Биләрдәге Хуҗалар тавында агачларны корт ашап бетергән: нигә урманны агуламыйлар?
Биләр җиренең даны еракларга таралган... Шуңа да монда ел әйләнәсе кеше йөрүдән туктамый. Әмма быел Хуҗалар тавы бик шөбһәле күренә. Җәй булуга карамастан, Биләр урманнары ерактан ук кара булып тора. Агачлар «шәрә», яфракларын парсыз ефәк күбәләге кортлары ашап бетергән... «Интертат» Хуҗалар тавында булып кайтты.
Биләрдә агачларны корт ашаганы турында журналист Ландыш Насыйхованың постыннан укыдым: «Кәбестә ашагандагыдай «кырт-кырт» итүгә дертләп куясың, чөнки урманда булырга тиешле тавыш түгел ул. Ә баксаң, изге Биләрнең горурлыгы – мәшһүр Хуҗалар тавы бушап калган. Ямь-яшел урман күзгә күренеп чытырманлыкка әйләнә. Уңга карасаң да – шул, сулга карасаң да – шул, өскә карап, аска карап, утырып еласаң да – шул. Бармак буйлы гына булсалар да, баш саннары күп булгач, сытып-изеп кенә юк итеп булмый инде боларны. Көчсезлектән күңел төшә, йөрәк әрни». Язманы укыгач, эсселе-суыклы булып киттем.
Биләр җире – Хуҗалар тавында бик күп тапкырлар булган бар иде: авылга кайтышлый чишмә суыннан авыз итәргә, «Сәләт» лагеренда «Биләр» форумында Хуҗалар тавында ял итәргә, экскурсияләргә йөрергә туры килде. Шулай да, «кортлар керт-керт» яфракларны ашый» дигәч, бу хәлгә битараф кала алмыйча, Биләргә юл тоттык.
Гомумән, агачларны кортлар саруы турында хәбәрләр интернетта тулган иде: Казанның Киров һәм Мәскәү районнарын куркыныч корткычлар баскан, Башкортстан урманнарындагы агачларны, парклар, эскәмияләр, балалар мәйданчыкларын кортлар сырып алган, дип яздылар. Ә инде фото-видеоларны күреп, җирәнеп куясың.
Кортлар Биләр урманнарын да «талаган», имән, каен, юкә агачларын ашый-ашый, ылыслы агачларга да күчкәннәр...
Ни өчен кортлар агач яфракларын ашый? Нигә алар шулкадәр күп? Аларны агулауның мәгънәсе бармы? Бу сорауларны без Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгына юлладык. Ә әлегә Биләр урманында үзем күргәннәр турында язам.
Биләр урман хуҗалыгы җитәкчесе: «Быел кортлар бик нык котырды»
Биләр урман хуҗалыгы 1931 елда оешкан. Ул Алексеевск, Әлки, Аксубай, Нурлат, Чистай һәм Яңа Чишмә административ районнары территориясендә урнашкан. Урман 50 мең гектарны били. Аның 47644 га – урман белән капланган җирләр, шуның 2950 га – урман культуралары. Ылыслы (нарат, чыршы), каты яфраклы агачлар (имән һ.б.), йомшак яфраклы агачлар (каен, усак, юкә һ.б.) үсә, дип язылган Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында.
Биләрнең Хуҗалар тавы әллә кайдан – ерактан ук күренеп тора. Башка елларда урман куе яшел төсе белән каршы алса, быел җәен Хуҗалар тавы шыксыз ноябрь көннәрен хәтерләтте: тауга якынайган саен кара агач ботаклары аерымачык күренеп тора, борчулы уйлар да биләп алды.
Безне Биләр урман хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Нуруллин каршы алды. Ул бу хәлнең кайчан, ничек башланганы турында бәйнә-бәйнә сөйли башлады:
– Бу хәл майның 15ләрендә башланды, – диде Рамил Равилевич, яфракларыннан мәхрүм калган агач ботакларына ишарәләп. – Майда бик эссе булды, кортлар да иртә уянды. Былтыр Нурлатта нәкъ шундый хәл иде – кортлар Нурлат урманнарын ашап бетерде. Парсыз ефәк күбәләкләре Нурлат, Аксубай урманнарыннан безгә очып килде. Узган ел, барыбызны да семинарга җыеп, аңлатып күрсәттеләр. Шул кортларның күбәләкләре узган ел Биләр урманнарына очып килде, агачларга күкәй салып калдырды. Кыш салкын булгач, күкәйләр катар, бәлки, кошлар ашап бетерер, дип уйлаган идек.
Инде быел Биләр урманнары агачларына зыян килде. Минем урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләвемә 40 ел була. Эшләү дәверендә бу кортларның күпләп һөҗүм итүе инде дүртенче тапкыр күзәтелә, ләкин быел кортлар бик нык котырды, әле бу дәрәҗәдә агачларга ябырылганнары булмаган иде.
Парсыз ефәк күбәләкләре пәрәвез үреп, шунда тары ярмасы зурлыгындагы күкәй салалар. Бер пәрәвездә 180-200 күкәй була. Шуннан кортлар чыга һәм яфракларны ашый башлый. Кортлар быел язын 15 майда чыга башлады. Баштагы мәлдә кечкенә иделәр, аннары зурая бардылар. Хәзер аларның озынлыгы 3 см, калынлыгы 5-6 мм тәшкил итә.
Башка елларда кортлар, 14-20 көн ашагач, курчакка әйләнә иделәр. Быел алар бик күп. Азык та җитеп бетмәгәнгәме, бу процесс озак бара: инде 1 айдан артты. Кайбер кортлар әле дә курчакка әйләнә алмый, ашый да ашый. Күбесе курчакка әйләнгән, кортларның 10 проценты әле дә яфрак ашавын дәвам итә, – диде Рамил абый һәм игътибарны агач ботакларыннан ашык-пошык менеп барган кортларга юнәлдерде.
Кортларның күбесе инде пәрәвез ясаган, курчакка әйләнеп бара. Кайбер «иптәшләре» дә, «безне онытмагыз инде» дип, шул пәрәвез урыннарына ашыга. Калганнарының исә уенда да юк: «Ашау көтә безне, сезнең белән исәпләшеп торырга вакыт юк», – дип, шуыша-шуыша, яфракка таба бара. Карап торышка үзләре йонлы, ак, җирән, соры төстә тамгалары бар. Бармагыңны тидерсәң, чәнчи: керпе кебек энәләрен тырпайтып, үзләрен сакларга маташа. Исең китәрлек.
«15-20 көннән урман яшел булачак, борчылырга нигез юк»
– Әле өченче көнне генә кортлар бик күп иде, бәйләп куелган чүпрәкләргә, беседкаларның бүрәнәләренә ябырылган иделәр. Коточкыч иде! – дип, сөйләвен дәвам итте Рамил Нуруллин.
Биләргә кайтырга чыкканчы, берничә көн кала ул миңа фотолар җибәрде. Аларны карап, чәчләр үрә торды: корт өстендә корт ята, корттан күп нәрсә юк. Минәйтәм, кошларга күпме азык!
– Парсыз ефәк күбәләге кортларын күке ашый, диләр. Ләкин күке ашаганын күргәнем юк. Сыерчыклар ашаганын күргәнем булды, – ди Рамил Нуруллин.
– Агачлар корыр инде, дип борчылучылар бар. Агачлар яңадан яфрак ярырмы?
– Агачлар корымый, чөнки тамырлары туклыклы матдәләрне җибәреп тора. Инде бөреләр чыккан, алар 2-3 көннән яфрак чыгара башлый. 15-20 көннән урман яшел булачак, борчылырга нигез юк. Агач һәлак булмый, чөнки аның тамырлары, кәүсәләре исән. Үсеше булмаячак.
Агачның боҗралары була. Узган елларда, мәсәлән, ул боҗралар зуррак була иде, быел тар булачак. Чөнки инде бер ай яфраклары юк, синтез бармый. Күпмедер вакыт яңа яфрак чыгару өчен көчен бирәчәк. Үсеш әз булачак.
«Бер вакытта да урманга агу сипмәдек»: агу кешегә дә, кошларга да, җәнлекләргә дә зыянлы
– Күрәләтә торып агач яфрагын ашаттыралар, агу сиптермиләр, дип, шелтә белдерүчеләр булды. Моңа аңлатма бармы?
