Махсус хәрби операциядә һәлак булган биюче Илнар Хәтмуллиның әнисе Лариса Хәтмуллинага «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән исем бирелгән. Мактаулы бүләкне аңа Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тапшырган.
Лариса Хәтмуллина Сибай концерт-театр берләшмәсендә эшли, анда аның улы Илнар Хәтмуллин да биюче иде. Егет өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына хәрби хезмәткә чакырылды. 23 яшьлек биюче егет июнь азагында һәлак булды. Аның гомере өйләнеп нәкъ 1 ел узуга өзелде. Илнарның хатыны һәм февраль аенда гына туган улы калды.
«Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән исем алган Лариса Хәтмуллина социаль челтәрдә: «Бу бүләкне үземнең улыма багышлыйм», – дип язган.
Артистның бу яңалыгы социаль челтәрләрдә таралды. «Наш Башкортстан» төркемендә түбәндәге фикерләре белән уртаклашканнар.
«Елмаюын аңламадым», – дип язган бер туташ. Аңа каршы кайберәүләр артистканы яклап чыккан.
«Елмайса соң? Еларга тиешме? Елмаю артында җан ярасы тора, ишеткәнегез бармы? Аның күңелендә нәрсә икәнен берәү дә белми!»;
«Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә. Сабырлык телик бү күркәм әнигә. Башка кайгылар күрмәсен»;
«Аңлашылмый торган хисләр миндә», – дип язучылар бар.
Ә артистканың үзенең сәхифәсендә бик күпләр аны котлап язган.
«Лариса, олы бүләгең белән котлыйм, алга таба да исән-сау эшләргә язсын, афәрин»;
«Лариса, афәрин. Сезгә Ходай түземлек, сабырлык бирсен. Ягымлы, нәзберек булуыгызга карамастан, сез – ныклык үрнәге»;
«Улыгыз куангандыр сезнең өчен. Бирешмәгез, сабырлык, түземлек телим», – дигән мәгънәдәге сүзләрне бик күп язганнар Сибай артисты Лариса Хәтмуллинага.
- Бу темага: Сибай «йолдызы»ның тормыш юлын һәм якыннарының истәлекләрен «Интертат» белеште.
- Илнар Хәтмуллин 3 яшьлек чагында «Генерал Игзаков» биюен башкара.
- 28 июнь көнне аның яраланып, авыр хәлдә булуы турында хәбәр чыга. Ул булган урын артиллерия уты астына эләгә, аның бер аягын ампутациялиләр, кулы, күкрәге, башы яралана.
- Махсус хәрби операциядә һәлак булган артист Илнар Хатмуллинның соңгы биюе