Казанда корткычлар үрчегән: агач яфракларын корт ашый (Бу нәрсә белән яный?)
Борчуга калган казанлылар социаль челтәрләрдә агачларны кортлар саруы турында хәбәрләр белән уртаклаша, бигрәк тә Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрдән күп шикаятьләр килә. Кешеләр корткычларның паркларда, эскәмияләрдә, балалар мәйданчыкларында күп булуы турында хәбәр итә. Моннан тыш, бакчачылар да борчыла. Агачларга нинди бөҗәкләр һөҗүм итә?
«Куркыныч корткыч алма һәм груша агачларына зыян китерә»
Татарстан башкаласында нинди корткычларның агач яфракларын актив рәвештә ашап юк итүен ачыклау өчен, «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итте. Анда тал агачларында табылган корткычның төгәл исемен әйтә алмаулары турында хәбәр иттеләр, әмма әлеге корткычларның якыннан төшерелгән фотосын җибәрделәр. Әлеге фотоны без 3 ведомство белгечләренә юлладык.
Татарстан Урманны саклау үзәгенең «Рослесозащита» ФБУ филиалы директоры урынбасары Венера Ефременкова фотода, мөгаен, алма күбәләге, яки канатлы яфрак корткычы булуын әйтте.
«Алма күбәләге – җимеш корткычы, алма һәм груша агачларына зыян китерә. Бу – куркыныч корткыч, ул 40 көн эчендә агачны ашап бетерә ала һәм агач үләргә мөмкин», – диде ул.
Татарстан Урманны саклау үзәге спикеры билгеләп үткәнчә, мондый бөҗәкләр урманнарда очрамый, алар бакчаларда була.
Белгеч, бу – берничә ел элек Казанда теркәлгән тау токымлы көя күбәләге дә булырга мөмкин, дип саный.
«Ул вакытта бөтен шәһәрдәге агачлар пәрәвез эчендә иде», – диде ул.
Эксперт сүзләренчә, корткычларның актив үрчүенә һава шартлары – язның иртә, коры һәм җылы килүе ярдәм иткән булырга мөмкин. Корткычларның санын киметүгә агачларны препаратлар белән эшкәртү һәм аларның табигый дошманнары – башка бөҗәкләр ярдәм итә, ди белгеч.
«Тау токымлы көя күбәләге, талдан тыш, зирек һәм дүләнә агачларын да ашый»
Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев фикеренчә, шәһәрдәге агачларны тау токымлы көя күбәләге пәрәвезләр белән сарган.
«Әлеге корткычның нинди төргә каравын төгәл әйтә алмыйм, аны якыннанрак, кулыма тотып карарга кирәк. Ләкин, фотодан күренгәнчә, тал агачында – тау токымлы көя күбәләкләре. Казанда шундый очраклар булды инде. Алар пәрәвезләрдән оя коралар һәм ботакларга эленеп торалар. Талларны шәһәрдә яшелләндерү өчен кулланалар, әмма бу кортлар әлеге агачларны тулысынча юк итә алмый», – дип сөйләде ул.
КФУ укытучысы билгеләп үткәнчә, корткычларның бу төре белгечләр тарафыннан инде берничә ел өйрәнелә. Һәм, кагыйдә буларак, аларның саны гадәттән тыш артканнан соң, табигый буларак, аларның кимүе күзәтелә.
«Без ояларны тикшердек һәм анда бу кортларны, шулай ук паразит күбәләкләрне аулаучы бөҗәкләрне таптык. Моңа кадәр шәһәрдә бу корткычларның артуы 7 ел элек теркәлгән иде. Алар культуралы үсемлекләргә зыян салмый, ә агачларга зыян китерәләр», – дип аңлатты Шулаев.
«Аларның үрчүенә ярдәм итүче уңай факторлар юк»
Галим корткычларның артуы белән һава шартлары арасындагы бәйләнешне күрми.
