news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Махсус хәрби операциядә һәлак булган артист Илнар Хатмуллинның соңгы биюе

news_top
Махсус хәрби операциядә һәлак булган артист Илнар Хатмуллинның соңгы биюе
Фото, видео "Наш Башкортстан" сәхифәсеннән

Махсус операциядә Башкортстанның «Сибай» ансамбле биючесе Илнар Хатмуллин һәлак булуын хәбәр иткән идек. Бу хакта социаль челтәрдәге «Безнең Башкортстан» сәхифәсеннән билгеле булды. Шушы ук төркемдә артистның соңгы биюен урнаштырдылар. Илнар Хәтмуллин соңгы биюен, хәрби операциягә китәр алдыннан, автобус янында биегән. Илнарның февраль аенда гына улы туган.

«Эх, безнең яраткан егетләребез! Ничек бииләр! Тизрәк бөтенесе дә бетсен иде дә, барысы да өйләренә кайтсын иде»;

«Әрәм булды сылу егет»;

«Харап булган балакай. Кемнеңдер газизе бит инде»;

«Елатты»;

«Йөрәкләрем әллә нишләде, эх»;

«И-и-и, балакай гынамы, йөрәк сызлый. Җаны җәннәттә булсын, якыннарына сабырлык», дигән сүзләр белән, халык гаиләнең кайгысын уртаклаша.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 июль 2023
    Исемсез
    Илнарның әтисе Илдар Актанышта "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балетмейстеры, аның гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашам, Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен сезгә һәм гаиләгезгә 🤲🤲🤲
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар