Бирсә дә бирә икән сынауларын… - 4 өлеш (Сәлия Гарифуллина)
Авылда ял итүенең икенче атнасында көтелмәгән хәл булды.
Дәвамы.
Тормыш сынауларын тезә бирде. Ялгызы гына Нияз кайтып төште. Хатыны белән яллары туры килмәгән икән. Гөлшаянның хәленә кызыгырлык түгел. Хет бөтенләй урамга чыкма. Очрашудан курыкты ул. Күпме вакыттан соң… Нияз да үзгәрми булмас. Гөлшаянны ничек кабул итәр икән? Олыгайган, картайган, димәсме. Хатын көзге каршына басты. Куе чәчләрен тәртипкә китерде. Күзгә-башка сылу гына күренә әле, зарланырлык түгел… Кисәк дертләп китте. Шыгырдап ишек ачылды. «Рөхсәтме?» дигән ир-ат тавышы ишетелүгә ханым коелып төште. Меңәрләгән тавыш арасыннан таныр иде ул авазны. Нияз! Менә үзе дә. Беравык сүзсез калдылар, карашларын бер-беренә төбәгән килеш дөньядан юк булдылар. Әйтерсең, бөтенләй башка мохиткә күчтеләр. «Гөлшаян?!» «Нияз…»
Аңлаштылар. Еллар сөю каршында көчсездер, күрәсең. Янә теге юләр чакларына әйләнеп кайттылар. Хуҗабикә карчыкның карлыккан тавышы гына күктән җиргә төшерде. «Бәй, кунак бар түгелме? Нияз, синме бу? И-и, сөбханалла, матурланып, үсеп киткәнсең, димме… Ни хәлләр?» Ир үзен кулга алды. Ихлас күреште. Өстәл артында әңгәмә дәвам итте.
Нәрсә сөйләштеләр, ни хакта — Гөлшаян һични хәтерләми. Ул янә унҗидедә. Менә Нияз белән җитәкләшеп, яланга чыгып йөгерерләр, кочак тулы чәчәкләр җыярлар… Урамнан кергән Динар улы аңына китерде тагын. «Мам, ашыйсы килә!» Нияз да кисәк айныды. Хушлашып, ашыгып чыгып китте. «Әни озак йөрмәскә кушкан иде», — диде. Әби-онык озак кына фикер туплый алмады. Ниһаять, Мәгърифә телгә килде: «Кара аны, кызый, башыңны югалтма, аң бул. Син хәзер ир хатыны». Тегесе баш какты. Бары да дөрес, хак. Узып, агымсудай агып китәр әле яшьлек хисләре…
Китмәде. Ир-хатын тойгыларын тыярдай халәттә түгел иде шул. Хәләлләреннән башка авылга кайтулары сәбәп булгандыр, бәлки. Һәрхәлдә, чишмә буенда сирәк-мирәк очрашулар йөрәкләренә сукмак салды. Сагынулы кичерешләренә ирек бирделәр. Авыл җире ич, имеш-мимеш озак көттермәде. Мәгърифә карчык нишләргә дә белмәде. Гөлшаян шук үсмер түгел, җитлеккән, акылга утырган хатын. Тәртәгә кертеп куярмын димә…
Читен хәлдән Ниязның анасы коткарды. Килененә шылтыратты. Килеп туган хәлне аңлатты. Тегесе тиз арада йөгәнне кулына алды. Ирен ашыгыч рәвештә өйгә чакыртты. Сәбәбен тапты инде, андый чакта баш шәп эшли лә. Ниязга юлга чыгудан башка чара калмады. Ифрат авыр булды аерылышу… «Көт, мин барыбер тиздән аерылышам. Без бергә булырга тиешбез!» — дип ялварды ир. Хатын күз яшьләренә төелде, бер кәлимә сүз дәшә алмады. Тагын аерылышу, бар да кабатлана. Ни көтә икән алда, белсәң иде…
Ә алда кичектергесез җитди сөйләшү көткән икән. Гаяз авылдагы хәлләрдән хәбәрдар иде инде. Бер «изге күңеллесе» өлгәшкән булып чыкты. Гөлшаян улы белән кайтып төшүгә, сөмсере коелган, күзе-башы җимерелгән ире саулык алу урынына ямьсез итеп сүгенде, җикеренергә кереште.
«Кайттыңмы, сөйрәлчек? Сөяркәңә ярамадыңмыни?! Ха-Ха!» Әтисен беркайчан мондый кыяфәттә күрмәгән улы елап ук җибәрде, әнкәсенә ябышты. «Мам, мин куркам!» «Курыкма, балам, әтиең шаяра гына, тынычлан…» Хатын малайны кочып алды, исерек атадан сакларга омтылды. Сәрхүш беравык айнып киткәндәй тоелды. Еламсырап, малай кырына килде. «Динарчик, кил папаңа. Видишь, мамкаң мине обижает». «Кит, баланы өркетәсең. Кереп ят урыныңа, иртәгә сөйләшербез». Күнде тагын ир, шыңшый-шыңшый йокы бүлмәсенә атлады.
Иртәгәсен Гөлшаянның иренә катгый җавабы әзер иде инде. Аерылышырга! Гаяз төрлечә үгетләп карады, «асылынам», дип куркытты, ярсыды. Тик бушка. Ханым бер тәвәккәлләдеме — кире чигенер уе юк. Аерылыштылар. Ир башка шәһәргә үк күченеп китте. Моннан соң икесе ике юлдан атлады.
Дәвамы бар.