– Әйткәнемчә, минем эш тәҗрибәсендә бу – дүртенче шундый очрак. Бер вакытта да урманга агу сипмәдек. Кырдагы, елгалардагы кошларны авыл хуҗалыгы үтереп бетерде диярлек. Кошлар урманда калды. Әгәр агу сипсәк, 45 көн урманга керергә ярамаячак. Бердән, кошлар, җәнлекләр үлеп бетәчәк. Икенчедән, агу кешегә дә зыяны. Урманнан гөмбә, җиләк җыеп булмас. Ул кортлар хәзер күбәләккә әйләнеп, очып китәчәк, һәм урман яңадан яшелләнәчәк.
Агу сипсәк, экологиягә зыян китерәбез, дигән сүз. Ел буе ашый торган кортлар чыгарга мөмкин, шуңа күрә бик сак булырга кирәк.
Кеше йөрмәгән һәм умарталар булмаган урыннарны дүрт тапкыр биологик препарат белән эшкәрттек, химик матдәләр кулланмадык.
Бүгенге көндә Татарстан урманнарында 200дән артык бөҗәк бар. Шуның 100е – файдалы, 100е – зыянлы. Алар бер-берсен баланста тота. Агу сипсәк, файдалы бөҗәкләр һәлак булып, зыянлылары исән калып, җәй буе урманда яфраклар булмаска мөмкин. Каш ясыйм дип, күз чыгармыйк.
«Кортлар, беренче чиратта, алмагач, имән, каен, юкә агачларына ябыша»
– Курчакка әйләнгән парсыз ефәк күбәләкләре кортлары бер-ике көннән күбәләккә әйләнер. Билгеле, шунда тормаслар, очып китәрләр. Ә кая? Корт тимәгән башка агачларны «чишендерергәме?» Инде кайсы урманга зыян салыр? – дип борчулы караш белән сорыйм Рамил Нуруллиннан.
– Шул курчаклардан күбәләкләр чыга, зурлары 30-50 чакрым, кечерәкләре 15-20 чакрым очып бара да күкәй сала. Гомерләре озын түгел: 3-5 көн яши. Очып баралар, берни ашамыйлар, утырып күкәй салалар да шунда ук үләләр. Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш районнары урманнарына очачак. Беренче чиратта, алар имән, каен, юкә, алмагач агачлары яфракларын ашый. Зирек, өрәңге, Америка өрәңгесенә тимиләр. Ылыслы агачларны да ашарга мөмкиннәр.
Бу кортлар киләсе елда да Биләрдә булачак. Кимер дип көтәбез, чөнки монда аларның «көчсезләре» кала. Нурлат урманчылыгында кортлар кими башлады, диделәр. Кортларның кайда барлыгын тикшереп торабыз, кая очып китәселәр дә билгеле. Кортларның күпләп үрчүе 10-12 ел саен булып тора. Парсыз ефәк күбәләкләре кортлары – безнең якта була торган кортлар, кешегә зыяны юк, агулы түгел.
Табигать үзе барысын да җайга сала инде ул. Кортларның ни өчен шулай күп булуларын әйтеп булмый, бәлки, климат үзгәрүгә бәйледер. 2010 елда да бик нык эссе иде, ләкин кортлар булмады. Эссегә карамый ул. Бу кортлар безгә Башкортстан, Оренбургтан килде. Алар биологик препарат сиптереп, эшкәртеп чыккан. Бүгенге көндә комиссия эшли, препаратның файдасын тикшерәләр. Кортлар булырмы, күбәләкләр чыгармы? Вакыт узгач белербез, – диде Рамил Нуруллин.
Урман хуҗалыгы министрлыгы җавабы: «Быел кыш салкын килсә, көчле салкыннар торса, корткычлар катып, күкәйдән чыгарга өлгермәячәк»
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте безнең сорауларга җавап бирде.
– 2022 елда Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территориясендә парсыз ефәк күбәләге кортлары булган урыннар ачыкланды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, урманнарны корткычларга каршы эшкәртү тәртибе РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2020 елның 9 ноябрендәге 913 нче боерыгы белән билгеләнгән. Эшкәртү алдыннан урман утыртмалары тикшерелергә, кирәкле документлар төзелергә тиеш.
Ел дәвамында урман корткычлары булган урыннарга тикшерү үткәрелде, аларны бетерү чаралары нигезләнде һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына җибәрелде.
