Биек Тауда фаҗига: Әниләре эштә чакта әби белән оныклар һәлак була, бер баланы коткаралар

Биек Тауда хатын-кыз һәм 2 бала һәлак булганнан соң, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов кайгы уртаклашты. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Узган төндә Биек Тау авылында янгында 3 кеше һәлак булды. Алар – 57 яшьлек әби кеше, аның 3 яшьлек онык улы һәм 5 яшьлек онык кызы. 7 яшьлек онык малайны яна торган йорт тәрәзәсеннән янгын сүндерүчеләр алып чыккан.
KazanFirst белешмәсе буенча, янгын вакытында әниләре эштә булган. Ут иртән-иртүк чыккан. Тикшерү эшләре бара.