Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кәбестә ашагандагыдай кырт-кырт итә»: Биләрдәге Хуҗалар тавы урманын корт ашап бетергән

Журналист Ландыш Насыйхова Биләрдәге Хуҗалар тавында кортларга тап булган. Агачларга кортлар ябышкан, видеолардан күренгәнчә, кортлар яфракларны «керт-керт» ашап бетерә бара. Хуҗалар тавындагы агачларга зыян килеп, алар корып бетмәсме?

news_top_970_100
«Кәбестә ашагандагыдай кырт-кырт итә»: Биләрдәге Хуҗалар тавы урманын корт ашап бетергән
Салават Камалетдинов/архив

– Табигать кабат сыный, – дип яза социаль челтәрдә Ландыш Насыйхова. – Кайдадыр урманнар дөрләп яна, ә бездә корткыч бөҗәкләрдән зыян күрә. Үземне белгәннән бирле әкияттәгедәй үтеп-кичеп булмастай Хуҗалар тавы урманы бүген кабат дошман явын кичерә. Тик бу юлы бәрелеш кылычка-кылыч түгел...

Кәбестә ашагандагыдай «кырт-кырт» итүгә дертләп куясың, чөнки урманда булырга тиешле тавыш түгел ул. Ә баксаң, изге Биләрнең горурлыгы – мәшһүр Хуҗалар тавы бушап калган. Ямь-яшел урман күзгә күренеп чытырманлыкка әйләнә. Уңга карасаң да – шул, сулга карасаң да – шул, өскә карап, аска карап, утырып еласаң да – шул. Бармак буйлы гына булсалар да, баш саннары күп булгач, сытып-изеп кенә юк итеп булмый инде боларны. Көчсезлектән күңел төшә, йөрәк әрни.

Бу яуда табигатьнең ике вәкиле көрәшә...

Тик шулай да саф һавасы, күзне иркәли торган матурлыгы белән кадерле булган, туктап көч алу, уйларны тәртипкә китерү урыныбыз – урман безнең ярдәм белән аякка басар, бу бәрелештә җиңеп чыгар дип ышанабыз!

Урманны ничек коткарырга? Кем белә чараны? – дигән ул.

«Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына да язып карарга булдым. Әлегә җавап бирмәделәр. Хатны 1 ай эчендә карыйлар. Хатка җавап килгәнче кортлар агачларны бөтенләй үк ашап бетермәсә ярар иде», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

«Ишеткән бар иде, бу кадәр үк дип уйламаган идем, куркыныч хәтта», «тетрәндергеч күренеш анда», «Изге урын, Хуҗалар тавы, илебезнең төрле почмакларыннан киләләр, гаҗәп хәлләр. Экологлар ни карый, шуңа да каршы көрәш юкмы», «Хуҗалар тавында без дә шундый күңелне өшеткеч күренешкә тап булдык. Тик бу Хуҗалар тавында гына түгел, барлык урманнарда да шул ук хәл. Безнең авыл урманнар эчендә утыра, карарга куркыныч. Апрель башы диярсең», – дип язган халык.

«Татар-информ», Казандагы агачларны корт ашый, дип язган иде. «Рослесозащита» дәүләт оешмасы директоры урынбасары Венера Ефременкова бу кортларның көя күбәләгенең бер төре – «выемчатокрылая листовертка» кортлары булуын әйтте. Хуҗалар тавындагы урманны нинди корт ашаганын әлегә ачыклый алмадык.

Фото: © Ландыш Насыйхова

Фото: © Ландыш Насыйхова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100