news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биек Тауда янгында 3 кеше һәлак: «Йоклыйдыр дип, шалтыратып карадым, тик җавап булмады»

Бүген Биек Тау авылында шәхси йортта чыккан янгында 3 кешенең гомере өзелде. 3 һәм 5 яшьлек ике бала, 57 яшьлек хатын-кыз төнлә ут эчендә кала. Фаҗига турында тулырак «Интертат» язмасында.

news_top
Биек Тауда янгында 3 кеше һәлак: «Йоклыйдыр дип, шалтыратып карадым, тик җавап булмады»
Фото: Зөлфия Шәвәлиева

Ут төнлә 2 катлы йортның икенче катында кабынып китә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр янган йорт тәрәзәсеннән 7 яшьлек малайны гына коткарырга өлгерә. Утны сүндерү барышында 2 нче катта 3 яшьлек малай, 5 яшьлек кыз һәм 57 яшьлек хатын-кыз гәүдәләре табылган. 7 яшьлек малайны әбисе төнлә уятып, беренче катка төшерә, үзе, калган балаларны коткару өчен, икенче катка менеп китә, ләкин кире төшә алмый.

Фаҗига вакытында балаларның әниләре эштә була. 3 баланы йортта аларның әбисе – 57 яшьлек хатын-кыз карап тора. Билгеле булганча, гаилә Мари Элдан Татарстанга 5 ел элек күчеп килгән. Гаилә башлыгы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә, мобилизацияләнгән, ул бүген гаиләсе янына кайтып җитәргә тиеш. Әлегә гаиләгә ярты елга – өйне төзекләндерү вакытына кадәр вакытлыча торак биргәннәр. Янгыннан соң «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Биектау районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Алексей Разгулов сүзләренчә, янгын чыгу сәбәбе әлегә ачыкланмаган.

Төнге 1 тулганда 112 номерына өй яну турында хәбәр ителә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, өйнең 2нче каты януын күрә. Бу вакытта 1нче катта 7 яшьлек малай ярдәм сорый, аны коткаручылар тәрәзәдән алып чыга. 2нче катта янгынны сүндергәч, өйдә 3 кеше мәете табыла. Алар: 3 яшьлек малай, 5 яшьлек кыз һәм 57 яшьлек хатын-кыз – балаларның әбисе. Әлеге вакытта янгынның төгәл сәбәбе билгеле түгел. Фаҗига эше белән тикшерү комитеты шөгыльләнә, тулырак мәгълүмат соңрак билгеле булачак, – диде ул.

Җәй көне җылы булгач, өйдә газ ягу туктатылган булган. Якынча белешмә буенча, кайбер көннәрдә салкын булу сәбәпле, электр белән эшли торган махсус җылыткычлар кулланганнар, бу – шулай ук янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин, диде Алексей Разгулов.

Янган йорт ишегалдында пионнар чәчәк атып утыра, балалар өчен бассейн, комлык ясалган, уенчыклар ята. Бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш өлгереп килә. Гаиләнең күршеләре сүзләренчә, өй хуҗасы Ольга Ивановнаның лаеклы ялга чыгуына берничә ел гына булган, моңа кадәр ул югары уку йортында инглиз теле укыткан.

Алар авылда 5 елга якын яшәде. Ольга Ивановна миңа олы апам кебек иде, мин аңа барлык сорауларым буенча мөрәҗәгать итә ала идем, ул һәрвакыт үзенең киңәшләрен бирә иде. Бик яхшы кеше, кияве бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында. Төнлә мине күршем шалтыратып уятты, чыккан вакытта өй инде дөрләп яна иде. Бәлки, йоклыйдыр дип, аның телефонына да шалтыратып карадым, ләкин җавап инде булмады, – дип сөйләде безгә хуҗаларның күршесе Лилия ханым.

  • Битараф булмаучылар гаиләгә беренче кирәк-ярак әйберләре – җиһаз, кием-салым, уенчыклар һәм азык-төлек җыя башладылар. Социаль челтәрләрдә гаиләгә ярдәм оештырылды, финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләр өчен «Сбербанк» картасы: (987) 212 69 21 (Ирина Владиславовна С.)

Бүген иртән Биек Тауда фаҗига: Әниләре эштә чакта әби белән оныклар һәлак була, бер баланы коткаралар, дип язган идек.

Фото: © Татарстан прокуратурасы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар