Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Илнариус Татариус: «Иң куркыныч хейтерлар – татар апалары»

Узып килүче атнада «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тарафыннан гамәлгә куелучы «Шәп блогер» медиамәктәбе практик дәресләр этабына старт биргән иде. «Ялкын» журналы студиясендә медиамәктәпнең тантаналы ачылышы булды. Аннан соң беренче дәрес уздырылды.

news_top_970_100
Блогер Илнариус Татариус: «Иң куркыныч хейтерлар – татар апалары»
Рамил Гали

Беренче дәрестә шәп блогер буларак өлгерергә теләүче егет-кызлар татар блогерлары Раил Арсланов («Хижина музыканта» ютуб-каналының авторы) һәм Илнар Идрисовтан (Ильнариус Татариус) лекцияләр тыңладылар.

«Чит ил кызларына аккордеонда уйнап, татарча җырлап күрсәттем»

Раил Арсланов – 2010 елдан бирле музыкаль блогер. Ул «Хижина музыканта» ютуб-каналының нигез салучысы. Төп каналында – «Хижина музыканта»да язылучылары саны 3 миллионга якын, ә икенче каналында – Раил Арсланов исеме астында алып барганында – 700 меңгә якын кеше язылган.

Музыкаль инструментларда уйный, җырлый белеп кенә блогер буларак танылу авыр. Раил заманында моның ансат чарасын эзләп таба һәм популярлык казана. Чат-рулетка кебек видеоэлемтә аша танышу сервисына кереп, анда эләккән чит ил кызларына аккордеонда уйнап, татарча җырлап шаккатыра.

Дөньяның әллә нинди почмакларында яшәүче кызлар белән аралашып, аккордеон тартып, татарча җырлап күрсәтеп, чат-рулеткадагы кызларның гына түгел, язылучыларының да күңелен яулый блогер. Шулай итеп таныла.

2009 елда кечкенә Раилнең йортына интернет тоташтырдылар. Шуннан мин моның нәрсә икәнен аңларга теләп чокына башладым. Ул вакытларда әле блогерлык таралмаган иде. Чит ил кешеләре төшереп куйган видеоларны гына күреп була иде интернет киңлекләрендә. Мин шуларны карый идем. Аларның видеолары астында караучылар санын күреп мин аптырый идем: ничек шулай интернетка үзеңне төшереп куйдың да, сине дөньяның төрле нокталарыннан меңләгән кеше карый, ди? Бу – минем өчен гаҗәеп бер күренеш иде. Минем дә шулай интернетка видеолар элеп карыйсым килде.

Башта Майл.ру сайты популяр иде, аннары «ВКонтакте»га күчте бөтенесе акрынлап. Мин беренчесенә дә, икенчесенә дә куеп карадым видеоларымны. Мин – мәктәп яшендәге малай. Музыка мәктәбенә йөри идем. Кызлар-егетләр белән, җырлап, конкурсларда катнашып йөргәнебезне, башка шәһәрләргә фестивальләргә барганыбызны төшереп йөри идем дә интернетка ничек бар – шулай элеп куя идем. Бу – бернинди максатсыз, кызык өчен эшләнелә иде ул вакытта. 1-2 кеше караса да рәхәт була иде.

2013 елда мин инде аңлы рәвештә блогер буларак үсәргә омтыла башладым. Камерага үземне төшереп, сөйләгәнемне куйсам, караучылар саны күбрәк җыелганын отып алдым. Мин нәрсә эшләп төшереп популярлаша алам? Мин музыкаль инструментларда уйный, җырлый беләм. Әмма бу кызык түгел. Бер караячаклар, ике караячаклар. Тик, язылып, минем белән даими караучы булып калырга теләмәячәкләр. Шулай эзләнә торгач, мин моның ансат чарасын тап булдым. Ялгыш кына чат-рулетка дигән танышулар сервисына кереп, чит ил кызлары белән сөйләшеп утырганымны, аккордеонда уйнап күрсәткәнемне төшереп куйдым да, караулар санының моңарчы мин күрмәгән күрсәткечләргә кадәр менеп киткәнен абайлап алдым. «Әһә, кеше карый икән мондый әйберне», – дидем. Тагын берне төшереп куеп карадым. Аннары тагын берне. Язылучылар саны арта башлады. Мондый видеоларны тагын да яхшырак карасыннар өчен, кызыклырак исемнәр астында кертә башладым. «Һинд кызы татар егетенең җырлавын ишетеп телсез калды» ише исемнәр кешенең игътибарын җәлеп итә, «кара мине» дип чакырып тора. Язылучылар саны үсте шулай итеп.

