Татар блогеры Илназ Габидуллин (Кызык-мызык) әти булды
Әлеге яңалыкны Илназ Габидуллинның тормыш иптәше Гүзәл үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.
«Төпле аягың белән, улым! Безнең хәлләр, Аллаһка шөкер, яхшы! Дусларым, котлауларыгыз өчен зур рәхмәт!» — дип яза Гүзәл Габидуллина.
«18.06.20 — улыбыз Илданның дөньяга аваз салган көне. Әле һаман ышанып бетә алмыйм. Нинди бәхет, мин бүген әти булдым», — дип шатлана яшь әти.