«Эссе, шулай ук салкынча елларда да бу корткычларның артканы булды. Бөҗәкләр – шактый кызыклы объектлар. Аларның саны артуын күргәч, шартларны тикшерәбез, әмма аларның үрчүенә ярдәм итүче уңай факторлар юк», – дип сөйләде КФУ галиме.
Николай Шулаев, мисал итеп, республикада бер елны сирәк күбәләкләр санының артуын искә төшерде.
«Адмирал күбәләгенең саны бик нык арткан иде. Бу – сирәк очрый торган күбәләк төре, үз вакытында Татарстанның Кызыл китабына кертелгән иде. Бер елны аларның саны шулкадәр артты, җитмәсә, бөтен Европа өлешендә – Карелиядән башлап Әстерхан һәм Саратов өлкәләренә кадәр. Моның сәбәбен минем хезмәттәшләрем – профессорлар, фән докторлары әлегә кадәр әйтә алмыйлар», – диде спикер.
Тау токымлы көя күбәләкләренең личинкалары кешеләр өчен куркынычмы? Әйе, алар агачларда ямьсез һәм хәтта куркыта торган, әмма куркыныч тудырмый торган пәрәвез ояларын ясыйлар.
Ни өчен алар үзләренә шундый оялар ясый? Эксперт сүзләренчә, пәрәвез – башка бөҗәкләрдән һәм кошлардан саклану чарасы.
«Татар-информ» әңгәмәдәше быел шулай ук Татарстан урманнарында парсыз ефәк күбәләгенең артуы турында әйтте. Ефәк күбәләгенең личинкалары яфраклы үсемлекләрне тулысынча ашап бетерә һәм зур зыян китерә.
«Алар урман хуҗалыгына, яфраклы агачларга – юкә, имәнгә зыян китерә ала», – дип нәтиҗә ясады Шулаев.
«Канатларында кара таплар булган ак күбәләк»
«Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова алдагы белгечләр фикере белән килешә. Ул, шәһәрдәге тал агачы яфракларын тау токымлы көя күбәләге ашый, дип саный.
«Әлеге көя күбәләкләре гаиләсенә шомырт, алма, тал, кәбестә күбәләкләре һәм башка төрләре керә. Тал күбәләге әлеге агачка гына зыян китерә. Башка агачларга бу бөҗәкләр зыян салмый, агачлар үзләренең яфракларын зыян күргән елда ук яңарта ала», – дип аңлатты ул.
Хөсәенова сүзләренчә, бу – канатларында кара таплар булган ак күбәләк. Бөҗәкләр яфракларның аскы ягында яки күләгәдә утыралар, караңгыда очалар. Личинкалары яфракларны ашап бетерә, пәрәвез үреп, тал, имән, корычагач, җимеш бирә торган агачларга зыян сала. Личинкаларының чыгу вакыты, гадәттә, алмагачларның чәчәк ату чорына туры килә. Корткычларның үрчүенә билгеле бер һава шартлары – җылы кыш, йомшак яз, җәйнең дымлы булуы ярдәм итәргә мөмкин.
Корткыч белән көрәш чаралары турында сөйләгәндә, Хөсәенова йорт яны участокларында пәрәвез ояларын кулдан җыю, шулай ук бактерияләр нигезендә биологик инсектицидлар сибү мөмкинлеген билгеләп үтте. Халык ысулы да бар – ачы борыч төнәтмәсе, әрем суын сибәргә мөмкин. Шулай ук химик инсектицидлар сиптерергә була, алар белән эшләгәндә тиешле саклык чараларын үтәргә кирәк.
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең матбугат хезмәтендә соңыннан ачыклык кертүләренчә, корткычлар тал һәм алма агачларында барлыкка килгән.
«Эшкәртү вакытында иң еш очрый торган корткыч бөҗәкләр белән көрәшүче «Искра» препараты кулланылды. Серов урамында якынча 1 мең кв. метр мәйданда агачлар эшкәртелде», – диелә хәбәрдә.
Финанслау булган очракта, эшләр дәвам итәчәк, диләр матбугат үзәгендә.