«Беренче реклама өчен 5000 сум түләделәр»

Блогымны ачуга – 6, ә ныклап, аңлы рәвештә блогерчылык белән шөгыльләнүемә 3 ел булганда, миңа беренче тапкыр реклама сорап килделәр. Музыкаль инструментлар өчен кыллар сата торган кибет иде ул. Аларны рекламалаган өчен 5000 сум түләнде миңа. Минем өчен ул вакытта бу – зур отыш иде. Беренче реклама бит ул! Зур вакыйга иде бу. Аннары зуррак брендлар килә башлады. Реклама өчен кыйммәтрәк ала башладым. Шулай итеп, бүген мин зур компанияләр белән эшлим, рекламадан яхшы акча килә, – диде блогер.

«Ютубта күпме акча эшләп була?», «Сез күпме акча эшлисез?» кебек сорауларга блогер елмаеп кына куйды, җавап бирергә ашыкмады. Җавап итеп ютубның акча эшләү өчен иң яхшы платформа булуы хакында әйтте. «Бер миллион бармы соң?» – дип сорап карады залдагы бер укучы. Раил көлеп куйды. «Яхшы тормыш белән яшәү өчен мин бүген җитәрлек акча эшлим. Хәер, музыка өлкәсендәге блогерчылык күп акча китерә торганнардан саналмый. Алай да әле бик яхшы акча эшли алам», – диде ул.

Ютуб – иң акча китерә торган платформадыр, мөгаен. Дөрес, мондагы контентны җитештерү күп көч, вакыт, күпмедер осталык таләп итә. Ютубтагы видеолар озын. Димәк, аны уйлап табу да, төшерү дә, аннары монтажлау да авыррак. Тик ул зур видеолар белән яхшы акча эшләп була. Ә shortsларга килгәндә, алар акча китерми. Аларның бер генә функциясе булырга мөмкин – потенциаль язылучыда кызыксыну уяту, аны блогка «чакыру». Shortsлардан язылучылар гына килергә мөмкин. Башка файдасы юк диярлек. Шуңа күрә мин үзем, мәсәлән, аларны әллә ни еш куймыйм дияргә була. Моның тагын бер җитди сәбәбе бар. Ютубтагы канал озын видеолар чыгара икән, ул shortsлар шушы зур видеоларның караулар санын бермә-бер киметәчәк. Димәк, озын видеоларда караулар күп булсын дисәң, shortsлар белән артык мавыкмаска кирәк.

Видеоны чыгарган көнне комментарийларны карап барырга тырышам. Беренче көнне беренче комментарийларга җавап язып җибәрсәң, видео яхшы «керәчәк». Караучылар саны яхшы булачак. Ягъни, яңа чыккан видео астындагы активлык караучыларны «тартып китерә, – ди Раил.

«Балаларга теләсә нәрсә төшереп интернетка куярга рөхсәт итәргә кирәк»

«Балалар бүген Тик-ток, Ютубтагы shorts һәм башка платформаларда популяр видеолар карап, үзләре дә теләсә нәрсә төшереп карыйлар. Блогерларга ияреп популяр видеоларны кабатлыйлар. Моның өчен әти-әниләр бик борчылалар. Балаларга бармак янап орышалар, интернетта утыруларын чикләмәкче булалар, телефоннарын тартып алалар. Ә мин моны һич аңламыйм. Нигә чикләргә баланы? Төшерсен. Төшерергә теләге бар икән – хуплагыз. Төшер, диегез. Шулай төшереп караудан башланган һәрбер блогерның юлы. Мин дә заманында шулай башладым. Минем дә әти-әни, туганнар аңлап бетермәде. Ә бүген мин әнинең айлык хезмәт хакын сториска бер реклама баннеры элгән өчен 2 минут эчендә эшлим», – дигән фикер дә яңгыратты блогер.

«Минем төп хейтерларым – үземнең һәм күрше авыл кешеләре булды»

Илнар Идрисов (Ильнариус Татариус) – заманында популяр булып китүен үзе дә сизми калган блогер. Дус егете белән кызы Илнарның үзләрен видеога яздырып мәхәббәт тарихы шикелле матур видеоязма монтажлап бирүен сорыйлар. Илнар, әнисе кредитка алып биргән «бишенче» айфонын алып, дусларын төшерергә китә. Видео төшерү процессы аңа ошый. Ә монтажлау тагы да кызыграк булып тоела. Шулай «тәмләп» ясап бирә дусларына Илнар видеоны.

Фото: © Рамил Гали

Ул видеоязма интернетка эләккәч, 5 кеше комментарий язып калдыра. Илнарның моны күргәч күзләре маңгаена менә. «Бу бит популярлык!» – дип шакката егет. Бу популярлыктан чактан гына башы әйләнеп китмичә калган Илнар, илһамланып, үзенең йөзен кертеп, тагын берәр видео ясап интернетка чыгарырга ниятли. Шулай итеп Илнарга беренче чын популярлыкны алып килгән «Без киләчәктә балаларыбызга әниләре белән ничек танышуыбызны ничегрәк аңлатачакбыз?» дигән темага беренче вайн туа. Татар телендә мондый контент булмаган чорда Илнарның видеосы искиткеч зур ажиотаж куптара. Көн саен Илнарга йөзләгән кеше языла башлый.

