электән печәннән кайталар да салып куялар иде. Алкаш булып йөрмәделәр, әмма салу күренеше һәр авылда бар ул. Өйнең нигезен шешәләр белән төзегәннәр дип әйтәләр, тикмәгә чыккан сүз түгел бит ул. 

Тагын нинди негатив килә?

Блогерлыкны башлаган вакытта «дөрес төшермисең», «микрофоның юк», «кәкре төшерәсең», «идеяң урланган» дип бәйләнәләр иде. Хәзер андыйлар юк. Элегрәк аларга җаваплар кайтарып, талашып ята идем, хәзер андый хейтер барлыкка килсә, подписчикларым аны үзләре үк ашап бетерәләр. Йоны да калмый, чәчкәләп аталар. Аннан үзе югала ул. Ул яктан аудиториям бик көчле.

Андый аудиторияне туплау җиңел булмагандыр.

Элегрәк минем бу блогерлык эшем нык авыр барды. Биш-алты төрле юнәлештә эшләп, аудиториямне эзләдем. Ул аудиторияне бер генә юл белән җыймадым мин. Машина йөртүчеләрне җәлеп итү максатыннан, «Матур штраф» дигән бер вайн төшергән идем. Төп язылучыларым шуннан соң керде. Кабат Талиповлар дигән мини-сериал төшерә башлап, тагын 25 мең кешене җәлеп иттем. Бу гаиләнең ире исерек, хатыны доминант, балалары тегенди-мондый. Менә шуларны халык үлеп яратты.

Блогерлык сиңа популярлык китердеме? Урамда таныйлармы?

Кибетләрдә килеп күрешәләр. Аеруча соңгы өч елда шулай. 

Видеоларыңны төшергәч тә беренче кемгә күрсәтәсең?

Хатынга. Өйләнгәнче, дусларга җибәрә торган идем. Аннан җибәрми башладым. Чөнки алдан төшерелгән кайбер видеоларым, мин инстаграмга чыгарганчы интернетта тарала башлады. Баксаң, минем дус: «Карале, Рәмис яңа видео төшергән, беркемгә дә күрсәтми тор, яме», — дип икенче дустына җибәрә икән. Ә икенче дусты: «Илфатның дусты Рәмис яңа видео төшергән. Беркемгә күрсәтми тор», — дип өченчесенә җибәрә икән. Менә шулай синең видеоң, үзең инстаграмга куйганчы ниндидер пабликта пәйда була. 

Тиктокта популяр булып калу өчен һәрвакыт кем артыннан булса да кабатларга кирәк, диләр.

Әле бүген дә берсе яза: «Әй, Рәмис, бу плагиат», — ди. "Син ТикТокта бармы?» — мин әйтәм. «Юк» ди. «Син анда кермә инде беркайчан да, алайса күңелең кайтачак», — дидем.

ТикТокта бөтен кеше бер-берсен кабатлый, әмма алар барысы да популяр. ТикТок: «Безнең монда лидерлар юк. Сез барыгыз да монда блогер», — дип игълан итте. Әллә ниләргә юлыгырга була анда. Мәсәлән, бер абзый кувшин ясый. Ул кувшин ясап, гомердә дә инстаграмда популяр була алмас иде. Икенчесе бер ярыкка акча ыргыта. Тимер акчаларны тәгәрәтеп җибәрә дә, алар шул ярыкка керергә тиеш. Бөтен роликлары шуннан гыйбарәт, ә миллионлаган кеше шуны «залипать» итеп карый. 

Блогларын татарча алып бара башлап, русча контентка күчкән блогерлар күп. Син үзең дә аларны еш тәнкыйтьлисең. Бу нәрсәгә бәйле? 

Шул бердәмлек булмаудан дип уйлыйм. «Әгәр видеолар ошый икән, лайклар куегыз, күрсәтегез активлыгыгызны», — дип сорый ди блогер. Әгәр лайклар күп икән — әһә, киләсе видеоны шушы юнәлештә төшерергә кирәк икән дип нәтиҗә ясый. Кайвакыт үзем дә татарларның активлыгы кимүен, ә русча комментарийларның көннән-көн арта гына баруын күзәтәм. Шул ук русча сөйләшүче татарлар яки чиста руслар: «Мин сиңа язылган, русча да вайннар төшер әле», — дип тә сорыйлар. Ә татарлар активлыкларын белдермиләр. Син шул вакытта миңа татарча төшерү кирәкме соң дип уйлый башлыйсың. Русча да эшләп карыйм әле дип, тулысынча русчага күчкән блогерлар күп. Алар үзләре үк әйтә, татарлар миңа лайклар куймый башлады, диләр. Шуңа күрә моңа кадәр блогларын чеп–чи татарча алып барган кешеләрнең дә күбесе хәзер дә 70кә 30 нисбәтенә күчте.

