Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Президенттан бар да акча сорый, Айдар Җәббаров кына театрга чакыра. Маршрут кәгазе булса.

Авылдан шәһәргә килү читенрәкме, әллә шәһәрдән авылгамы? Башкортстанда Татарстаннан килгән җырчыларга бирелә торган маршрут кәгазе безгә дә кирәкме? Рөстәм Миңнеханов Галиәсгар Камал театрына кайчан барачак? Кулына китап эләккәч, иң элек нәрсәгә күзе төшә? Рөстәм Миңнехановның татар яшьләре белән очрашуы - «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
Президенттан бар да акча сорый, Айдар Җәббаров кына театрга чакыра. Маршрут кәгазе булса.
Владимир Васильев

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телендә сәгать ярымга диярлек сузылган очрашуда татар яшьләренең теләк-ниятләрен, үтенеч-гозерләрен тыңлады, киңәшләрен бирде. Мәдәният министры Ирада Әюпова алып барган очрашу «Шәрык клубы» татар театры тарихы интерактив мультимедиа комплексында узды.

Казан дәүләт филармониясендә эшләүче, параллель рәвештә музыкаль училищеда да, КФУда да белем алучы Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!» дигән яшьләр мюзиклын төшереп, аны еллык традициягә кертүне тәкъдим итте. 

– Ел саен Яңа ел алдыннан Россия телевидениесендә «Ирония судьбы или с легким паром» кинокомедиясен күрсәтәләр. Безнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!» дигән яшьләр мюзиклын кую теләге бар... – дип башлаган иде дә, Президент сүзен бүлде. «Исерекләр бит анда. Безгә бата торган әйбер түгел», - диде Рөстәм Миңнеханов. Г.Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «мәхәббәт турында бит ул» дип сүз каткан иде дә, «кем нәрсә күрә, син мәхәббәт кешесе, мин исерекләрне яратмагач, исерекләрне күрәм, - дип шаяртты Президент.

Мюзикл сценарие буенча, шәһәргә авыл яшьләре, студентлар, эшчеләр килә, алар шәһәр мохитенә җайлашырга, үз урыннарын табарга, гаилә корырга омтыла. Мюзиклның авторлары –шагыйрь-драматург Разил Вәлиев һәм композитор Луиза Батыр-Болгари. Сәйдә Мөхәммәтҗанова мюзиклның съемкалары турында килешү төзелгәнен, хәзер матди яктан ярдәм кирәклеген әйтте, чөнки иҗат ителгән 15 җырга аранжировкалар эшләү, тавыш яздыру шактый чыгымлы.  

Рөстәм Миңнеханов ризалык бирде кебек тә, тик бераз төзәтеп җибәрәсе урыннарны да искәртте.

– Шәһәрдән авылга кайту турында күрсәтү кирәк шул, авылдан шәһәргә килүнең бернинди кыенлыгы юк, бер шәһәр тәмен белсәләр, кире кайтасылары килми, ә шәһәр кешесенә авыл тормышына яраклашу авыррак. Мин каршы түгел, бәлки, ике төрлесен дә күрсәтеп, комбинация ясау кирәктер. Кызык тема, әзерләгез, - дип җавап бирде.

Президент бу эшне Татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белән бергәләп башкарырга кушты. Аңа ишарәләп: «Әйдә, әзерләгез, Ирада авылда булган кеше түгел, шуңа белми, без икәү беләбез, Һадиуллинны да (Илсур Һадиуллин – мәгариф һәм фән министры – Т.И. искәрмәсе) кушарга була, Тимур  (Тимур Сөләйманов – яшьләр эшләре министры) да «асфальтник», - диде.

«Кайбер кеше, киресенчә, авылга күченә бит», - ди Ирада Әюпова.

«Күрсәтегез миңа: ничә кеше икән анда, мин сезгә ничәсе авылдан киткәнен күрсәтермен, әле Чаллы белән Түбән Камага риза түгел алар, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург кирәк», - дип каршы төште Рөстәм Миңнеханов.

Яңа опера кайчан чыгар?

Казан дәүләт консерваториясе мөгаллимәсе, композитор, пианист Миләүшә Хәйруллинаның яңа опера белән хирысланып, зур сәхнәгә чыгару турында хыялланып йөргән көннәре икән. Мәскәүдә яшь композиторлар арасында бөтенроссия конкурсында җиңеп кайткан. Президентка үз проектының әһәмиятен аңлатырга ашыгып: «Миннән «Казанда кайчан күрсәтәсең инде моны» дип сорыйлар», - дип тә өстәргә онытмады.

Әсәр язучы Кави Нәҗми һәм аның хатыны – тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың биографияләре һәм бөек мәхәббәтләре турында.

– Иң зур хыялым – операны Татарстанда кую, чөнки халкыбыз өчен татар телендә опера яздык. Мәскәүдә зур оркестр, татар солистлары белән татар телендә җырладык. Тарихыбызны, зур шәхесләрне өйрәнергә тиешбез, проект зур премьера булып чыксын өчен, республиканың ярдәме кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Миләүшә Рөстәм Миңнехановка.

«Нинди ярдәм» дип сораган Президентка Ирада Әюпова акчалата ярдәм кирәген әйтте. Якынча 7 млн сумнан артык акча кирәк булыр дип исәпләнә икән. «Безнең тарафтан ярдәм булыр, оештырыгыз, күрсәтмәләр бирербез» дип Миңнехановның әйткән сүзләре Миләүшәгә канат куйды төсле.

Мактамаслык та түгел шул: партитуралар җибәргән 800 катнашучы арасыннан бишесе финалга узып, шул бишлектә җиңүче булганнар бит. Юрий Башмет, Игорь Бутман, Мәскәү дәүләт консерваториясе ректоры Александр Соколов кебек шәхесләрдән торган зур жюри бәяләгән.

Миләүшә үзе опера 2023 елда сәхнәгә чыгарга мөмкин дип фаразлады.

«Башкорстанда маршрут кәгазе бирәләр дип, аның белән шөгыльләнергә кирәкми»

«Барс-Рекордс» ҖЧҖ оештыручыларының берсе Динә Гәрәева Мәдәният министрлыгы каршында бердәм продюсерлык үзәге төзү тәкъдиме белән чыкты.

– Татар җырлары, сүзләре, клиплар, худсовет буенча сораулар күп килә. Сыйфат ягын үстерү өчен бердәм продюсерлык үзәге булырга тиеш дип саныйм. Үзәк яшьләр арасында яңа композиторлар, яңа шагыйрьләр, яңа исемнәр, яңа аранжировщиклар табу максатын куя. Зур, кирәкле эш, чыгымнар да таләп итәчәк, - диде.

Ирада Әюпова сүзгә кушылып, артистны җырын яздырып, сәхнәгә чыгарганчы системалы эш кору турында сүз барганын әйтте.

– Эстрадада сораулар күп – авторлык хокуклары буенча да әлегә стратегия юк. Бездә монда кем, кайчан сәхнәгә чыгарга тиешлеге турында сугышлар да булып ала, гастрольләргә чыгу буенча да сораулар күп... - диде ул.

Президент күңеленә бу идея шундук хуш килде дип әйтеп булмый анысы, үзәк бурычлары турында кат-кат төпченде. Әле гаҗәпкә калып: «Кемне чыгарырга, кемне юк дисәк, бу коррупция була түгелме соң?!» - дип сорады.

Ирада Әюпова безнекеләрне Башкортстанда маршрут кәгазе биреп кенә җырлатуларын да искәртте. «Анда маршрут кәгазе булмаса, бернинди мөмкинлекләр юк. Башта концерт программасын күрсәтергә тиешсең», – диде.

«Дөресме соң бу?» – дип Миңнеханов Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ягына карап алуга, «дөрес», - дигән ишарә килде.

Президент моның белән килешми. «Хөкүмәт өчен дөрес, сәнгать кешесе өчен дөрес түгел. Безнең артистлар Башкортстанда концерт куя алмый йөрде, бездә дә шундый хәл булырга мөмкин бит?!» – дип әйтүе булды, «бездә андый хәл булмый» дигән җавап кайтты Әсгать Сәфәровтан.

– Маршрут кәгазе – чикләү ул. Башкорстанда маршрут кәгазе бирәләр дип, аның белән шөгыльләнергә кирәкми. Каты тыгылырга ярамый, әгәр кирәкмәгән җиргә тыгылсак, каш ясыйм дип, күз чыгару булмасын. Төгәл язылган принцип булырга тиеш, җырчы шуңа туры килергә тиеш. Кемнеңдер фикеренә бәйлелек дөрес түгел ул. Моны кертәм, монысын кертмим рәвешендә булырга тиеш түгел. Әгәр иптәш Миңнехановтан тора икән, дөрес әйбер түгел. Ул бит инде сәхнә, иҗат кешеләре. Халык карыйсы килсә - карасын, иң мөһиме эчтәлеге туры килсен, милләткә, хөкүмәткә каршы булмасын, – ди Президент.

Динәгә шул гына кирәк тә: «шул эчтәлеген кайгыртып төзелә торган үзәк инде ул» димәкче булды. «Синең киләчәктә баш ревизор буласың килә инде», - дип шаяртты Миңнеханов.

– Өйрәник, яшьләргә якын булу өчен яңача эшләргә кирәк. Яшьләргә эфир, ниндидер лимит бирү, телевидение, радио аша ярдәм күрсәтүгә мин риза, ә лицензия, маршрутлар ошамый, артыграк булып китмәсен, ә стандарт булырга тиеш. Иҗат кешеләре алар үзенчәлекле халык бит, - дип Президент никтер залда утыручы Фәрит Бикчәнтәевка ишарәләде.

Ирада Әюпова режиссерның Камал театрында концерт та куйдырмавын искәртте.

- Элек концертлар күп иде, хәзер юк, – диде мәдәният министры.

- Аллаһка шөкер, театр ул театр өчен булырга тиеш, – дип җавап кайтарды Бикчәнтәев.

- Димәк, булдыра, сәхнәне беркемгә бирми алайса, - диде Президент.

- Маршрут кәгазе белән генә, - дип урынлы гына төрттереп алды Бикчәнтәев.

Татар хәрефле шрифтларга заказ бирергә кирәк

«Юлбасма» китап нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова китапның рәсем, дизайн, шрифты мөһимлеген аңлатырга тырышты.

– Рәсем һәм шрифт китап бәясендә иң зур өлеш, әгәр профессиональ рәссамнарны җәлеп итәргә телибез икән, рәсем һәм дизайн чыгымнарын каплау өчен, республикада махсус субсидия бирү программасы булса, яхшы булыр иде, - диде.

Әле шрифт проблемасы да бар икән.

– Шрифтларга автор хокуклары бар. Без шрифтларны сатып алабыз. Татар телендә бастырырга телибез икән, кызганыч, күбесендә татар хәрефләре юк, - ди Гүзәл.

Президентның «проблеманы ничек хәл итәргә» дигән соравына ул «шрифт авторларына заказ бирергә кирәк»леген әйтте.

Шрифт авторлары белән элемтәгә керү буенча Марат Әхмәтов та ярдәм итәргә сүз бирде.

– Берничә шрифтка заказ бирергә кирәк, төрле хәлгә төрле шрифт булырга тиеш. Нәрсә эшләсәк тә, шрифт кирәк инде, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Миңнеханов китап чыгаруда дизайнерларның да бик кирәк булуын искәрте.

– Балачакта китапны алгач, нинди рәсемнәре бар икән дип карыйсың, балаларны кызыксындырыр өчен матур сурәтләре кирәк. Дизайнерлар өчен грантлар кертик. Бәлки, бер лагерь оештырып, «Сәләт»нең бер сменасына дизайнерлар җыярга да - ясасыннар рәсемнәр, сәнгать мәктәпләре бар бит. Шөгыльләнегез. Бу кирәк эш. Ел саен балаларны сменада катнаштырсак, әллә каян урамнан эзлисе юк. Яшьләр бар, кызыксындырырга, премияләр бирергә кирәк. Бу мәсьәләдә ярдәм итәрбез, - диде.

Чаллы театры каршындагы «Urban Tatar» татар хәрәкәте лидеры, шагыйрә Гүзәл Әхмәтгәрәева урбанистика һәм татар мәдәнияте юнәлешендә проектлар ясаучы яшьләр булса да, штат булмаганын әйтте. Хезмәт хакы алып эшләмәгәч, коры кашык авызны ерта дигән әйтеме дә бар бит әле аның.

– Яшьләргә зур мәйданчык бирелгән, ләкин аерым штат юк. Үзем генә эшлим. Яшьләр татар темасына эшләргә телиләр, ләкин яшьләр үзәкләрендә татар проектлары өчен рәсми эш урыннарында хезмәт хакы алып эшләрлек бер-ике генә урын бар, – диде.

Ирада Әюпова театрда штатлар булмавын раслады. «Ул дөрес түгел, яңа юнәлешләр барыбер кирәк. Милли китапханәдә дә шундый проблема бар», – диде.

Президент, бәлки, контракт системасын кертергәдер, дип киңәш итте. «Актив яшьләрне алырга кирәк, формасын табарбыз», - диде.

Тәрҗемәче, Шәриф Камал музее директоры Айдар Шәйхин Шәриф Камалның әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итеп, катнашучыларга премия бирелгәне турында сөйләде.

– Төрек, инглиз, алман, рус телләренә тәрҗемәләр бик сыйфатлы иде. Язучылар берлегендә тәрҗемә үзәге булдырыла. Хыялыбыз шул: шушы үзәкләргә эшкә яшьләр килсен өчен, эзләргә тырышабыз. Татар телендә һәртөрле әдәбият булырга тиеш, шул нияттән лаборатория эшләтмәкче булабыз. Шәриф Камал премиясен финанслауны системага салырга иде, лаборатория эшенә дә ярдәм кирәк, - диде.

Президент «күпме» дип сорагач, Шәйхин «1 млн сумга да тулмый» дип җавап бирде.

Г. Камал театрында эшләүче режиссер Айдар Җәббаров бернәрсә сорамады, бары Президентны театрга чакырды.

Рөстәм Миңнеханов чыннан да театрга күптән бармаганнарын таныган кебек: «Ярар килербез, бу мәсьәләдә тәртип юк әлегә, хатын да әйтә: «Беркая барган юк», ди. Киләбез, киләбез, ышандырам, җаен табарбыз», – диде.

Шул арада Фәрит Бикчәнтәевка күз сирпеп: «Бикчәнтәев чакырмый әнә, син чакырып кына кертерләрме икән», - дип ишарәләде.

Ирада Әюпова Айдарның Мәскәүдә калмаганын, Казанга кайтканын мактау белән телгә алып үтте. «Башта монда исемеңне ясарга кирәк, аннары Мәскәүгә китәргә», - дип киңәш итте Президент һәм Казанда озак эшләп, аннары Мәскәүгә киткән түрәләрне санап китте.

Музыка белгече, композитор Алмаз Әсхәдуллин этномәдәният, фольклор юнәлешендә эшнең бик сүлпән булуына тукталды. Президент фикеренчә, бу өлкәне үстерү өчен, белгечләр укыта башларга кирәк.

– Ирада Әюпова ярдәме белән халык сәнгать һөнәрчелегенә грантлар бирелде, думбралар, курайлар, кубызлар, башка уен кораллары ясыйбыз, - диде Алмаз.

Рөстәм Миңнеханов һәр районда ансамбльләр булырга тиешлеген әйтте. Уен коралларын булдыру һәм уйнарга өйрәтү, белгечләр укыту буенча программа әзерләргә кушты. «Уен кораллары ясаучы осталарга заказ бирергә кирәк. Заказ булса, ул әйбер яшәп китәчәк», - диде.

Алмаз Әсхәдуллин уен кораллары оркестры ясарга теләүләрен дә әйтте. «Бөтен милли республикаларның милли уен кораллары оркестры бар. Күрше Башкортстанда да«, - дигәч, Президент берсүзсез «бездә дә булсын» диде.

Республикага төрле төбәкләрдәге татарларның костюмнары, яшәү рәвешләре белән этнографик музей кирәк. Композитор шул сорауны да күтәрде.

– Татарстан дәрәҗәсендә фольклорга өйрәтү буенча татар мәдәни үзәге җитми, төрки мәдәни үзәге дә юк. Керәшеннәрнең, русларның үз үзәкләре бар. Бу үзәк төрки дөньясы илләре белән дә элемтәдә торырга ярдәм итәр иде, - диде. Рөстәм Миңнеханов аңа бу сорауда да теләктәш.

Композитор, Тинчурин театрының баш дирижеры Ильяс Камал теге авыл-шәһәр темасын кабат кузгатты.

– Санкт-Петербург дигән авылдан Казанга килдем, ун елдан артык яшим. Ни өчен авылмы? Чөнки зур шәһәр булса да, татар мәдәнияте өчен ул авыл, ә Казан ул – мәдәниятебезнең мәркәзе. Балачактан татар мәдәнияте музыкасы белән тирәннән шөгыльләнү иде хыялым. Шөкер, Казанда мөмкинлекләр күп.

Узган сезонда яңа проект башлап җибәрдем – «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» дип аталган концертлар циклы. Без халыкка барып җитмәгән кулъязмалар таптык. Кызганыч, бу әлегә энтузиазм дәрәҗәсендә, кешеләрне энтузиазм белән генә эшләтеп булмый. Дәүләт ярдәм итсә, рәхмәтле булыр идек. Өч концертыбыз үтте, тамашачы фикеренчә, шактый уңышлы. Шуны дәвам итәсебез килә, - диде.

Ильяс үтенеченә Президент «грант булырга тиештер» дип җавап бирде.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, тавыш яздыру студиясе ясалачагын әйтте.

– Яңа театр ясаганда, бер студия ясарга кирәк, моны техник биремгә кертергә кирәк. - диде.

Рөстәм Миңнеханов яшьләргә рәхмәтен җиткереп, сүзен йомгаклап: «Сезне борчыган мәсьәләләр безне дә борчый. Монда хәл итеп булмаслык мәсьәләләр юк. Сезгә рәхмәттән башка сүз юк. Әгәр яшьләрне ул эшкә тарта алмасак, эшләгән эш үзебез өчен генә булыр иде, ә без киләчәк өчен эшләргә тиеш», – диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100