2023 елның май аенда Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләрендә урман корткычлары чыганакларын бетерү чаралары үткәрелде. Эшләр Татарстан Республикасының Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнары чикләрендә башкарылды.
Урман корткычлары чыганакларын бетерү чаралары барлыгы 53 мең гектар мәйданда үткәрелде. Урман утыртмаларын биологик «Дефилигнум» препараты ярдәмендә җир өсте ысулы белән эшкәрттеләр. Әлеге препарат куркынычлылыгы буенча өченче, дүртенче классларга карый, ягъни кешеләр өчен дә, бал кортлары өчен дә аз дәрәҗәдә генә куркыныч.
Корткычларга каршы эшкәртү эшләре алып барылган урыннарда урман хуҗалыгы белгечләре 300 метр ераклыкта кисәтү билгеләре куеп чыктылар. Препаратның куркынычлылык дәрәҗәсе аз булса да, билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә, урман корткычларына каршы көрәш алып барылган урыннарында гражданнар өчен урманнарга килү һәм транспорт чаралары белән керүгә карата чикләү кертелде. Чикләүләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 4 маендагы 569 номерлы карары белән билгеләнгән иде.
Хәзерге вакытта Татарстанда урман корткычларын бетерүгә каршы быел уздырылган чараларның нәтиҗәләре бәяләнә.
Башка юнәлешләрдә дә эшләр дәвам итә. Урман хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләр урман утыртмаларын тикшерә һәм, кирәк булган саен, киләсе елның язында урман корткычларын бетерү чараларын үткәрү өчен документлар әзерли.
Парсыз ефәк күбәләге кортлары агачның яфракларын ашап бетергән булса да, мондый агач шул ук елда яңадан яфрак яра ала. Ләкин, галимнәр әйтүенчә, яфраклары 2 ел рәттән ашалган агачлар, парсыз ефәк күбәләге кортлары һөҗүменә дучар булмаган башка агачлар белән чагыштырганда, күбрәк дәрәҗәдә зәгыйфьләнә.
Татарстан Республикасында парсыз ефәк күбәләгенә бәйле хәл урман тармагы белгечләренең контролендә тора, аңа каршы көрәш буенча барлык кирәкле чаралар күрелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, парсыз ефәк күбәләге булган урыннар ел саен түгел, ә зарурлык булуга карап эшкәртелә. Мәсәлән, соңгы 9 ел эчендә мондый эшкәртүләр 2021 һәм 2023 елларга туры килә.
2021 елда Татарстан Республикасында Азнакай һәм Бөгелмә урманчылыклары урман фонды территориясендә зарарлы организмнар юк ителде. Барлыгы 173 гектар мәйдан эшкәртелде. Ул чакта участоклар боҗралы ефәк күбәләге белән зарарланган иде. Белгечләр урман корткычларын вакытында ачыклады һәм аларга каршы көрәш чараларын үз вакытында күрделәр.
Урман корткычларының барлыкка килүендә, асылда, аларның күрше төбәкләрдән күчеп килүе, шулай ук җылы кыш, язгы чорда дымлы һава торышы төп сәбәпчеләр булып тора, энтомофаглар санының кимүе дә йогынты ясый. Иң беренче чиратта урман корткычлары барлыкка килү һәм таралу өчен һава торышы-климат шартлары беренчел сәбәп булып тора. Бигрәк тә, кызу коры җәй һәм җылы кыш килсә. Әгәр 2023-2024 еллар кышы салкын килеп, көчле салкыннар торса, корткычлар катып, күкәйдән чыгарга өлгермәячәк. Шуңа күрә, урман корткычларына каршы эшкәртер алдыннан, яз көне аларның саны исәпкә алына. Тикшерү барышында зарурлык килеп туса, эшкәртү уздырыла.
***
Хуҗалар тавына – «Татнефть» АҖ төзекләндергән вакытта куеп калдырган зур таш тирәсенә дә мендек. Таш территориясе янында утыртылган чыршыларга да кортлар ябышкан. Чыршыларның коры ботаклары калган. Чишмә ага торган урында исә кешеләр йөри-йөри, ул кортларны таптап бетергән. Аның каравы, Хуҗалар тавына килүчеләр бар, бер килгән кеше гел йөри инде ул.