Блогыңны русча алып барсаң, син бүген популяррак булыр идеңме?

Әйе, мин моны 100 процент беләм. Син бу юморыңны русча сөйләсәң, кызык булмаячак дигәннәре бар. Үзем алай уйламыйм. Шул ук авыл темасын русча да кызык итеп ясарга була. Утын ярулар, мәктәптән качып кайтулар, мунча ягулар, әти-әни темалары барысы да уртак. Әмма әлегә рус теленә күчү планым юк, блогымны татарча алып барачакмын. 

«Беткәнебезне сизми дә калырга мөмкинбез»

2000нче еллар башында шәһәрдә үзенең татарлыгыннан, авылча булуыннан оялучы кешеләр күп иде. Хәзер дә күзәтеләме ул?

Ул вакытта бит текә булып кылану дигән нәрсә бар иде. Кеше армиягә китә дә, ике елдан авылга кайтып, русча сөйләшә башлый. Колагына бәрәсе килә иде шундыйларның. Теге текә булып күренер өчен тәмәке суырып йөргән кебек, татарлыгыннан оялып, русча сөйләшеп йөрү дә шул кылану күренеше иде. 

Бүгенге көндә андый кешеләрне күргәнем юк. Татарча белгәне татарча сөйләшә.  

Бу темага кереп киткәч, Мәскәүдә институтта укыгандагы бер төркемдәш малай искә килеп төште. Менә чын татар каны ага иде анда, чып-чын. Башка андый кан була да алмый. Ул үзара аралашканда беркем белән дә русча сөйләшми иде. Русына да, төрегенә дә татарча эндәшә, тегеләре аңламый торалар инде. Шул дәрәҗәдә киребеткән иде. «Мин үз телемдә сөйләшәм», — дип кенә җавап кайтара иде. 

Әйтергә кирәк, чит төбәкләрдә татар теленә игътибар күбрәк. Татарлык рухы читтә яшәүче татарларда ныграк сакланып калган. Телебез дә аларда күпкә чистарак. 

Мин укыганда Мәскәүдә «Кардәшлек» дигән бер үзәк бар иде. Институтларга шалтыратып, шунда татарларны җыялар иде. Бергәләп футбол, теннис уйнап, үзара аралашып, рәхәт яшәдек.

Безнең телнең киләчәге бармы?

Өметем бар. Ничек кенә кыссалар да, киләчәгебез булыр, дим. Телебез өчен авыр вакытлар җитсә, бердәмлек күренер дип уйлыйм. 

Татар теле өчен авыр вакытлар җитмәдемени әле? 

Юк әле, барысы да алда. Җанисәп әле безнең санны күрсәтмәде бит. 

Җанисәпне күзәттеңме? 

Тяп-ляп үтте ул. Татар белән башкортны рәхәтләнеп талаштырдылар. Саннар күрсәтәчәк инде, шуннан соң тагын да зуррак тавыш кубарга мөмкин әле. Күп милләтләр шулай югалды бит. Бер җанисәп вакытында талашлар юкка чыккан иде. Безнең белән дә шулай булып куюы бар. 

Алдагысын белеп булмый, хәзер бар нәрсә дә зур тизлектә үзгәрә. Кичә генә ул закон юк иде әле, ә бүген иртән торуга шуны кабул итеп куйганнар. Бәла дигән әйберне озак көтәсе юк. Беткәнебезне сизми дә калырга мөмкинбез.

Бетмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?

Минем фикеремчә, хөкүмәт безгә барыбер булыша. Телебезне, мәдәниятебезне үстерү, төрле бәйгеләр оештыру өчен барыбер ниндидер акчалар бүлеп бирелә. Ләкин ул акчалар халыкка килеп җитми. Аларны тегендә-монда бүлгәлиләр дә, шуның белән бетте. 

Элегрәк менә йорт алдында ишегалды бәйрәмнәре уза торган иде. Подъездлар белән чыгып, самавырлар куеп, чәйләр эчеп аралашып утырулар бетте. Милли йолаларыбыз, традицияләребез онытылды. Авылда Сабантуйга сөлгене хәзер бер мотоциклга утырып җыялар. Рухи кыйммәтләр, халыкның күмәклек рухы югалды. 

