Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безгә ревизор килә» яки Динә Гәрәева Мәдәният министрлыгы тирәсендә нишләп йөри?

news_top_970_100
«Безгә ревизор килә» яки Динә Гәрәева Мәдәният министрлыгы тирәсендә нишләп йөри?
Салават Камалетдинов, Рамил Гали, Михаил Захаров

Татарстанда Мәдәният министрлыгы карамагында талантларга шоу-бизнеста үзен табарга һәм үсәргә ярдәм итүче Продюсерлык үзәге төзелү турында сүз бара. Яңа барлыкка киләчәк структураны (дөресрәге, структур бүлекчәдер, бәлки) «Барс-медиа» компаниясе аша билгеле Динә Гәрәева җитәкләргә мөмкин. Бу, әлбәттә, чыганаклар белән расланган хәбәр түгел. Ләкин вакыйгаларны анализлау шушы нәтиҗәләргә китерә.

Эстрада темасы Ирада Әюпованың журналистлар белән традицион очрашуында күтәрелде – министр журналистларның бу темага сорауларына ачыклык кертте. Әмма теманы икенче бер вакыйгадан башлыйбыз.

Быел 26 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шәрык клубы»нда татар иҗади яшьләре белән очрашты. Әлеге очрашуда «Барс-Медиа» компаниясе вәкиле Динә Гәрәева Мәдәният министрлыгы каршында бердәм продюсерлык үзәге төзү тәкъдиме белән чыккан.

Динә Гәрәева Президент белән очрашуда

Фото: © 

Динә Гәрәева: «Татар җырлары, сүзләре, клиплар, худсовет буенча сораулар күп килә. Сыйфат ягын үстерү өчен бердәм продюсерлык үзәге булырга тиеш дип саныйм. Үзәк яшьләр арасында яңа композиторлар, яңа шагыйрьләр, яңа исемнәр, яңа аранжировщиклар табу максатын куя. Зур, кирәкле эш, чыгымнар да таләп итәчәк».

Ирада Әюпова сүзгә кушылып, артистны җырын яздырып, сәхнәгә чыгарганчы системалы эш кору турында сүз барганын әйткән: «Эстрадада сораулар күп – авторлык хокуклары буенча да әлегә стратегия юк. Бездә монда кем, кайчан сәхнәгә чыгарга тиешлеге турында сугышлар да булып ала, гастрольләргә чыгу буенча да сораулар күп».

Әлеге очрашуда хәбәрче сыйфатында катнашкан журналистыбыз Гөлнар Гарифуллина ул очрашу турында болайрак тасвирлаган:

«Президент күңеленә бу идея шундук хуш килде дип әйтеп булмый анысы, үзәкнең бурычлары турында кат-кат төпченде. Әле гаҗәпкә калып: «Кемне чыгарырга, кемне юк дисәк, бу коррупция була түгелме соң?!» - дип сорады...

...Динәгә шул гына кирәк тә: «Шул эчтәлеген кайгыртып төзелә торган үзәк инде ул» димәкче булды. «Синең киләчәктә баш ревизор буласың килә инде», - дип шаяртты Миңнеханов».

ххх

Министр белән бүгенге очрашу менә шушы «баш ревизор» темасының тормышка ашып килүен раслады кебек.

Мәдәният министры Ирада Әюпова теманы болайрак шәрехләде: «Сүз шоу-бизнесны көйләү турында бармый. Сүз система төзү турында бара. Республика мәйданчыкларына да таланттан бигрәк акчасы булганнар эләгә. Дәүләт системасы талантлыларга үсү мөмкинлеге булдыру турында бара. Бу очракта андый егетләр һәм кызларның эшчәнлегенә шоу-бизнеста ярдәм турында. Авторлык хокуклары турында сүз бара. Барлык катнашучылар өчен бердәм мәгълүмати кыр булдыру турында. Продюсерлык үзәге алдына шушы бурыч куелган. Хәтерләсәгез, ике ел элек коллегия утырышында филармониягә шундый йөкләмә бирелгән иде. Мәсьәлә хәл ителмәде. Ялгышу да тәҗрибә. Әлегә концепция булдырабыз һәм бер методик үзәк кысаларында структур бүлекчә булдырыла».

  • Бераз читкә китеп, Филармониягә куелган йөкләмә мәсьәләсенә килгәндә, бу хакта ике ел элек Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин белән сөйләшү булган иде: «Эстрада — демократиянең иң чәчәк аткан җире. Аңа тыкшынып булмый. Консерватория бетергәнме-бетермәгәнме, нота таныймы-танымыймы, җырчыны халык акчасын түләп сайлап ала. Без ул халыкка барып: «Сез хаклы түгел, сез дөрес карамыйсыз», диикме? Без сезгә башкасын күрсәтәбез дип, альтернатива яса син! Башкасын булдыр! Халык сайлаган икән, нигә анда тыкшынырга?! Әйе, эстрадага сорауларыбыз бар, ул элеккегә охшамаган. Әмма демократияне кая куясың? Конституциядә язылган ирекне кая куясың?», дигән иде ул.

ххх

Яңадан Продюсерлык үзәге һәм әлеге дә баягы, Гәрәева тәкъдиме темасына кайтыйк.

Шунысы кызык, бу тема өлкән Гәрәев - «Барс-медиа» ширкәте генераль директоры Марат Гәрәев катнашында моннан дүрт ел элек күтәрелгән иде инде. Ул вакыттагы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин министрлыкның коллегия утырышында эстрада проблемаларына тукталды. Аерым алганда, проблема буларак, җырчыларның уртача вокаль мөмкинлекләрен, вокаль мәктәбе һәм культурасы булмавын, репертуарның начарлыгын һәм аранжировкаларның начар сыйфатын санап үтте. Шунда ук Татарстан Республикасында башкару сәнгате мәсьәләләре буенча эксперт-консультатив совет төзелүе турында хәбәр итте. Министр эстрада проблемаларын хәл итүне продюсерларның, шоу-бизнес оештыручыларының профессиональ музыка җәмәгатьчелеге белән бергә эшләвендә күрә.

«Татар-информ» үз чыганаклары аша белешеп, әлеге Советны оештыруда «Барс-медиа» продюсерлык үзәге дә катнашачагын язды, ягъни, Татарстан Республикасында башкару сәнгате мәсьәләләре буенча эксперт-консультатив совет «Барс-медиа» компаниясе белән берлектә төзелә.

Чөнки, без фаразлаганча, алдарак Президент бу ширкәткә килеп, аның эшчәнлеге белән танышкан икән – моның логик дәвамы булырга тиеш иде кебек.

«Хәзерге вакытта концерт-фестивальләр оештыру эшчәнлеге буенча методик эшләнмәләр әзерләнә. Татар телле талантлы җырчыларның чыгышларын федераль югарылыкта оештыру максатыннан продюсерлык үзәге оештыру буенча тәкъдимнәр дә әзерлек стадиясендә иде. Эксперт советында кемнәр катнашачагы әлегә билгеле түгел. Исемлек төзелгән, хәзер раслану стадиясендә. «Татар-информ»га билгеле булганча, исемлеккә кергән кешеләрнең кайберләре бу хакта әле үзләре дә белми», дип яздык.

Шул вакытта без Марат Гәрәевтән Татарстан Мәдәният министрлыгы канаты астында оеша торган Эстрада башкару сәнгатен үстерү мәсьәләләре буенча эксперт-консультатив советның эшчәнлеге, анда «Барс-медиа»ның роле турында сорадык. Төрле продюсерлык үзәкләре белән хезмәттәшлек итмәгән татар эстрада җырчыларына нинди ярдәм күрсәтелергә мөмкинлеге турында белешәсе идек. Югары вокаль мәктәбе белән аерылып тормаган, әмма тамашачы яхшы кабул иткән җырчыларга Советның нинди ярдәм күрсәтә алуы турында белергә теләдек. Концерт-фестивальләр оештыру эшчәнлеге буенча методик эшләнмәләр әзерләнүенә ишарәләп, «Бу эстрадага кагылышлы концерт-фестивальләр Совет рөхсәте һәм ярдәме белән үткәреләчәк дигән сүзме?» дип «маңгайга терәп» сорадык. Татар телле талантлы җырчыларның чыгышларын федераль югарылыкта оештыру мәсьәләләре буенча да мәгълүмат аласы килгән иде. Әлбәттә, Советның «Үзгәреш җиле» фестивален үткәрү эшендә дә катнашу-катнашмавы кызыклы. Әлегә ширкәт әлегә бу мәсьәләләргә ачыклык кертүдән баш тартып, сорауларыбызга җавап бирмәячәге хакында белдерде, «Барс-медиа» ширкәте генераль директоры Марат Гәрәев шәхсән үзе дә эксперт советы турындагы сорауларга җавап бирүдән баш тартты.

Югыйсә алдарак ул «Татар-информ»га бирелгән интервьюсында: «Вакыт җитте – артистлар күп, материал күп, аларны дөрес юлга кертеп җибәрергә кирәк. Җырларның эфирга, каналларга эләгүен системага салырга кирәк. Моның өчен бердәм механизм булырга тиеш һәм алга таба да җырчылар белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Бу сыйфатсыз материал булдырмаска ярдәм итә», – дип белдергән иде.

«Мин әлегә барысын да сөйләп бетерергә теләмим. Дәүләт белән бергә бердәм карар кабул итәргә кирәк. Безгә Мәдәният министрлыгы белән бергә бердәм система эшләргә күрсәтмәләр бирелде», диде ул 2017 елда.

Ххх

Ул вакытта әлеге Совет оештымы-юкмы, һәрхәлдә аның эшчәнлеге сизелмәде. Тагын ике елдан Татар дәүләт филармониясендә Эстрада бүлеге оештырылу турында сүз барды. Әмма ул да ничәдер артистны штатка алу белән төгәлләнде.

Мөгаен, атасы юлын дәвам итеп, ул вакыт эшләнеп бетмәгәнне җиренә җиткерү өчен «дилбегәне» Марат Гәрәевнең кызы – Динә Гәрәева алырга уйлаган.

ххх

 

Фото: © Марат Гәрәев һәм Динә Гәрәева. Фото: instagram.com/dina_garaeva

Эстрада дөньясын азрак күзәтеп баручылар аның оештыручыларның берсе булган Марат Гәрәевның шау-шулы итеп «Барс-медиа» ширкәтеннән китүен хәтерлидер, атасы китте, ә кызы Динә Гәрәева «Барс Рекордс» үзәгенең үсеше һәм инновацияләре буенча директоры итеп билгеләнде. «Аңа 35 яшь, ул үзе өчен үзе җавап бирә. Мин аңа үземнең шикләремне җиткердем, әмма аның карашы үзгә. Күрәсең, ул компанияне саклап калырга тели. Нишлисең, ул инде күптән бала түгел, кешенең үз карашын тормышка ашырырга хакы бар. Ул үз юлы белән бара», дип җавап биргән иде Марат Гәрәев, кызының компаниягә кире кайтуын шәрехләп.

Интернет киңлекләрендә Динәнең «Барс-медиа» һәрчак коммерция оешмасы булды, без беркайчан да дәүләт структураларыннан субсидияләр алмадык», дигән фикерләрен укырга була.

ххх

Министрның журналистлар белән очрашуында Динә Гәрәева да бар иде

Фото: © Михаил Захаров 

«Сез хәзер министрлыкта эшлисезме?» дип сорадым Динәдән, Ирада Әюпованың журналистлар белән очрашуында, зал ишегенә аркылы басып, журналистларны кертми торуына игътибар иткәч. «Бу хакта соңрак игълан итәчәкбез. Интервью бирермен», диде ул.

Динә Гәрәева быел Якутиядә Татарстан көннәренә барган зур санлы делегация составында да бар иде. Исемлектә ул «Концерт программалары буенча министр киңәшчесе» буларак күрсәтелгән.

Сорау туа: бу Динәнең яңа шартларга ияләшә алмыйча «Барс»тан качарга теләвеме, әллә «Барс» аны үзе махсус дәүләт канаты астына җибәрәме? Кыскасы, без әлегә монысын белмибез. Рөстәм Миңнехановның «ревизор» сүзен дәвам итеп: «К нам едет ревизор» гыйбарәсе искә төште.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 июнь 2022
    Исемсез
    Әйе шул, башка проблемалар юк хәзер?! Кирәкмәгән тишеккә акча тыгарга инде, Хөкүмәтнең акчасын кая урларга белмиләр!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100