Аннары тагын да зуррак популярлык алып килгән «татарча разборка» дигән темага вайн төшерә блогер. Монда ул Татарстанның төрле районнарындагы диалект белән уйнап, кызыклы видео төшерә. Төшереп элә дә, мунчага кереп китә. Берәр сәгать юынып чыгуына видео астында 50 мең караучы һәм йөзләгән комментарий җыелып өлгергән була. «Ә Актаныш кая?», «Апаслар кая?» ише комментарийләр белән Илнарны бу вайнның икенче өлешен дә төшерергә этәрәләр. Шулай Ильнариус Татариус интернет киңлегендә таныла.

Мин татарча төшереп, таныла башлагач, иң элек ниндидер рәхәт хис, бераз «йолдызлык» тойсам, аннары мине тиз җиргә төшерделәр. Иң беренче хейтерларым үземнең авыл кешеләре һәм күрше-тирә авыллар булды. Татарча контент төшерүнең бер бик авыр ягы бар икән. Аз гына хәләл булмаган әйбер төшереп куйсаң, сине «ашаячаклар». Бигрәк тә олырак яшьтәге апалар каты ташлана. Татар телендә төшерсәң, татарларга бик нык ярарга кирәк икән. Югыйсә хейттан башың чыкмаячак.

Мин күпмедер вакыт шулай татар телендә төшердем, популярлык казандым. Бу хейт әниләргә дә барып җитә, ишетелә башлагач, бермәлне рус теленә күчтем. Меңләгән язылучым миннән китте шул вакытта. Әмма аның кадәр хейт белән башка очрашканым булмады. Авыл апалары һәм әбиләреннән яуган кадәр хейтны мин бүтән күрмәдем, – диде блогер.

Татар телендә блог алып бару популярлашырга, үсәргә комачау итәчәкме?

Аның каравы «Татар телендә блог алып бару популярлашырга, үсәргә комачау итмәсме?» дигән сорауга блогер «Юк!» дип җавап бирде.

Татар телендә төшерү бүген бик кулай. Хәзер контент күп булса да, татарча контентка сорау бар. Һәр блогерның үз юлы. Кемдер нәкъ менә татар теленә генә тугры калып контент җитештерергә тиеш. Контент ике төрле була: татарлар турында һәм татар телендә. Дөрсен әйткәндә, беренче вариантның популярлыкка шанслары күбрәк. Һәм бу вариантның татар телендә эшләнелүе шарт түгел бит. Минем очрактагы кебек. Аннары, рус телендә эшли башласаң, күбрәк аудиторияне колачлый аласың.

Ә хейтерларга килгәндә, аларның да файдасы бар бит. Комментарийларда катлы-катлы сөйләшүләр, бәхәсләр алып барган хейтерлар шулай ук сезне популяр итә. Аннары, бүген хейтер – иртәгә сине яратып караучы язылучы. Хейтерларның бермәлне сине яратып карый башлавы да бик ихтимал. Моннан куркырга кирәкми. Әйткәнемчә, татар телендәге контентка татар апалары каты ташлана. Әмма блогер да бул, хейт та булмасын – бу мөмкин түгел. Моны кабул итәргә генә кала. Шулай дип яздылар, болай дип сүктеләр, дип, ул хейтерларга ярарга тырышып, башкача контент ясый башлаучылар да юк түгел. Сүзнең бик катысы да була, дөрес. Әмма мондый нәрсәләргә чыдам була алган блогер үзенең «изюминкаларын» югалтмыйча, уникаль булып кала алачак, – диде блогер.

«Бер тапкыр кеше алдый торган ставкалар компаниясен рекламаладым...»

Казино, ставкалар ише нәрсәләрне рекламаламагыз, дип аерып әйтәсем килә. Моның өчен гадәттә бик күп акча тәкъдим итәләр. Кайберәүләрнең бу бәядән күзләре маңгаена менә дә, ул тизрәк реклама элеп куя блогына. Әмма, аңларга кирәк, бу – кеше алдауда катнашу булып тора бит инде. Минем үз гомеремдә бер тапкыр шундый компанияне рекламалаганым булды, дөресен әйтәм. Миңа яздылар. Мин юри генә реклама бәясен 3 тапкырга арттырып атадым. «Яхшы, без риза», – диделәр шундук. Гаҗәпләндем. «Нәрсә эшләргә кирәк булачак?» – дип сорадым. «Бер рәсем – реклама баннерын сториска элеп куярга гына кирәк», – дип җавап бирделәр. Мин шаккаттым. Мондый тәкъдим, әлбәттә, башны әйләндерде. Мин ризалаштым. Рекламаны элдем. Акчаны алдым. Шул ук көннең кичендә машинам ватылды. Теге рекламадан эшләгән акчаны кесәгә салуым гына булды, шундук чыгарып та бирергә туры килде. Хәрәм акча шулай чыгып китә икән, – диде блогер Илнар Идрисов.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 сентябрь 2023
    Исемсез
    Уку бик рәхәт, мәкалә дә кызыклы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100