Менә татар блогерлары арасында төрле конкурслар оештыру популярлашты. Җиңүчегә 100 мең! Нигә блогерлар арасында уйнаталар ул акчаны? Безгә үзара ярышу кирәк түгел. Берәр авыл халкын җыеп, шәп концерт уздырсыннар иде ул акчага. 

Мәктәптә шигырь конкурсы уздыралар да, балага диплом бирәләр. Нигә аңа ул диплом? Берәр кызыксындыра торган бүләк алып бирсәләр шунда.

Кыскасы, акча җитәкчеләр кесәсендә кала, халыкка килеп җитми. 

«Армиядән миңа начар гадәтләр ияреп кайтты»

Рәмис, син Мәскәү Ислам институтында укыгансың. Бүген берәр мәчеттә имам-хатыйб булып утыра алыр идең. Ә син париклар киеп, видеолар төшереп йөрисең. 

Аның ише сүзләр миңа күп булды инде. Мәскәүдә институтта укыганда армиягә киттем. Аннан миңа начар гадәтләр ияреп кайтты. Эчеп-тартып йөрмәдем, әмма тормышка карата күзаллауларым ничектер үзгәрде. Кая карасаң да сүгенәсе килә иде. Тискәрелек ияреп кайтты. Шунда мин үземнең армиягә киткәнче кеше түгел икәнемне аңладым. 

Мин хәзер дә Аллаһыга ышанам, әмма мин дин белеменә балалар укытырлык кеше түгел инде. Бозды мине армия дип тә әйтә алмыйм, әмма үзгәртте. 

Дини белем алу сиңа нәрсә бирде?

Дин ул — тәрбия. Кеше хакына кермәскә, кеше белән талашмаска, гайбәт сөйләмәскә өйрәтте. Кайвакыт кешене тыңлап торасың да, нәрсәгә кирәк бу миңа дип уйлап куясың. Диннең тәрбиясе, нигезе миндә калды. 

Ә блогерлык буенча мин начарлык өйрәтмим, бу бары тик юмор. Беркемне дә көчләп каратмыйм, теләмәгән кеше карамасын.  

11 балалы гаиләдә үскәнсең. Гаиләң турында сөйлә әле. Ишле гаиләдә үскән балалар туган җанлырак, мәрхәмәтлерәк була, диләр. Килешәсеңме? 

Бу сорауны күп кеше бирә инде миңа. И беренче итеп: «Ә сез ничек ашадыгыз?» — дип сорый торганнар иде. Ничек-ничек, утырдык та ашадык. Кемдер ашап, икенчеләребезнең урын бушаганны көтеп торганын хәтерләмим. Балачак күңелле үтте. Беребез дә ач булмады, ертык киемнән йөрмәдек, барыбыз да белем алдык. 2007дә әти үлеп китте, әмма әни барыбер безне кеше итәргә тырышты. Хәтта мине Мәскәүгә укырга җибәрде бит. 

Әнидән үскәч кенә: «Ничек шулай җиңел үстердегез сез безне, әни? Ничек без акчага тилмермәдек?» — дип сорадым. «Әтиегез үлеп киткәч, 11 баланы ничек кешедән ким-хур итмәскә икән дип аптырап, утырып еладым. Кешеләрдән бурычка акчалар алып, маллар асрап, авыр икәнлекне сиздермәскә тырышып яшәдем. Кичләрен елый идем, ә сезгә беркайчан да күрсәтмәдем», — диде. Шуларны ишеткәч, үземнең дә күз яшьләрем атылып чыкты.

Инде күбегез гаиләледер. Авылга кайтканда ничә кеше буласыз?

Бөтенебез бергә бик зур бәйрәмнәрдә генә җыелабыз. Графиклар туры килми, шуңа төрле ялларда кайтабыз. Әмма әни янына атна саен кем дә булса кайтмыйча калганы юк. Әни ул яктан бик бәхетле.

Син тормышта нинди?

Мин гади егет. Видеолар төшергәндә халыкка кызык булсын өчен үземне юләррәк итеп күрсәтәм инде... Шуңа күрә кеше: «Әй, бу ахмаграк бит», — дип уйлый. Миңа теләсә нәрсә язарга да тайчынып тормый. Андый очракта тиз кабынам. Гаделсезлек күрәм икән, бәреп әйтергә мөмкинмен. 

Ә гаиләдә әйбәт ир, нечкә күңелле әти мин.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 13 август 2023
    Исемсез
    Элек тэ бик ярата идем мэзэклэрен,хэзер хормэтем тагы да артты.Молодец егет.
  • 24 июль 2023
    Исемсез
    Шэп егет, молодец
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100