news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Карынымда тагын бер йөрәк тибә» – танылган блогерлар гаиләсендә сөенечле хәбәр

news_top
«Карынымда тагын бер йөрәк тибә» – танылган блогерлар гаиләсендә сөенечле хәбәр
Юлия Нәбиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Танылган блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевлар өченче тапкыр әти-әни булачак. Шатлыклы хәбәре белән Юлия үзенең туган көнендә социаль челтәрләрдә уртаклаша. 

«Миңа бүген 26 яшь. Минем карынымда тагын бер йөрәк тибә», – дип язган ул сәхифәсендә.

Юлия белән Иршат Аишә һәм Сәйдә исемле ике кыз тәрбияли. 

Нәбиевлар Актанышның Әнәк авылында яши, язылучыларын авыл тормышы, үзләренең көнкүреше белән таныштырып баралар.

Блогерлар популяр артистлар белән дә даими элемтәдә тора.  Иршат үзе дә җырлый, «Гүзәлем» дигән бер җырын яздырып, музыкаль мәйданнарга да чыгарды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар