Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Бәхтиев Әнвәр Нургалиевны «башкорт мишәре» дип атаган постын алып атты

«Интертат» электрон газетасында чыккан язмадан соң, «Без башкортлар» хәрәкәте лидеры Радик Бәхтиев социаль челтәрләрдә җырчы Әнвәр Нургалиевны «башкорт мишәре» дип атаган постын алып ташлады. Радик Бәхтиев тараткан видеоны Әнвәр Нургалиев үзе провокация дип бәяләде.

news_top_970_100
Радик Бәхтиев Әнвәр Нургалиевны «башкорт мишәре» дип атаган постын алып атты
Рамил Гали

«Без башкортлар» хәрәкәте лидеры Радик Бәхтиев социаль челтәрләрдә җырчы Әнвәр Нургалиев турында пост урнаштырган иде. Радик Бәхтиев Әнвәр Нургалиевның концертында шаяртып әйткән сүзләрен чынга ала, видеодан өзек куеп, җырчының үзенә сылтама белән аны «башкорт мишәре» дип атый. Видео нибары дүрт секунд кына дәвам итә һәм әлеге сүзтезмәнең нәрсә аңлатканын сиздермәү максатыннан, аның кисеп алынганлыгы күренеп тора.

«Интертат» ачыклавынча, бу берничә ел элек төшерелгән видео. Җырчы әлеге сүзләрне мишәрләр күп яши торган якларда концерт куйганда, аларны якын итеп сөйләгән булган.

«Интертат» хәбәрчесе дөньяда булмаган яңа милләт «башкорт мишәре» дигән сүзләренә ачыклык кертүен сорап шалтыраткач, Әнвәр Нургалиев әлеге видеоны провокация буларак бәяләде.  Үзенең һәрвакыт татар булуын һәм татар булып калачагын искәртте. 

«Башкорт мишәре» дигән сүзем үземә күрә бер шаярту иде. Бу җөмләне безнекеләр эләктереп алган инде, хәзер шуны сөйлиләр, шул теманы болгаталар. Мин һәрвакыт татар булдым һәм татар булып калачакмын!» - дип белдерде Әнвәр Нургалиев. – «О, мин дә мишәр, Башкортстан мишәре» дип әйтәсем килгән иде. Башкортстан татары дигән кебек. Шундый контекстта аңларга кирәк», – диде ул. 

 «Интертат» электрон газетасында бу турыда «Мин - татар»: Әнвәр Нургалиев үзен «башкорт мишәре» дип атауны провокация дип бәяләде» дигән язма чыкты. Озак та үтмәде, Радик Бәхтиевнең ВКонтакте социаль челтәрендәге Әнәвр Нургалиев турындагы постын алып ташлавы шаһитлары булдык.

Радик Бәхтиевнең татар белән башкортның уртак җырчысы булган, ләкин үзе чеп-чи татар милләтеннән икәнлеген һәрвакыт искәртеп торган Әнвәр Нургалиевны «башкорт мишәре» дип атавы бернинди кысаларга да сыймый.  Радик Бәхтиев үзенең гаебен таныган һәм алга таба мондый провокацион видеолар таратмас дип ышанабыз. 

  • Радик Бәхтиев җанисәп вакытында Башкортстанда яшәүче татарларны «төньяк-көнбатыш башкортлар» дип агитация алып баруы белән билгеле кеше, Бөтендөнья башкорт корылтае хезмәткәре.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100