Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Илназ Габидуллин гаиләсендәге сөенечле хәбәр белән уртаклашты

news_top_970_100
Блогер Илназ Габидуллин гаиләсендәге сөенечле хәбәр белән уртаклашты
Солтан Исхаков

«Кызык-мызык» буларак танылган татар блогеры Илназ Габидуллин икенче тапкыр әти булачак. Бу турыда Илназ социаль челтәрләрдә язган.

«Тормышыбыздагы зур, сөенечле хәбәребезне сезнең белән дә бүлешәсебез килә. Тормыш иптәшем Гүзәлдә хәзер бер түгел, ике йөрәк тибә. Безнең мәхәббәт җимешебез. Мин әле һаман да ышанып бетә алмыйм», – дип хис-кичерешләрен язган блогер. 

Илназ белән Гүзәлнең Илдан исемле уллары үсеп килә. Икенче сабыйларының малаймы, кызмы икәнлеген алар әлегә әйтми торырга уйлаган.  

Барлык язылучылары Илназ белән тормыш иптәшен әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, сабыйның сау-сәламәт булып тууын тели.

«Бөтен блогерлар йөклеме әллә? Бу – ниндидер бум», – дип язып калдырган шушы көннәрдә үзе дә өченче тапкыр әни булачагын хәбәр иткән блогер Юлия Нәбиева. 

  • Татар блогеры Илназ Габидуллин («Кызык-мызык») әти булды

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100